Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
3 декабрь 2018, 19:00

«Балаларның киләчәге матур булсын»

Балалар приюты… Кемнәрне генә китерми бирегә язмыш җилләре.

Балалар приюты… Кемнәрне генә китерми бирегә язмыш җилләре.

Әти-әниләре исән килеш тә, аларның битарафлыгы, «тайгак» юлга басуы нәтиҗәсендә авыр тормыш хәлендә калган малайлар-кызлар да, урам «тәрбиясе»н татыган үсмерләр дә, ниндидер сәбәпләр аркасында караучысыз калган нәниләр дә…

«Изгелек» социаль приюты шәһәребездә 1999 елдан гамәлдә. Ул авыр тормыш хәлендәге балигъ булмаган балаларга вакытлыча яшәү, социаль тернәкләнү, җәмгыятькә яраклашу урыны булып тора. Моннан тыш биредә балалар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булганнарга ярдәм күрсәтү, имин булмаган гаиләләрне күзәтүдә тоту эше алып барыла.

«Изгелек» хезмәткәрләре сүзләренчә, приютта балаларның арытаба тормышын яхшы якка үзгәртү өчен барысы да эшләнә. Кемдер үз хатасын аңлаган һәм акылга утырган әти-әнисенә кире кайтарыла. Ә инде гаиләсендә җылылык һәм тәрбия күрмәячәге ачыкланган малай-кызлар балалар йорты-интернатларга урнаштырыла яки уллыкка-кызлыкка алына.

Бүгенге көндә приютта тәрбияләнүче балаларга күп уңайлыклар тудырыла. Аларның хозурында — заманча җиһазландырылган уку, уен һәм йокы бүлмәләре. Спорт белән шөгыльләнү өчен дә махсус урын бар. Бүлмәләр җылы, якты. Әлбәттә, боларның берсе дә гаиләне, әти-әнине алыштыра алмый. Әмма хезмәткәрләр балаларның яралы күңелен дәвалау өчен кулдан килгәннең барын да эшли. Бу эштә аларга битараф булмаган кешеләр, химаячылар да зур ярдәм күрсәтә.

«Арабызда шәфкатьле затларның күп булуына көннән-көн ныграк инанабыз, — ди «Изгелек»леләр. — Приютның бүгенге торышы, кирәкле әсбаплар белән тәэмин ителүендә химаячыларның өлеше зур. Еш кына аларны эзлисе дә булмый, күпчелектә үзләре безгә чыгып, ярдәм тәкъдим итә. Уку әсбаплары, уен җайланмалары, азык-төлек, китаплар һәм башкаларны китерәләр».

Шушы көннәрдә «Изгелек»кә кунакка шәһәребезнең 19нчы Нарыш сайлау округы буенча БР Дәүләт җыелышы — Корылтайга депутат итеп сайланган Эльдар Насретдинов килде. Эльдар Фатыйх улы депутат булганчы ук авыр тормыш хәлендәгеләрнең мәнфагәтен кайгыртуы белән билгеле. Ул даими рәвештә «Мәрхәмәтлелек» хәйрия фондына акчалата ярдәм күрсәтә. «Изгелек»кә дә буш кул белән килмәгән. Яшь депутат приютта тәрбияләнүче 20 балага «Гадел Русия» сәяси партиясе исеменнән тәмле бүләкләр, язу-буяу әсбаплары өләште. Бу малай-кызлар өчен үзенә күрә Яңа ел алды күчтәнәче булды. Сабыйлар гына түгел, инде үсмерлек чорына кергән егет-кызлар да депутатыбыз кулыннан алган бүләкләргә ихлас куанды. Үз чиратында Эльдар Фатыйх улы аларга үгет-нәсыйхәтләрен, изге теләкләрен җиткерде. «Максатка ихластан омтылсаң, аңа һичшиксез ирешәчәксең!» дигән өндәмә белән эшләүче-яшәүче депутатның игелекле гамәлләре балаларга киләчәк тормышларында уңай юнәлеш бирердәй үрнәк-өлге булыр дип ышанасы килә.

Хәйрия чарасының иң күңелле өлеше — бүләкләр өләшү тәмамлангач, Эльдар Насретдинов хәбәрчеләрнең сорауларына җавап бирде.

— Хәйрия чарасына нәрсә этәргеч булды?

— Минем фикеремчә, республика депутатлары өчен дә, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров өчен дә иң беренчел һәм мөһим йөкләмәләрнең берсе булып халык, балалар белән очрашу, аларның мәнфәгатен кайгырту тора. Һәм без шушы бурычны лаек үтәргә тиеш.

— Сез балаларга янәдән очрашу вәгъдәләдегез?

— Әйе, без киләчәктә мондый чаралар оештыруны дәвам итәчәкбез. Октябрьскийда гына түгел, Ярмәкәй, Туймазы районнары приютларында тәрбияләнүчеләр өчен дә бүләкләр хәстәрлибез. Ә инде «Изгелек»некеләрне Яңа ел бәйрәмендә дә күчтәнәчләр белән шатландыру исәбе бар.

— Депутатлык сезнең өчен нәрсә ул?

— Мине бу эшкә социаль җаваплылык хисе китерде. Республикабыз тормышына, халыкны борчыган мәсьәләләргә беркайчан да битараф булмадым. Шуны билгелисем килә: Башкортстанның куәте зур, ул Русиянең иң алдынгы төбәкләре исемлегенә керергә хокуклы дип фикерлим. Республикабыз тагы да зуррак үсеш алсын, яшь буынның киләчәге бәхетле булсын өчен бердәм эшләү, гади халыкка уңайлы шартлар булдыру зарур. Башкортстанның лидер төбәк булачагына ышанам!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: