Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
7 декабрь 2017, 18:24

«Без ялгыз түгелбез!»

Халыклар дуслыгы йортында «Йөрәктән йөрәккә» исемле чара үтте. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланды.

Халыклар дуслыгы йортында «Йөрәктән йөрәккә» исемле чара үтте. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланды.
Тормыш сынауларсыз булмый. Ифрат читен мәлләрдә ничек тә сыгылып төшмәскә, өметсезлеккә бирелмәскә кирәк. Әлбәттә, тирә-юньдәгеләрнең, якын кешеләрнең терәк булуы бик тә мөһим бу очракта.


«Әй, кешеләр, рәхимле булыгыз....
Арагызда шәфкать өмет иткән
Җаннар барын онытмагыз!»
Югарыда телгә алынган чараның шундый тетрәндергеч җыр юллары белән башланып китүе очраклы түгел. Бәлагә тарыган кешенең япа-ялгыз, битарафлык чолганышында калуыннан да аянычлырак хәлнең булуы мөмкин микән? Бүген килеп ярдәм кулы сузмаган, миһербанлык күрсәтмәгән сау-сәламәт адәм баласы иртәгә үзе үк хәвефкә юлыкмас, дип кем әйтә ала?! Дөнья ич бу... Камилла Бәширова иҗатындагы клип та нәкъ шул хакта искәртә кебек.
Куанычка каршы, шәһәр җитәкчелеге инвалидларга карата игътибарлы мөнәсәбәт сакларга, хәстәрлек күрсәтергә омтыла. Бу җәһәттән башкарылган эшләр бихисап. Алар хакында хакимият башлыгы А. Шмелев бәянләде. «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләрнең күпчелеге актив яшәү рәвеше алып бара, — диде Алексей Николаевич. — Алар төрле өлкәләрдә уңыш яулый. Һәм без моның белән хаклы горурланабыз. Үз чиратында шәһәр предприятие-оешмалары да инвалидлар өчен уңайлы шартлар булдырырга тырыша. Шушы юнәлештә хезмәт куйган белгечләргә рәхмәт белдерәсе килә»
А. Шмелев социаль хезмәтләндерү тармагында озак еллар намуслы эшләгән шәһәрдәшләргә хакимиятнең Мактау кәгазьләре, җәмәгатьчелек тормышында актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында — Картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәтләндерү төрләрен алучылар; инвалидлар җәмгыяте әгъзалары.
Тәбрикләүләр БР Гаилә, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ю. Мельников чыгышында дәвамын тапты. «Министрлык инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыру, аларны эшкә урнаштыру кебек мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша, — диде Юрий Михайлович. — «Уңайлы мохит» программасын тормышка ашыруга шактый көч куела. Республикада инвалидларны эшкә урнаштыруда озата бару пилот программасы киң колач алачак. Хезмәткә керешүчеләргә махсус остаз да беркетеләчәк. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр үзләрен җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тойсын, уңайлы мохиттә көн күрсен өчен арытаба да зур тырышлык салу мотлак».
Әйтергә кирәк, хөрмәтле якташларыбыз «әзергә бәзер» китереп тоттырганны көтеп утырмый. Иҗатка тартылу, нәтиҗәдә яраткан шөгылен табу күпләргә искитмәле ачышлар ясарга, хәтта ки яшәешне бөтенләй үзгәчә кабул итәргә ярдәмләшә. Андый илһам ияләре башкаларга да шатлык өләшергә сәләтле. «Дөньяга балалар күзеннән» республика фотоэшләр конкурсында 1нче һәм 2нче урын яулаган Камилла Качелаева, Анастасия Еленкиналар — моның анык дәлиле. Бүген аларга министр урынбасары үзе махсус Дипломнар тапшыра. Дипломга шулай ук «Матурлык сирпеп» республика гамәли-сәнгать иҗади эшләр бәйгесендә танылу алган Марина Вердзадзе, Аделина Милютина, Диана Булатовалар лаек. Киләчәктә тагы да яңадан-яңа казанышлары белән шатландырыр иҗатчылар, дигән өметтә калабыз.
Тәбрикләүләр тәмам. Сәхнә — һәвәскәр артистлар хакимлегендә. Кичәне алып баручы С. Хәйдарова һәр башкаручыга җылы сүзләрен таба. «Елмаегыз, — дип өнди ул тамашачыларны да. — Шат елмайган кеше игелек нурлары чәчә, якты хисләре белән уртаклаша».
А. Устинова һәм Г. Баков, Я. Беляков, А. Кормин, С. Богомолов яңгыраткан җырлар, О. Ионованың үзенчәлекле тавышы күпләрне әсир итәрлек. Ә инде «Яңгыравыклы тавышлар» вокал ансамбленең (19нчы мәктәп) бердәмлек рухы белән сугарылган «Көн артыннан көн» әсәре күңелләрдә өмет, яшәү дәрте уята.

«Без ялгыз түгел һич...
Көн артыннан туа яңа көн —
Бәхет Кошы эзеннән атлыйбыз.
Ул юлда Бәхетне, һичшиксез, табарбыз!»
Татьяна Кетько иҗат иткән шигырь һәм дә якташларга яхшы таныш булган Марина Ермолаеваның видеотасмасы исә чын мәгънәсендә тәэсирләндергеч көчкә ия. Аларда чагылыш тапкан төп фикер — ярдәм-терәк, тугры дусларга һәркайсыбыз мохтаҗ, әмма сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр — аеруча. Янәшәңдә теләктәшләр булганда, күп нәрсәгә сәләтле икәнлегеңне исбатлавы да җиңелрәк сыман...
«Йөрәкләрне хәсрәт телгәләмәсен, авырулар читләтеп узсын, көн дәвамында күтәренке кәеф ташламасын өчен нишләргә? Киңәш гади: туйганчы җырлагыз, биегез, дуслар!» Кичәне алып баручы сүзләрен җөпләгәндәй, сәхнәдә биючеләр пәйда була. Аяклары гына талмасын «Йолдызлык» халык ансамбле осталарының (19нчы мәктәп). Янә бер көтелмәгән сюрприз. «Шанс» бию төркеме һәвәскәрләре (Картлар һәм инвалидлар йорты) һәммәсен... «Авыл дискотекасы»на чакырмасынмы! Таныш көйләр, шаян-шук биюләр кемне битараф калдырыр икән...
Күркәм чарага килүчеләргә татлы күчтәнәчләр дә өләшенде. Алар шулай ук «Туган якның изге урыннары буйлап» фотокүргәзмәсе белән танышты (Рус православ чиркәвенең Нефтекама епархиясе).
... Әнисе белән бәйрәмгә килгән сөйкемле кызчыкка игътибар итәм. Танышабыз. Юлиана Гобәйдуллина, 12нче мәктәпнең өченче сыйныфында укый икән. Чарага балалар реабилитация үзәге чакыруы буенча килгән. Биергә, җырларга әвәс, «Капитошка» курчак театрында шөгыльләнә. «Ике балам да инвалидлыкта, — ди Юлиананың әнисе Марина Берсенева. — Кызым Маргарита инде бишенче сыйныфта. Бию белән мавыга, инглиз телен өйрәнә. Реабилитация үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтемне җиткерәм. Игътибарлылар, һәр мәсьәлә буенча белешмә бирергә тырышалар. Балалар үзәктә иҗади юнәлештә үсеш ала. Бәйләргә, чигәргә дә өйрәнәләр. Иң мөһиме — һәр сабыйга аерым караш, ягымлы мөнәсәбәт».
Шушы уңай дулкыннарда хушлашыйк бәйрәм сәбәпчеләре белән. Кояшлы аяз көннәр, иминлек насыйп булсын барысына да. Ә инде яхшы гамәлләргә килгәндә... «Бүген изгелек кыла аласың икән, мотлак үтә, иртәгәгә калдырма». Танылган әдип Д. Чосер сүзләрендә җавап ярылып ята түгелме?
Читайте нас: