Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
7 декабрь 2017, 18:41

Бер җылы сүз кирәк кешегә

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Көнбатыш районара гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге көче белән «Тет-а-Тет» кафесында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга күркәм чара оештырылды.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Көнбатыш районара гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге көче белән «Тет-а-Тет» кафесында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга күркәм чара оештырылды.
Үзәк хезмәткәрләре мондый очрашуларны даими үткәрә. Алар яклауга мохтаҗ шәһәрдәшләрнең тормыш-көнкүрешенә җәмгыятебез игътибарын җәлеп итү өчен мөһим. «Үзенчәлекле» балалар тәрбияләгән гаиләләр көннәр, айлар, еллар буе үз проблемалары, шатлык-куанычлары белән япа-ялгыз калмасын, халык арасына чыгып, хәл-әхвәлләре, уңыш-казанышлары белән бүлешсен дигән теләктә Үзәктәгеләр.
... Матур итеп бизәлгән бүлмәдә әти-әниләр һәм балаларга чәй мәҗлесе оештырылган иде. Тәмле бүләкләр «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин ярдәмендә әзерләнгән. Нигъмәтләрдән авыз иткәч, күңел ачарга да вакыт җитте. «Эврика» балалар клубы аниматорлары малайлар-кызларга күңелле уен-биремнәр оештырды. Яраткан мультик геройлары — Миньоннар булып киенгән апалар тәкъдим иткән һәр уенны балалар ихлас шатланып каршы алды, җыр-биюле бәйгеләрдә теләп катнашты.
Чара ахырына якынлашканда тагын бер сөенечле вакыйга булды. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы — «Золотой рог» ит комбинаты директоры Азат Саймәтов предприятие исеменнән бүләкләр өләште.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире, психолог Альмира Камалова үз чиратында чараны оештыруда булышучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
— Иганәчеләрнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр язмышына битараф булмавы уңай күренеш, — диде Альмира ханым. — Балаларның бүләкләргә сөенүен, аларның рәхәтләнеп күңел ачуын, уеннарда катнашуын күрү безгә дә чиксез шатлык тойгылары бирә, шушы чараның мөһимлеген искәртергә булыша. Һәр кеше өчен, сау-сәламәтме ул яки көн саен сынауларга каршы көрәшеп яшәргә мәҗбүрме — иң тәүдә мәрхәмәтле караш, тирә-юньдәгеләрнең теләктәшлеге мөһим. «Бер җылы сүз кирәк һәркемгә», дип юкка гына әйтмиләрдер. Бүген без нәкъ шундый җылы, дустанә мохит тудыра алуыбызга шатбыз. Бу уңайдан иганәчеләргә — «Золотой рог» ит комбинаты, «Тет-а-Тет» кафесы, «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе җитәкчеләренә, шулай ук уен-тамашалар әзерләгән «Эврика» клубына һәм чараны мәгълүмати яктан яктыртуда булышкан «Туган як» гәзитенә рәхмәтебезне белдерәбез.

Читайте нас: