Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
1 ноябрь 2017, 17:22

Бәхет — игелек кылуда

Шушы көннәрдә Октябрьскийга эш сәфәре белән Дәүләт җыелышы — Корылтай депутатлары Ирек Зарипов белән Илдар Исәнгулов килде.

Алар шәһәребездә «Уңайлы мохит» программасы үтәлешенә күзәтү үткәрде. Атап әйткәндә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең социаль-мәдәни объектлар белән куллану шартлары, инвалидларга тудырылган уңайлыклар тикшерелде.
Депутатлар Милли мәдәниятләр үзәге, тәгәрмәчле чаңгы юлы, «Радуга» реабилитацияләү үзәге, картлар һәм инвалидлар йортында булды. Алар шәһәр юллары торышына, җәяүлеләр сукмагына төшү урыннарының уңайлылыгына, махсус тавышлы светофорларның булу-булмавына игътибар итте.
Милли мәдәниятләр үзәге һәм тәгәрмәчле чаңгы юлы уңай бәя алды. Бу объектлар сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләрнең ихтыяҗларын исәпкә кертеп, проектланган. Биредә уңайлы пандуслар, киң ишекләр, инвалидлар транспорты өчен тукталышлар куелган. Милли мәдәниятләр үзгендә Брайль телендә язылган тактачыклар, җиһазландырылган санузел, икенче катка күтәрелү өчен махсус җайланмалар да бар. «Радуга» реабилитацияләү үзәгендә пандус торышының заманча таләпләргә җавап бирмәве ачыкланды. Ул 2014 елда төзелгән, бүгенге көндә аны яңарту таләп ителә. Ирек Айрат улы учреждениегә «Уңайлы мохит» программасында катнашырга тәкъдим итте. Очрашу ахырында депутатларга үзәктә тәрбияләнүче 14 яшьлек Максим Назаренконың әкиятләр китабы бүләк ителде. Әлеге китапны нәшер итүдә «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге булышлык күрсәткән.
Чираттагы объект — спорт сарае. Монда универсаль спорт залы, сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен тренажерлар залы күздән кичерелде. Ирек Зарипов тикшерү нәтиҗәләренең гомум алганда канәгатьләндерерлек булуын билгеләде: «Уңайлы мохит» программасы кысаларында биләмдә төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Әмма, шәһәр буенча җитешсезлекләр дә юк түгел. Бюджет учреждениеләрендә тәртип, ә менә шәхси бизнес өлкәсендә проблемалар күренә. Ленин урамындагы һәр кибеткә күзәтү ясадык. Берсе булса, икенчесе юк: бер җирдә пандус, икенчесендә швеллер, ә өченчесендә махсус җайланмалар. Шушы юнәлешкә аеруча игътибар кирәк».
Депутатлар сәфәр ахырында картлар һәм инвалидлар йортында булды. Биредә алар җәмгыять тормышында актив катнашкан шәһәрдәшләр белән очрашты. Җанлы әңгәмә барышында егет-кызлар Ирек Зариповка сорауларын бирде, гозерләрен җиткерде, спорт уңышлары белән бүлеште. Аларның карашында якташ-спортчы белән ихлас горурлану, киләчәккә өмет һәм ышаныч тулы иде. Бу егет-кызларның күңеленә, бәлки без дә шундый югарылыкка күтәрелә алырбыз, спортта уңышлар казанырбыз, дигән уй-хыяллар да килмичә калмагандыр...
«Бердәм Русия» партиясенең «Бердәм ил — уңайлы мохит» проекты координаторы, Русиянең атказанган спорт мастеры, Ванкувер Паралимпиадасының 4 тапкыр чемпионы — Ирек Айрат улы Зариповның тормыш юлы күпләр өчен үрнәк, арытаба яшәүгә көч бирү чыганагы дисәк һич арттыру булмас. Илебезне, Башкортстанны бар дөньяга таныткан спортчы тормыш юлындагы зур сынауларны да җиңүгә ирешкән.
... Яшьтәшләре белән футбол, волейбол уйнарга яраткан, чаңгыда «җилдергән», бокс, самбо белән шөгыльләнгән, гомумән, яшьлегенең иң гүзәл мизгелләрен кичергән егетнең 17 яшендә тормышы төптән үзгәрә. Ул куркыныч һәлакәткә очрап, авыр операциядән соң ике аяксыз кала... Киләчәккә матур хыяллар белән гомер итүче егет шушы көннән бөтенләй башка мохиттә яшәргә, үзенең яңа халәтен кабул итәргә тиеш була. Якыннарының теләктәшлеге, яшәргә теләге, ныкышмалылыгы аңа әкренләп тормышка кайтырга, спорт белән шөгыльләнә башларга көч бирә. «Мин илемә файдалы булырга тиешмен», — дигән уй белән яши Ирек Айрат улы. Һәм максатына ирешә. «Идел» спорт клубына йөри (беренче тренеры — Ф. Габдуллин). Уку турында да онытмый, һөнәрчелек лицеенда һәм икътисади-юридик колледжда белем ала. Моның белән беррәттән төрле ярышларда чыгыш ясап, бүләкле урыннар яулый. Ә инде чын мәгънәсендә «йолдызлы сәгате» Ванкуверда, Кышкы Паралимпия уеннарында суга. Дүрт тапкыр җиңүче исемен яулый Ирек! Русиянең ул чактагы Президенты Д. Медведев һәм Башкортстанның беренче Президенты М. Рәхимов кулыннан «IV дәрәҗә Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» һәм «БР алдында күрсәткән хезмәте өчен» орденнары белән бүләкләнүе артабан да максатына омтылырга көч өсти.
Ванкувердагы уңышыннан соң Ирек Зариповның тормышында яңа сәхифә башлана: ул җитди рәвештә җәмәгать эшчәнлегенә керешә. Балалар һәм инвалидлар йортларында, дәваханаларда була, сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләргә җылы карашы белән дә, анык чаралар белән дә ярдәм итә. Инвалидлар арасында спортны үстерүгә игътибарның артуында да Ирек Айрат улының өлеше зур. «Берәүнең булса да тормышын уңай якка үзгәртә алсам, кемгәдер авыр чорда яшәр көч һәм ныклык бирердәй эшләр башкарсам, үземне бәхетле тоям», — ди ул...
Көчле ихтыярлы, сынмас рухлы якташ-депутатка һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, игелекле гамәлләре үзенә яхшылык булып кайтсын дигән теләктә калабыз.

Читайте нас: