Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
29 сентябрь 2021, 15:02

Чәчәк атучы гыйбадәтханә

Октябрьский шәһәрендә күп еллар буена матур чәчәкле бизәлеше белән узып баручыларның игътибарын җәлеп итүче урын бар. Бу — Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе биләмәсе. Матурлык моның белән генә бетми әле: төрледән-төрле чәчәкләр янәшәсендә агып торучы фонтанлы су белән буа, чын агач кое да бар! Ләкин барыннан да элек, алты дистә гөлчәчәкнең гүзәллеге һәм хуш исе җәлеп итә. Алар безнең төбәкнең имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин тырышлыгы белән утыртылган һәм үстерелгән.

Чәчәк атучы гыйбадәтханә
Чәчәк атучы гыйбадәтханә

Исламда табигатькә мөнәсәбәт бик сакчыл, аның кеше өчен әһәмияте бәһаләп бетергесез. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (Аллаһ Тәгалә аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен) әйткән: «Әгәр хак мөселман үсенте утыртып, агач үстерсә һәм аңардан кеше яки җанвар тукланса, бу аңа хәер буларак исәпләнәчәк һәм ул Аллаһының ризалыгына ирешәчәк», — дигән.

Мәүлемҗан хәзрәт һәм аның тормыш иптәше Нәсимә абыстай гүзәллекне күрә белүче затлар, алар табигатьнең матурлыгын мәдрәсә бинасына һәм аның биләмәсенә дә күчерергә тырышалар. Шулай итеп, үз мисалларында шәкертләрдә әйләнә-тирә мохиткә уңай караш тәрбиялиләр. Сигез ел элек Мәүлемҗан хәзрәт 60 төп роз утырта башлагач, күпләр аларны өзәчәкләр, урлаячаклар яки казып алып китәчәкләр дип шик белдерәләр. Әмма хәзрәт кешеләрне, аеруча яшьләрне матурлыкка өйрәтү мөһимлегенә ышана һәм хаклы булып чыга. Барлык утыртылган розалар бүгенге көндә дә чәчәк ата, тирә-юньдәгеләрне хуш исләре белән куандыра. Биләмәне төзекләндерү буенча даими тырышлык кую әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган һәркемдә кайтаваз таба. Шундыйларның берсе — «Чәчәк атучы гыйбадәтханә» храм биләмәләрен төзекләндерү буенча ирекле чара. Бу акция кысаларындагы беренче объект Туймазы районындагы Воздвиженка чиркәве (Сергий атакай) булды. Бүген исә Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә дә эшләр башланды. 2021 елның 18 сентябрендә әлеге проектның җитәкчесе, ландшафт дизайнеры Алина Ревякина («Экодача» җәмгыяте) белән берлектә шәһәр халкы исәбеннән ярдәмгә килүчеләр һәм мәдрәсә шәкертләре розаларны күчерү, яңа үсентеләр утырту гамәлләрен башкарды. Алина бүген инде үсеп килүче чәчәкләр янына дөрес һәм зәвыклы итеп туя, спирея, гортензия һәм башка үзенчәлекле сортлы үсемлекләр өстәде. Бу чагыштырмача зур булмаган чыгымнарга (үсентеләрне Алина һәм иреклеләр бүләк итте) Коръән нигезләрен өйрәнүче шәкертләр һәм Аллаһыга гыйбадәт кылучы кешеләрнең карашларына лаеклы булган могҗиза тудырырга мөмкинлек бирде.

Мәдрәсә биләмәсенең ландшафт дизайны биредә розарий һәм чыршы-наратлар арасында эскәмияләр куелган, сукмаклар ясалган мәйданчык булдыруны күздә тота. Шул вакытта болай да яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелеп утыручы гыйбадәтханә табыну урынына гына түгел, ә бөтен кешене дә җәлеп итүче урынга әвереләчәк.

… Көн дәвамында өмәчеләр барысына да өлгерделәр: чәчәкләр дә утыртылды, юллар да эшләнде. Әмма бернинди арыганлык та тоймадылар, киресенчә, алардан көч-куәт ургылып торды. Хезмәт десанты тәмле төшке аш белән тәмамланды.

Аллаһы Тәгалә безгә бу гүзәл җирдә яшәү мөмкинлеге тудырган, тирә-юньдәге матур дөньяны күрү өчен күзләр, иҗат итү өчен куллар, ходайга шөкер итү һәм рәхмәтләребезне җиткерү өчен күңел һәм йөрәк биргән. Әлеге акция барлык кешеләргә дә рәхим-шәфкатьлелек күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Бу көннең ахырында Мәүлемҗан хәзрәт мәдрәсә биләмәсен алга таба төзекләндерү планнары белән уртаклашты: дин йортының һәр почмагы искиткеч чәчәкләргә күмелгән оазиска әйләнергә тиеш. Әйләнә-тирә мохитнең матурлыгына битараф булмаган һәркемнән бу игелекле эшкә кулдан килгәнчә өлеш кертүне сорыйбыз (яз көне чәчәк һәм куак үсентеләре белән бүлешергә).

Белешмә өчен телефон: 8-905-355-10-25.

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең матбугат хезмәте.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: