Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Чөнки һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарганда гына мул уңыш алып була. Март аенда бакчачылар нинди эшләр белән мәшгуль икән? Бу сорауга җавап алу өчен без һәвәскәр бакчачы Рима Мәҗитова янына юлландык.
Помидор утырту өчен кулай чор
Без аңа соңгы барганда яңарак кына чәчелгән яшелчә, петуния орлыклары хәзер тәрәз төбендә матур булып үсеп килә. Аларны уңган хуҗабикә инде күчереп тә утырткан. Бу эштә дә күпьеллык тәҗрибәсе белән сыналган үз серләре бар аның. «Сельдерей, петунияләрне пластик стаканнарга берешәрләп күчереп утырткач, өсләрен дә стакан белән каплап, күләгәле урынга куям, — ди Рима ханым. — Болай иткәндә алар тиз төп алып китә. 3-4 көннән өстендәге стаканнарны алам, үсентеләр ныгыгач, кояшлы якка да урнаштырырга була. Сельдерейны көпшәк туфракка утыртам. Моның өчен төп туфракка күп итеп кокос субстраты һәм вермикулит кушам. Бу аның тамырчыклары үсешен тәэмин итә. Петунияне дә гел карап, ашлама кертеп торырга кирәк. Беренче күчереп утыртудан соң аны калий селитрасы эремәсе (1 литр суга 1 г) белән ашлыйм.
Март башында борыч үсентеләре 7-8 см булып үскәч, аларны икешәрләп 400 граммлы стаканнарга күчердем. Арытаба орлык өлешле яфраклары чыкканчы җир өстәп торам.
Март ае — помидорларның төп өлешен чәчү чоры. Быел мин 70ләп сорт томат утырттым. Орлыкны 0,5 л стакан төбенә бераз борчак, өстенә 3-4 см туфрак салып чәчәм. Февральдә утыртканнарның ныклыларын калдырып, сирәкләдем. Шулай ук туфрак та өстәдем. Үсентеләр якынча 15 сантиметрга җиткәннән соң, аларны, алдан төбен өч урыннан тишеп, бөкләнгән 1 литрлы сөт продуктлары капчыкларына берешәрләп күчереп утыртам. Помидор үскән саен җир өстәгәндә пакет сүтелеп зурайтыла. Теплицага утыртканчы ул тулы күләменә туфрак белән тутырылган була».
Быел ул помидорларның уңдырышлыгын арттыру, тизрәк кызару, баллануын тәэмин итү өчен «Кормилица микориза» препаратын кулланып карамакчы. Рима Мәҗитова белдерүенчә, аның составындагы гөмбәчекләр үсемлекнең тамыр системасына уңай тәэсир итә, үсемлекләр туфрактан суны һәм туклыклы матдәләрне җиңел үзләштерәләр. Моннан тыш, файдалы гөмбәчекләр авыру тудыручы микробларга да үсәргә ирек бирми.
Моннан тыш, ай ахырында бакчачы кәбестә рассадасын чәчә башлый. Кәбестәнең ак һәм төслесенә, кольрабига өстенлек бирә. Орлыкларны күңеленә хуш килгән «витаминлы» эремәдә җебетеп утырта. Аның рецептын исегезгә төшерәбез: ярты литр җылы суга 0,5 таблетка никотин, глицин, гәрәбә (янтарь) серкәсен, 1/4 таблетка аскорбин серкәсен салып болгатып, бер көн тоткач ул әзер була. Орлык шыткач, Рима ханым аны 200 граммлы стаканның яртысын туфрак белән тутырып чәчә, өстен кокос субстраты белән күмә. Арытаба җирне өстәп тора. Әйткәндәй, утыртыласы бәрәңгене дә шытымнарын өзеп, тартмаларга тутырып, өйгә кертеп куйдык, ди хуҗабикә.
Мартта шулай ук астра орлыкларын чәчә әңгәмәдәшем. Аларны башта утыртыласы тартманың мәйданы буенча киселгән бәдрәф кәгазенә клейстер (крахмалны су белән кайнатып ясала) белән шахмат тәртибендә ябыштырып чыга. Арытаба тартмага туфрак салып, орлыклы кәгазьне җәя һәм өстенә субстрат сибә. Астрага күп чирләр яный, шуңа утыртыласы туфракны алдан «Фитоспорин» эремәсе белән эшкәртү яхшы, ди бакчачы. Пленка белән капланган тартма балконда урнаштырыла. Җылыткач, полиэтиленын алып, тартмасы белән теплицага чыгара. Ул шулай ук бәрхет, цинияләрне утыртырга ярата. Аларны апрель башында теплицага тартмага чәчә. Май урталарында тыштагы туфракка күчерә.
«Мартның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый. Һава торышына карап, көннәр җылыта башлагач, җимеш агачларын һәм куакларны санитар кисү үткәрергә мөмкин. Ягъни бакчадагы агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез, — дип дәвам итә Рима Мәҗитова. — Әйткәндәй, кура җиләк куакларын без көздән үк чистартып куйган идек.
Шулай ук язгы эшләрнең берсе — агачларны һәм куакларны акбур яисә бакча кибетләрендә сатылучы махсус катнашмалар белән эшкәртү. Бу эшне озакка сузмыйча, җылы кояш карау белән башкарыгыз. Башта агач ябалдашлары һәм кәүсәләрендә, җиләк куаклары ботакларында суыктан ярылган, чатнаган урыннары юкмы, агач кәүсәсендә мүк үсмәгәнме — тикшереп чыгыгыз. Булса, боларны тимер щетка белән чистартыгыз да, бакча сумаласы сылап куегыз. Кирәкмәгән ботакларны кисү, ярык урыннарны эшкәртүне агачларда сут йөреше башланганга кадәр үткәрергә кирәк.
Шулай ук март ахырында — апрель башында куак, агачларны зарарлы бөҗәкләргә каршы эшкәртү мөһим. Карлыганнарга, корткычлардан арындыру өчен, кайнар су бөркергә кирәк. Кайнар суны вак тамчылар рәвешендә сиптергеч белән бөркү әйбәт. Шулай ук лейка белән дә ярый. Арытаба куаклар җимеш бирә башлаганчы, талпаннарга һәм үсемлекләрнең чирләреннән каршы составында коллоидлы күкерт булган «Тиовит Джет» препараты эремәсен кулланабыз. Аның белән шулай ук крыжовник, алмагач, груша, виноградны эшкәртергә мөмкин.
Гомумән, март аенда нинди генә эшкә тотынсагыз да, һава температурасына карап башкарыгыз. Язның да үз холкы, үз нечкәлекләре була. Моннан тыш, кояш ныклап кыздыра башлаганчы теплицага кар кертергә онытмагыз. Анда күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак».
Исегезгә төшерәбез, Рима Мәҗитова үсентеләр утырту, аларны күчереп утырту, тәрбияләү серләре, шулай ук аш-су рецептлары белән интернет киңлекләрендә бүлешә. Сез аңа инстаграмда яисә Ютубта «Рима кухня огород» исемле каналына языла аласыз.
Мартта орлык чәчү өчен уңышлы көннәр:
Татлы борыч, помидор — 19, 21-23, 26, 30, 31;
Баклажан, ташкабак, патиссон, кабак — 17-18, 22-24;
Салат, шпинат, сельдерей, укроп, петрушка — 18, 22-24, 30, 31;
Кәбестә, спаржа — 16-23, 26, 30, 31;
Рәйхан (базилик), майоран, розмарин — 16-18, 22-24, 30, 31;
Бакча җиләге, рәваҗ — 16-23
Суган (кыякка) — 17-18, 22-24
Фасоль, борчак — 19-21, 26
Орлыктан үсүче чәчәкләрне — 27, 30, 31
Чәчәкләр (суганны) — 19, 21-24, 30, 31
Чәчү өчен уңышсыз көннәр — 28
Ай туган һәм тулган көнне (28 мартта) бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.