Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
15 апрель 2020, 15:45

Ә сез ни белән мәшгуль?

Сораштыру нәтиҗәләре буенча бу көннәрдә күп кешеләр бакча эшләре белән шөгыльләнә.

Һәр нәрсәнең җае бар, чыпчыкның да үзенә күрә мае бар, диләрме әле... Өйдә утырабыз, бу чорны исән-имин үткәреп, арытаба тормышыбыз җайлансын инде. Әмма бу вакытны да без файдалы итеп үткәрә алабыз ич. Ягез, кемнәр ни белән мәшгуль икән, сораштырыйк.
Илдус, 50 яшь:
— Без җир ачылганнан диярлек бакчада мәш киләбез, шөкер үз йорт-җиребез белән яшибез. Җыештыруын гаилә белән бергәләп җыештырабыз, утырту эшләре, нигездә, хатыным өстендә. Алмагачларны агартып, тирә-якны чүптән чистарттык. Теплицаны тәртипкә китереп, укроп, петрушка чәчеп, редиска утыртып куйдык. Алар инде чыга да башлаган. Әгәр бер-ике көн җылы торса, бакча эшләренә ныклап тотынасы булыр. Тәрәзә төбендәге помидор, кыяр үсентеләре, сөбханалла, зураеп киләләр. Аларны тиздән күчереп утыртмый булмас.
Зөләйхә, 57 яшь:
— Без бакча эшләренә соңрак тотынабыз, чөнки ул салкынчарак якта урнашкан, шуңа җир дә соңрак җитешә. Әле берничә тапкыр гына барып кайттык. Бер барганда бакчаны җыештырып кайттык, икенчесендә теплицага кыяк өчен суган, яшел үләннәр утырткан идем. Үсентеләрне, нигездә, сатып кына алам, чәчә торган орлыкларны әзерләп куйдым инде. Көннәр бозылмаса, бакчага барырга дип торабыз. Ашыкмыйбыз, өлгерербез әле.
Алсу, 30 яшь:
— Бу үзизоляция тәртибе, дөресен әйткәндә, туйдыра башлады. Күпфатирлы йортта яшәүче кешеләр мине аңлыйдыр. Шуңа күрә узган ялларда, рөхсәт алып, авылга әти-әниләр янына кайтып килергә булдык. Анда иркен, сәхрә инде. Һава торышы яхшы булгач, бакчада да эшләп кердек. Җир кибеп бара, көннәр җылы торса, тиздән бакчада тулы куәттә эшләп булачак. Әлегә теплицага редис, суган, яшел тәмләткечләр, чәчкәләр чәчеп куйдык. Куакларны тәртипкә китердек, куе булганнарын күчереп утырттык. Шулай ук әле тегендә, әле монда чыккан сарымсак, суганны бер урынгарак күчердек. Сагындырган икән бакча эше, мөмкин булса, тагын кайтып эшләп китәргә иде.
Венера, 45 яшь:
— Авылда яшәгәч, эшнең беткәне юк. Безнең якларда җир күптән ачылды инде. Көннәр дә матур торды. Бөтен эшне бетердек дисәм дә була. Бакчаны җыештырып, чүпләрен түктек. Казыйсы җирләр казылды, түтәлләр ясалды. Бәрәңге утыртасы җир көздән үк сөрелеп куелган иде. Моннан тыш, барлык агачларымны агартып чыктым. Бакчада да, өйдә дә эш калмады. Узган ялларда хәтта өй дә юдык. Үзизоляциянең файдасы булды. Шәһәрдән балалар да кайтты. Рәхәтләнеп бергәләп эшләдек, кичләрен тәмле ризыклар әзерләдек. Бар җир ялт итеп торгач, күңелгә рәхәт.
Илгиз, 40 яшь:
— Узган ялларда гаилә белән бакчага барып кайттык. Анда шундый рәхәт, сөйләп бетерерлек түгел. Чәчәкләр, көздән утыртып калдырган кайбер яшелчәләр баш калкыткан, агачлар яфрак җибәргән. Кошлар сайрый. Ике атна үзизоляциядә яткач, бакча оҗмах сыман. Әлбәттә, барыр алдыннан, башта махсус порталда теркәлеп, рөхсәт алдык. Бергәләп бакчаны җыештырдык та, теплицаны да әзерләп куйдык. Куакларны да барладык, корыганнарыннан чистарттык. Һава торышы яхшы торса, киләсе атнага тагын барырга җыенабыз.
Елена, 45 яшь:
— Бакча эшләре белән үзизоляциянең ике атнасы сизелми дә үтеп китте. Шәхси йортыбыз белән яшәгәч, бакчага дип кайдадыр барасы юк, үзебезнең янда. Ихатабыз зур гына, шактый өлеше бакчага бирелгән. Башта былтырдан калган чүп-чарны җыештырып, түктек. Аннары агач, куакларның иске ботакларын кистек, чәчәклекләрне тәртипкә китердек. Җир казып, түтәлләр ясап куйдык. Кишер, петрушка, укроп чәчтек, җир җиләге утырттык. Моннан тыш, теплицага помидор, кыяр үсентеләрен күчердек. Бөтен эшләрне иптәшем белән бергә эшлибез, балалар да ярдәмләшә. Шулай итеп бергәләп, бакчадагы эшләрнең шактый өлешен башкардык, бераз җылыткач, суган, чөгендер, бәрәңге утыртасы калды. Үз йорт-җирең белән яшәүгә ни җитә, бакча мәшәкатьләре белән үзизоляция дигәннәренең кыенлыгы сизелми дә.
Читайте нас: