Яз җитеп, көннәр җылыту белән бакчачылар өчен кызу эш чоры башлана. Коронавирус белән бәйле үзизоляция тәртибе булуга карамастан, хөкүмәт бакчачылар ихтыяҗларын кайгыртып, бакча һәм дачаларга барырга рөхсәт итте. Шулай ук төбәк Башлыгы республикада бакча өчен товарлар сатучы кибетләр һәм базарларны ачуга кагылышлы карарга кул куйды.
Без, үз чиратыбызда, бакчачылар өчен файдалы киңәшләр туплап, сезгә аларны тәкъдим итәбез.
Өстәлегездә үзегез үстергән яшел салат, суган, шпинат, редис кебек яшелчәләр булсын, дисәгез, аларны теплицага утырту турында алдан ук кайгыртырга кирәк.
Апрельдә, кояш җылыта башлау белән, салкынга чыдам яшелчәләрне утыртырга мөмкин. Түтәлгә орлыкларны чәчкәндә шуны исәпкә алыгыз: беренче уңышны җыеп алгач, аның урынына помидор, кыяр, татлы борыч үсентеләре чыгарып утыртырлык булсын. Мәсәлән, беренче түтәлгә — шпинат, уртага — суган, аның янына редис утыртырга була.
Янәшәдәге түтәлгә — үсенте алу өчен кәбестә, уртада — салат, янына — брокколи, өченче түтәлгә укроп, пекин кәбестәсе, петрушка һәм башка яшел тәмләткечләр чәчәргә мөмкин. Мәсәлән, күпчелек бакчачылар базилик, майоран, розмарин, кервель, мелисса кебек яшел тәмләткечләрне яратып үстерә.
Орлыкларны чәчеп, су сипкәч тә түтәлләр өстенә лутрасил каплагыз. Түтәл кибеп китмәсен өчен әледән-әле лутрасилны ачып, җылы су сибәргә онытмагыз. Бигрәк тә редис кипкән җирдә уңыш бирми.
Май башында редис, суган, яшел тәмләткечләрне йолкып алып, алар урынына өйдә үстергән помидор, татлы борыч үсентеләрен чыгару бик уңайлы. Гадәттә, иртә яздагы эшләр поликарбонат белән ябылган теплицаларда гына башкарыла. Пленка белән ябылган теплицаларга яшелчә соңрак утыртыла.
Иртәрәк ашый башлар өчен кайчан утыртырга соң?
Утыртылачак кыяр орлыгын — апрель урталарында, ачык түтәлгә исә майның беренче декадасында утыртырга киңәш ителә. Бу очракта кыярны иртәрәк ашый башларсыз, 1 июньгә өстәлегездә беренче кыярлар булачак, ди белгечләр.
Әгәр кыярга җылы җитмәсә, ул озынга үсә башлаячак. Бу очракта аны тирәнгәрәк төртеп яисә төбенә туфрак өстәп коткарырга була. Теплицага, я ачык түтәлгә утыртылачак үсентенең 3-4 яфрагы булырга тиеш.
Туфрак әйбәт булса, кыярга өстәмә ашламалар кертү кирәкми. Шулай да, үсентеләр хәлсезрәк күренсә, минераль ашлама кертергә кирәк булачак. Моны шытымнар чыгуга ике атна үткәч эшләргә кирәк, икенче тапкыр ашламаны үсентене күчереп утыртыр алдыннан бер-ике көн алдан кертегез.
Ашлама 10 литр суга бер аш кашыгы чамасы алына.
Соң утырткан помидорлар чыдам була
Апрель уртасы кыяр, ташкабак, базилик, иртә өлгерә торган помидор утырту өчен аеруча уңышлы чор. Помидор өчен соң инде димәгез, соң чәчсәгез дә, үсентеләр тиз шытачак һәм тиз үсәчәк тә. Бу вакытта утырткан орлыклардан нык һәм чыдам үсентеләр үсә, яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Шулай ук помидор, борыч, баклажан үсентеләрен күчереп утыртырга була.
Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен рассаданы аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән рассада җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.
Кишерне апрель урталарында, көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утыртырга кирәк. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утыртырга була. Бу яшелчә кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам.
Тамыразыкны җиңел туфраклы, органик матдәләргә бай түтәлгә утыртыгыз. Янмаган тирес кертергә ярамый.
Урынын сайлаганда, помидор, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, ташкабак үскән җиргә утырту яхшырак булыр. Узган елда кишер, петрушка үскән җиргә утыртмаска тырышыгыз.
Күп нәрсә сортка бәйле. Үзегез белгән яисә танышларыгыз киңәш иткән сортларны гына утыртыгыз.
Кишерне дөрес утыртыгыз. Орлыкларны, рәт арасын 20 сантиметр калдырып, 2 сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк.
Төз, матур кишерләр үстерәсегез килсә, араларын 4-5 сантиметр калдырып сирәкләргә кирәк. Июль башында икенче тапкыр сирәкләп чыкканнан соң, түтәлләргә алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Бор кислотасы кушып җибәрсәгез дә була. Бер чиләк су 3-4 квадрат метр җиргә җитә. Тик алдан түтәлгә бернәрсә дә кушылмаган су сибеп чыгарга кирәк.
20 көн үткәч, моны тагын кабатларга мөмкин. Көзен дә, язын да утырткан кишерне мүлчәлиләр. Көздән утыртып калдыру уңыш алуны 15 көнгә тизләтә.
Үсентеләргә корткычлар ияләшсә...
Бакчачыларның тәрәзә төпләрендә матур итеп үсентеләре күтәрелеп килә. Тик үсентеләр үскән өйдә төрле зарарлы талпаннар чыга, вак чебеннәр күренә башлый. Бу корткычлардан ничек котылырга соң? Чаралар байтак, үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз.
Иң элек су сибүне чикләгез. Үсентеләрнең тамырын юешләтеп кенә, 2-3 сантиметр тирәнлектә генә су салыгыз. Корткычлар корылыкта тиз һәлак була. Туфрак корып китсә, су сибәр алдыннан махсус таяк белән җирне йомшартып алыгыз.
Суның сыйфаты да йогынты ясый. Краннан алынган суны ким дигәндә бер тәүлек тотарга кирәк. Яшелчә, йомырка пешергәннән соң калган су үсемлекләр өчен бик файдалы. Әмма, вак чебеннәр булган очракта, бу алымнан баш тартырга кирәк, чөнки корткычлар андый судан туклану өчен азык ала һәм шашып үрчи.
Туфракка алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Чәчәкләрнең яфракларын бакчачылар кибетендә сатылган махсус яшел сабын белән юыгыз.
Үсемлекләргә сарымсак суы сиптерегез. Моның өчен бер литр суга өч тырнак туралган сарымсак салып, 4 көн тотарга кирәк.
Химия кулланырга уйласагыз дихлофос, яисә «Мухоед», «Интавир», «Актара», «Фитоспарин» кебек инсектицидлар ярдәмгә килер. Әгәр химия кулланырга теләмәсәгез, туфракның өске катламын алып ташлагыз. Баштарак күкертле ягы белән туфракка тыгылган шырпы да ярдәм итә. Туфракның өстенә көл сибәргә, кибеттән алган яфрак тәмәкесе оны, цитруслыларның кабыгын салырга була.
Әгәр корткычлар күпләп үрчеп китсә, яңа туфрак алып, үсемлекләрне күчереп утыртырга туры киләчәк.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru