Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
4 июнь 2018, 18:53

Чәчкәчеләр өчен кызу эш өсте

«Октябрьский — чәчәкләр шәһәре» дияргә яратабыз, ә кем ул чәчкәләрне утырта икән, беләсезме?

«Октябрьский — чәчәкләр шәһәре» дияргә яратабыз, ә кем ул чәчкәләрне утырта икән, беләсезме?
«ДорСтройРемонт» предприятиесенең яшелләндерү бригадасы эшчеләре. Бу чорга алар кышын ук әзерләнә башлый. Башта утын ягып оранжереяны җылыталар, аннан туфрак әзерлиләр. Көздән үзләре җыйган орлыкларны чәчеп, чәчәк рассадалары үстерәләр. Әлегә 10 төрле чәчәк үстерүне үзләштергәннәр, былтыргыдан аермалы буларак ике төрле — ак һәм кызыл бегония (песи гөле дибез) утыртканнар быел.
Шәһәр түтәлләренә чәчәкләрне 15 майда утыртуга керешкәннәр. Чәчкәчеләр әйтүенчә, әлегә кадәр мондый салкыннарда өши-өши чәчкә утыртканнары булмаган. «Таш яуса, яңгыр яуса да утыртабыз инде, — ди мастер Мисвар Мөсәвир улы. — Безнең төп эшебез — шәһәрне матурлау, шуңа да утыртуны озакка сузарга ярамый. Җәйге көннәрдә шәһәребез шау чәчәккә күмелеп утырсын өчен тырышабыз».
Гомумән, мәйданнарның 70 процентында чәчәкләр үсеп утыра, эшне үзәк мәйданнан башлаган булсалар, бүген проспект, паркларда эш тәмамланган инде. Дәваханә, поликлиника тирәләре калган. Утырту белән 8 кешедән торган бригада шөгыльләнә. Бүген һәркайдагы кебек үк монда да эшчеләр табуы кыен икән, кешеләрне якын-тирә авыллардан автобус белән алып киләләр чәчкә утыртырга. Мәсәлән, Карат авылыннан Шәмсуллина Фәнирә апа чәчкә утырта. Пенсиядәге апаларның шәһәребез матурлыгы өчен хезмәт салуы мактауга лаек, әлбәттә. Ә без, өлкәннәр, аларның тырышлыгының кадерен белик, утыртылган чәчкә түтәлләрен балалардан таптатмыйк, өздермик! Шул чагында шәһәребез шау чәчәккә күмелеп, күңелләргә шатлык-сөенеч китерер.

Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотосы.


Читайте нас: