Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
17 Май 2018, 13:37

Өйдә лимон үстерәсең киләме?

Андый теләге булганнар шактыйдыр, мөгаен. Кыйммәт хакка әллә кай тарафлардан китерелгән җимеш сатып алганчы, үз хуҗалыгыңда үстерелгәнен тәмләү начармени?

Андый теләге булганнар шактыйдыр, мөгаен. Кыйммәт хакка әллә кай тарафлардан китерелгән җимеш сатып алганчы, үз хуҗалыгыңда үстерелгәнен тәмләү начармени?
Әлбәттә, хәзерге чорда хәтта ки чит-ят, экзотик җимешләрне үрчетү буенча да мәгълүмат табу кыен түгел. Махсус әдәбият та җитәрлек, интернет киңлекләрен дә туйганчы аркылыга-буйлыга «йөреп чыгарга» мөмкин. Тик шулай да бу өлкәдә тәҗрибәсе булганнардан турыдан-туры сорашу, өйрәнү күпкә отышлырактыр.
«Яшел дөнья» клубы әгъзаларына бу җәһәттән уңыш елмайды, җәмәгать. Үз йортында хуш исле, йомры-сары лимоннар җитештерүче уңган ханым — Татьяна Митюгова белән очрашу форсаты тәтеде аларга. Әйтергә кирәк, моңа кадәр клуб вәкилләре Уфадагы лимонарийда экскурсиядә булган, үсентеләр дә алып кайткан. Шуңа күрә Татьяна Васильевна бәянләгәннәрне зур игътибар белән тыңлады һәвәскәр бакчачылар. «Егерме еллап элек туганым бүләк иткән иде үсенте, — ди хуҗабикә. — Шуннан бирле җете сары төстәге җимешләре, күркәм «кыяфәте» белән куандыра лимоным. Тәмам «гаилә әгъзасы»на әверелде... Иң күп биргән уңышы — 21 лимон тирәсе. Ботакларын кискәләмим, борчымыйм, ничек тели, шулай буй җиткерә. Көнчыгыш якка караган тәрәзә төбендә утыра. Тәрбияләүгә килгәндә. Җылымса су сибү, су бөркү (аны бөтен гөлләр дә диярлек ярата), вакытында ашлау. Әллә ни хикмәте юк та кебек...»
Үтә дә тыйнак телмәр, шулай бит? «Чынында исә Татьяна Васильевнаның кулы ифрат җиңел: барча чәчәк-гөлләре күкрәп, күз явын алып үсеп утыра, — ди клуб җитәкчесе Зөлфия Сәмигуллина. — Ишетеп кенә түгел, шәхсән үзебез шаһитбыз. Йорт биләмәсендә булдык, барысын да үз күзләребез белән күрдек».
Форсаттан файдаланып, залдагылар Т. Митюговага сорау артыннан сорау «яудыра» торды. Лимонны бер урыннан икенчесенә күчереп йөртергә ярыймы-юкмы, утыртыр өчен нинди савыт сайларга, гөлгә бөҗәк-мазар ияләшсә, ни рәвешле көрәшергә, һ. б. Тәҗрибәле бакчачы төпле киңәшләре белән ихлас бүлеште. Хәер, бакчачылык белән генә чикләнми Татьяна ханымның мавыгу-кызыксыну даирәсе. Елның-елында хәләле белән дару үләннәре җыя икән. Һәм дә... бик матур, эчтәлекле шигырьләр дә яза. Ямьле Яз турындагысын укып та ишеттерде. Яшермим, ошады. Сизелеп тора: чын йөрәктән, хисләр тулышкан мәлдә теркәлгән ул юллар...
Күңелле дә, бераз моңсу да иде бүген залдагыларның халәте. Ни дисәң дә, «каникулга» китәр алдыннан соңгы очрашулары ич. Уку елы дәвамында байтак белем-фәһем туплады «Яшел дөнья»да шөгыльләнүчеләр. Үзара аралашу; фикердәшләр, теләктәшләр табу ихтималлыгын да өстәсәк...
«Бик шатмын сезнең өчен, — ди тәбрикләү сүзендә шәһәр хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Асия Мофаззалова. — Бихисап эшләр башкардыгыз, якташлар арасында танылу-хуплау таптыгыз. Арытаба да яңадан-яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф юлдаш булсын үзегезгә!» Котлауларга республиканың атказанган мәдәният эшлеклесе Светлана Чудакова да кушыла: «Сезгә сокланмыйча һич мөмкин түгел. Үзара тату-дустанә мөнәсәбәттәсез, актив тормыш алып барасыз. Башкаларга менә дигән өлге-үрнәк!» Тантанада аеруча актив клуб әгъзаларына истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. «Яшел дөнья» барлыкка килүгә инде дүртенче ел, — дип билгеләде Зөлфия Зәки кызы. — Клуб тарихына арналган махсус альбом да эшләргә ниятебез. Истәлеккә калырлык булсын!» Афәрин гүзәл затларга. Агымдагы ел барышында гына да күпме файдалы шөгыль теркәлгән «бакчачылар көндәлеге»нә. Саный китсәңме... Клуб сайтына рәхим итегез, анда һәммәсе дә чагылдырыла килә. Көзге чорда исә шәһәрдәшләрне гаҗәеп чара — Кабак бәйрәме көтә. Проектын «Яшел дөнья» тәкъдим итә. Ифрат күңелле, мавыктыргыч булачак, дип вәгъдәли клублылар.
... Очрашу инде ахырына якынлашса да, хушлашырга ашыкмый ахирәтләр. Чәй табыны артында җанлы әңгәмә дәвам итә. Һәркем үз тәэссоратлары, кичерешләре, яңалыклары белән уртаклашырга омтыла. Киңәшләшеп алу да фарыз гамәл. Белгәннәрдән өйрәнәбез! Клуб кунаклары — «Здравушка» сәламәт туклану һәм табигый косметика офисы вәкилләре алып килгән продукция дә кызыксыну тудыра. Тазалык-Матурлык төшенчәләре янәшә атлый ич ул... Чагыштырмача күптән түгел клубка килгән мөлаем ханым белән гапләшәбез. Фәридә Фәйзуллина бирегә узган елда, шәһәребезгә күчеп килгәч, йөри башлаган. «Бик ошый, — ди ул. — Исең китәрлек, ниләр генә үстерми клубтагылар. Лимон, мандарин, папайага хәтле... Моңа кадәр бакча белән шөгыльләнергә вакыт-әмәл табылмады. Тәҗрибәм аз. Инде хаклы ялга чыккач, тормыш иптәшем белән тәвәккәлләдек шулай да. Тегесен-монысын үстерергә ниятебез. Арытаба ничек булыр...» Бик мәслихәт. Барысы да яхшыга гына. Җирдә хезмәт кую — Табигатькә якынаю, дигән сүз. «Балалар, оныклар өчен бигрәк тә мөһим бу, үзенә күрә тәрбия чарасы», дип елмая Фәридә ханым. Нәкъ шулай!


С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.
Читайте нас: