Кызганычка каршы, ел башы байтак шәһәр бакчачыларын чын мәгънәсендә хафага салды. Коллектив бакчаларда күпләп урлашу очраклары сәбәпче моңа.
Бәйрәмнәрдән соң үз бакчаларына килгән хуҗалар коточкыч хәлгә дучар була. Кемнеңдер тимер коймасын урлап киткәннәр, кемнеңдер — капкасын... Мәгълүм ки, әлеге чагыштырмача арзан милек металлолом тапшыручылар өчен ярыйсы табыш чыганагы булып тора. Гаҗизләнгән бакчачылар шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итә, җинаятьчеләрне табуны, җәзага тарттыруны үтенә. Шулай ук шәһәрдәге металлолом кабул итү нокталарын ябуны сорый.
Хакимият тиз арада урлашу очракларын тикшерү өчен шәһәр эчке эшләр бүлегенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать юллый.
Моннан тыш, хакимият башлыгы урынбасары С. Литов шәһәр биләмәсендә металл кабул итүче оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Мәгълүматларга ярашлы, металлолом тапшыручы һәркем мәҗбүри рәвештә махсус журналда теркәлә. Анда паспорт белешмәләре, шулай ук металл китерелгән автомобиль турындагы мәгълүмат языла. Металлолом җыю һәм кабул итү нокталары инде шактый еллар дәвамында эшли. Эшкуарлар үз хезмәтенә намус белән, җаваплы карый. Алар һәрдаим эчке эшләр органнары белән хезмәттәшлеккә әзер. Бер генә дә металл кабул итүче оешмага бакчалардан урланган чимал килмәгән. Әйтергә кирәк, оешмалар үзләре үк складларга «төшүче» угрылардан зыян күрә. Фаразлануынча, урланган металл шәһәрдән читкә чыгарыла, кайсыдыр күрше төбәкләрдә тапшырыла. Хокук саклау органнарына моны ачыкларга кирәк тә инде.
Ни генә булмасын, металлолом кабул итүче оешма җитәкчеләренә уяулыкны көчәйтү мөһим. Китерелгән металл шик тудыра икән, кичекмәстән полициягә хәбәр итү мотлак.