Төрлесеннән
4 Июля , 04:05

Күңел ярасы

Автобус Казанга карап җилдерә. Әнфисәнең Татарстан башкаласына беренче тапкыр гына баруы түгел

Күңел ярасыКүңел ярасы
Күңел ярасы

Аның күңелен Казан урамнары, Кремль, Кол Шәриф мәчете генә тартмый. Нариман кабере янында озаклап яшьләрен түгәргә, эчен бушатырга дип тә атлыга ул.
... Алар икесе дә Ташкент физкультура институтында белем алды. Кыз көндезге бүлектә, Нариман читтән торып укыды, шуңа күрә елына ике тапкыр гына очраштылар. Нариман сессияләргә Термездан килеп йөрде. Әнфисә исә Ташкентта яшәде, троллейбус-трамвай депосында инструктор-методист булып эшләде. Велосипед һәм трек ярышларында катнашты.
Беренче курста укыганда булды тәүге танышулары. КПСС тарихыннан лекциягә кереп утыруы булды, янына бер егет килеп басты. Күтәрелеп караса, озын буйлы, таза гәүдәле, чем кара чәчле, шомырт күзле чибәр егет карашын да алмый карап тора.
– Яныгызга утырырга ярыймы, матур кыз? – дип сорады ул.
– Әлбәттә, – диде Әнфисә, каушавын яшерергә тырышып.
Яшьлек — үзе гүзәллек бит! Әнфисә дә куе кара чәчле, йөзе нурлы, кашлары сызылып тора, керфекләре озын. Кечкенәдән спорт белән шө­гыльләнгәнгә, гәүдәсе бөгелмәле-сыгылмалы.
Шул ук көнне Нариман аны кинога чакырды. Озаклап урамда йөрделәр.
Кызның торган җиренә барып йөрде Нариман. Бергәләп чәй эчтеләр, имтиханнарга әзер­ләнделәр. Нариман шундый башлы, акыллы, иренми, барын да Әнфисәгә аңлата. Ә үзе сынау­ларны гел «бишле»гә бирде.
Яшьләр арасында чын мәхәббәт бөреләнде. Моны икесе дә яхшы аңлады, чөнки күзләре күздә иде.
Бервакыт Әнфисә трамвайда укырга китеп бара иде, тукталышта басып торган Нариман күзенә чагылды. Тик ул кулларына кечкенә бала күтәргән, ә янында яшь кенә хатын-кыз басып тора. Кем белән булыр ул? «Өйләнгән!» – бу хәтәр уй баш миен тишә язды...
Сессия башлангач Нариман берни булмагандай килеп керде.
– Син гаиләле мени? Ник әйтмәдең бу турыда? – дип сорады Әнфисә аның күзләренә туры карап.
– Юк, юк, ни сөйлисең, ул минем сеңлем иде. Кечкенә баласы бик каты авырып китте. Мин аларны Ташкентка табибка алып килдем.
Әнфисә ышанды. Ләкин Нариман барыбер тотылды. Дөресрәге, ул үзе бу турыда әйтте.
Күңелендә кайнаган хисләренә чыдый алмыйча Әнфисә:
– Минем синнән бала табасым килә! – дип ярып салды.
Бу ихласлыктан Нариманның коты очты.
– Юк, син нәрсә, бу мөмкин түгел! Бәхетсез итәсем килми сине, — диде дә ашыга-ашыга китеп барды.
Ә икенче көнне яшермичә барын да сөйләп бирде. Өйләнгән! Бер баласы бар, хатыны инде икенчегә авырлы...
Бу көннән соң Әнфисә өчен җир шары әйләнүеннән туктаган сыман тоелды. Нариманны әрли-әрли кайтарып җибәрде. Ә үзе өч көн буе торалмыйча елады, дәресләргә, эшкә, тренировкаларга да бара алмады. Бераз тынычлангач, күнекмәләр вакытында умрау сөяген сындырды. Бу турыда ишетеп, Нариман үзе килде. Тагын сөю диңгезенә чумдылар. Әнфисә, ничек кенә үз-үзен эт итеп сүксә дә, аны үзеннән биздерә һәм үзе дә оныта алмады.
Кыз велосипед ярышларында катнашты. Мәскәү, Минск, Львов, Смоленск, Псков шәһәрләренә йөрде. Алдынгы урыннар яулады. Трек һәм велосипед буенча СССРның спорт мастеры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.
... Шулай ел артыннан ел уза торды. Килеп киткән саен Әнфисәнең Нариман өчен йөрәге өзелердәй булып кала иде. «Кайтасым килми. Ник иртә өйләндем? Ярату юк. Өйдә мәшхәр!» – дип аңлата иде ул үз хәлен. Бигрәк тә иң соңгы очрашуның һәр мизгеле гомере буена хәтерендә сакланды Әнфисәнең. Вокзалда басып торалар, поезд китәргә күп калмады. Икесенең күзләренә дә мөлдерәп яшь тулган.
– Син калма монда, үз ягыңа кайтып кит, мин гаиләмне ташлый алмыйм, – диде Нариман сак кына.
– Аңлыйм, мин үзем дә сине ике кечкенә сабыеңнан тартып алып, яши дә алмас идем, – дип җаваплады сөйгәне.
Кысып-кысып кочаклады аны Нариман. «Хуш!» – дигән сүз икесенең дә теленә берьюлы килде. Әнфисә поезд артыннан йөгермәде. Мәрмәр һәйкәл сыман озакка катып калды.
Ташкент – яшәр өчен бик матур шәһәр. Тик туган авылының һәр сукмагын, сөекле әнкәсен өзелеп сагынды кыз. Укуы бетү белән дә Башкортстанына кайтып китте. Уфада тренер булып эшләде. Район мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә керде. Тормышка чыгып, балалары туды. Яшьлегендәге Нариман йөрәгенең түрендә уелып калды.
27 елдан соң язмыш аларны тагын бер кат сөйләшергә дип кавыш­тырды. Күзгә-күз түгел! Замана галәмәте – Интернет табыштырды. Язышмаган серләре калмады. Күңел түренә Нариманга гына сөйләр өчен дип бөртекләп җыйды аларны Әнфисә.
– Син бәхетлеме? Кияүгә чык­тыңмы? Балаларың бармы?
– Әллә соң... Гомерем буе сайлаган эшемне яратып башкардым. Гаиләм тулы. Ләкин... Телефоннан сөйләшә алабызмы? – дип язды куркып кына Әнфисә.
– Була, була, әйдә сөйләшик.
Тавышын бик тә ишетәсе килде Әнфисәнең. Күңелгә бик-бик якын булган шул ук тавышмы? Әллә үзгәргәнме? Шул ук дисәң дә була. Тик озак еллар дәверендә тавышы калынайган гына.
– Бер соравым бар, Нариман, ник югалдың син? Мин бит телефоннан шәһәреңә сөйләшүгә заказ биреп карадым. Хат язарга була иде я килергә...
– Юк, Әнфисә, аннан инде мин синең яннан китәлмәс идем. Өченче балабыз туды, аларны мин ташлый алмый идем...
Һаман шул ук җавап. Бар да аңлашылып тора!
Телефоннан бер сөйләшкәндә бик зарланды ул:
– Казанда йорт төзи башладым. Әлеге дә баягы акча юклык муенны кисә. Бер катын салдым, икенчесенә җиткереп булмый гына бит. Кайда гына эшләмәдем! Кагыйдәсез көрәшләргә дә кереп киттем, тазалыгым бетте. Йөрәк тә шаяргалый. Озакламый кызыма никах укытасы бар.
– Кайсы айда? Минем кызның туе август уртасында.
– Безнең кызныкы ай башында.
– Туйдан соң синең янга – Казанга барам, – диде Әнфисә.
– Юк, мин үзем киләм, сезнең якта төпләнеп калган туганнарым да бар, шул хәйлә белән чыгып китәм.
Кызының туе алдыннан Әнфисә Уфага алданрак китте. Кичен Нариманга шалтыратты. Әллә эчкән, әллә болай үзе хисле иде.
– Мин сине яра-а-там! – дип колакны ярып аваз салды.
...Кызының туе көнне ул янәдән Нариманга шалтыратып алырга исәпләде. Физкультурачылар көне иде, котлыйсы килде. Телефонны хатыны алды.
– Нариманның йөрәге тибүдән туктады. Сез кем буласыз?
– Без бергә эшләгән идек, – дип кенә әйтә алды Әнфисә.
Нинди үкенеч! Алтмыш яше дә тулмаган! Бер тапкыр да очрашып, сөйләшеп утырып булмады...
Кызының туенда беркемгә бернәрсә сиздермәскә тырышуы бик авыр булды. Үзе еламаса да, күңеле дулап-котырынып елады. Ахирәте Гөлчәчәкне Нариманны күмгән җиргә баруын һәм дүрт кызыл роза салуын үтенде. Ә берничә көннән соң үзе дә барып кайтудан тыела алмады. Менә әле шунда китеп баруы аның. Яшьлек дусты Гөлчәчәк аны вокзалда көтеп алды.
Иртәгәсен ул зияратка китте. Ялгызына калырга кирәк иде шул Әнфисәнең. Көне буе утырды ул кабер янында. Тирә-якта беркем юк. Шомлы. Җансыз Нариманга бар уйларын сөйләде, кабер өстендәге әле чүп тә чыгарга өлгермәгән туфрагын сыйпады. Озак итеп көндәлеген кычкырмыйча, шым гына укыды. Күз алдыннан белем алган еллары, аннан кабат сөйләшүләре кино кадрлары кебек үтте дә үтте... Ләкин каберенә күз яшен төшермәде ул. Җебеп тормас бит инде!
Алтын көзләр үтеп, кара көзләр җитеп, суыта башлагач, эшләгән кабинеты тәрәзәсенә бер кош килеп кунды. Утыра да утыра, очып китми. Алып кереп караса, өшеп-туңып беткән, бахыр, ашарга да, эчәргә дә үрелмәде. Бер сәгатьтән соң үлде. Нариманның җаны аның белән хушлашырга килде, ахры.
Бу мәхәббәт тарихын укыганда күпләр уйлап куяр: ә кирәкме соң күптәнге күңел яраларын кабат яңартырга? Берәү дә ачык кына әйтә алмас. Һәр адәм баласы тик үзе генә, интегә-интегә, уйлана-уйлана, хәлен бераз җиңеләйтә ала...

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА

Фото: ГигаЧат ясалма зиһен ярдәмендә эшләнде

Күңел ярасы
Күңел ярасы
Автор:
Читайте нас