Төрлесеннән
27 Июня , 05:00

Кем ашы тәмлерәк?

Килен‑кайнана мөнәсәбәте кемнедер читләтеп үтә, бәгъзеләрнең җанына тия, авыр ярасына гомер буе «тоз» сибә. Һәркайсының — фәкать үз сәбәбе

Кем ашы тәмлерәк?Кем ашы тәмлерәк?
Кем ашы тәмлерәк?

Фирүзә (исемнәр үзгәртелде) күз төшмәслек кыз түгел иде. Мәктәптә үк дуслашып‑очрашып йөргән егетен армиядән көтеп алды. Гөрләтеп туй ясадылар. Әлегә үз почмаклары булмау сәбәпле, яшь ирнең әти‑әнисе белән бергә яши башладылар.
Сер түгел, кайнана киленне тәүдә үк ошатмады. Ни төсе, ни буе. Укуы да училище гына. Ата‑анасы гади эшчеләр, гомер бакый заводта «тузан суыралар». Юк, мондый килен турында хыялланмаган иде Гөлниса. Бай гаилә белән туганлашып, дошманнар күзен яндырып, дер селкетеп йөрергә тели иде дә бит… Ахмак улы күрде дә капланды шул нәмәстәкәйгә. Кыз беткән, диярсең. Улы Мирас исә чиксез бәхет диңгезендә йөзде. Ниһаять, сөеклесе белән кавыш­тылар. Башка беркем кирәкми аңа. Нәкъ җырдагыча: «Мин ул — син, ә син ул — мин…»
Яшь пар матур гына торып китте. Килен эш рәтен белә, анасы кызын йорт карау тәртибенә ярыйсы өйрәткән. Монысына аеруча үзәге көя Гөлнисаның. Ошамагач, ошамый инде бу кызый, нишләсен. Ире Фәнүр дә җае чыккан саен әйткәли: «Хатын, нигә җәберлисең килен балакайны. Килешмәгән бер җире юк. Тинтерәтмә яшьләрне!». Бичәсе кабынып ук китә: «Сине дә сихерләдеме әллә ул нечкә сыйрак? Кара аны!» Фәнүр кул гына селти. Әй, теләсәң ни эшлә. Синең белән бәйләнгән мин тинтәк…
Яшь ханым түзә. Әнкәсе дә сабыр итәргә куша. «Ике хатын бер аш бүлмәсенә сыймый инде ул, балам. Өйрәнер кайнанаң. Ярарга тырыш, каршы сүз әйтмә», — дип үгет‑нәсыйхәт бирә. Бик ярата шул Фирүзә Мирасын. Аның хакына түзәргә дә була. Тагын бер сере бар кәләшнең: йөрәге астында нарасыен йөртә ул. Аларның бәбиләре булачак! Бу хакта ишеткәч, яшь ирнең түбәсе күккә тиде. Фирүзәсен өрмәгән җиргә утыртмас булды. Көн аралаш дигәндәй сөеклесен күчтәнәчләр белән куандырды. Анасына бу бер дә ошамады, әлбәттә. «Без авырлы чакта күтәреп йөрүче булмады әле, яшәдек», -— дип «ысылдады».
Сабый дөньяга туды. Гаиләдәге шырпы төртсәң кабынырга торган хәлләргә исе китмәде аның. Барысына елмайды, нәни кулларын сузды. Әби кеше бик эремәде, билгеле. Текә басып, башын горур тотып йөрүен белде.
Килен тиз арада эшкә чыкты. «Икәүләп өйдә ятасызмы инде хәзер», — дип такылдаулар тәмам туйдырган иде аны. Бәләкәчне яслегә бирделәр.
Мирас еш кына эштән соң иптәш­ләре белән гәп сатып утыргалый башлады. Өйдә — тавыш. Я әнисе «пырх‑пырх» килә, я бала елый шунда… Соңгы вакытта хатыны да никтер үзгәрде. Суырылып‑ябы­гып, уйчанланып китте. Үзе берни дәшми. Ризык әзерләвенең дә рәте‑чираты чамалы. Эштән кайтуга өстәлгә куяр нәрсәсе юк диярлек. Ярый әле әнкәсе бар, тиз генә табынны тутырып ташлый…
Көннәрнең берендә ир эштән иртәрәк кайтты. Почта тартмасын ачты, гәзитләрне алды. Кисәк идәнгә ниндидер конверт килеп төште. Иелеп кулына алды. Сәер. Судтан. Әллә ялгыш салганнармы? Юк, адресы аларныкы. Түзмәде. Конвертны ачты… Нәрсә? Аерылышу буенча судка чакыру кәгазе?! Булмаганны. Кат‑кат карады ир язуны. Ничек инде, хатыны аерылырга гариза биргән булып чыга түгелме? Йөрәге дөрселдәп тибә, тыны кысылды. Кайтсын гына Фи­рүзәсе, бары да аңлашылыр…
Нарасыен күтәргән яшь ананы ире сөмсерләре коелып каршылады. «Бу ни?» Судтан җибәрелгән хатны күрүгә, хатын беразга каушады. Әмма тиз арада үзен кулга алды. Ишекне япты. Мирас янына килеп утырды. «Башта ук әйтмәгәнгә ачуланма. Безгә аерылышырга кирәк». Күзләрен зур ачып катып калган ир һични аңламады. Ничек инде аерылырга? Тиктомалдан. Нәрсә булган бу хатынга? Бар сорау­га яшь хатын бер җөмлә белән җаваплады: «Судта белерсең бөтенесен дә».
Ниһаять, җитте ул көн. Судка ир белән хатын чит‑ят кешеләрдәй аерым‑аерым килде. Судья, әлбәттә, яшь парны татулаштыру ягында иде. Гаилә башлыгы эчми, азып‑тузып йөрми. Хатыны күпләргә өлге булырлык. Өстәвенә кечкенәләре үсеп килә. Аны ничек ятим калдырмак кирәк? Аңлашылмый. Ни җитми бу яшьләргә?! Бер‑берен хурламыйлар да бит әле. Ир кеше аерылышуга риза түгел. Ханым үзенекен тукый: «Китәм! Аерыгыз». Күпне күргән судья аның саен үгетләде, төптән уйларга өндәде. Ниһаять, Фирүзәнең сабырлык җебе өзелде. Бөтен эчке хис‑тойгылары бергә ургылып чыкты. «Ярар. Сөйлим алайса. Тыңлагыз». Сөйләде. Ис‑акыллары китеп тыңлады Мирас. Я Хода, дияр иде мәрхүмә әбисе. Ишетмәгәнеңне ишет. Чәчләре үрә торды валлаһи. Ниләр генә яшеренмәгән хәләленең күңел түрендә. Баксаң, берни белми‑күрми йөргән Мирас. Эш шунда ки, кайнана киленен улы каршында начар хуҗабикә сыйфатында танытырга теләпме, «чистый сериал» майтарган. Яшь бичә пешергән ризыкларны чүплеккә түгеп, улы кайтыр алдыннан гына плитәгә аш утырта торган булган. Ә бит Мирас бичара Фирүзәне күп­ме кыерсытты шуның өчен, ялкау­лыкта гаепләде. Ояты ни тора. Шаккатмалы. Фирүзәкәй генәм, ничек түзде икән андый нахакка. Сөеклесен тәү күргәндәй булды Мирас. Сылу гына түгел, акыллы, сабыр, зирәк икән лә хатыны. Бала һәм ана арасын бозмас өчен, үзен фида кылыр дәрәҗәгә җитсен әле. Горурлыгы да әсир итте. Ай‑һай, бигрәк тәвәккәл, кыю икән Фирүзә. Күзләрендә хәтәр, зәһәр очкыннар «биешә», тавышы, кем әйтмешли, «бөереннән чыга». Аеруча матурланып китә ул мондый мәлдә.
Мирас хатынын яңадан яуларга, дигән анык фикергә килде. Фирүзә алдында ихлас гафу үтенде. «Ә әниең?» Бераз йомшый төшкән ханымның икеләнүе йөзенә чыккан. «Борчылма. Аның белән мин үзем сөйләшермен!» Катгый яңгыраган җавап барына нокта куйды сыман. Яшь пар килеште. Судья иркен тын алды. Бик шат иде ул гаилә өчен. Юк кына сәбәп аркасында челпәрәмә килә язды ич язмышлары. Адәм балалары ник үзара аңлаша, проблемаларны уртага салып сөйләшергә өйрәнми икән. Олысы олы, кечесе кече була белми. Мәктәптә үк гаиләдәге, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр буенча дәресләр кертелсә, комачауламас иде лә.
… Ана белән ул арасында җит­ди сөйләшү булды. Ниләр ха­кын­да бәянләнгәндер, билге­сез. Әңгәмә шаһитларсыз үт­те. Аңлашканнардыр, чит ке­­ше­­­ләр түгел ич… Гөлниса уй­чан­ла­нып‑моңсуланып калды бу сөйлә­шү­дән соң. Килененә, иренә бер­ кәлимә сүз дәшмәде, эчендәген тышка чыгармады. Яшь гаилә вакытлыча танышларының буш торган фатирына күчте. Чак бозылмый калган мөнәсәбәтләрне ныгытырга, йөрәк яраларын дәваларга кирәк иде. Икәү гадәттә тизрәк татулаша, өченчеләр комачауламаса…
Озакламый Мираска эшеннән фатир бирделәр. Икенчегә бәбиләре туды. Яшь ана тагын да матурланып, тулыланып китте. Ата‑аналарының хәлен даими белешеп тордылар. «Ерактагы кояш җылырак» дигәндәй, килен‑кайнана мөнәсәбәте дә яхшыга үзгәрде. Низаглар онытылды сыман. Гөлниса улының теге чактагы халәтен истән чыгармый. Җәнҗал куптарырга ниятләсә, тизрәк телен тешли. Киленне яратмыйм, дип малаеңнан колак каксаң...
Бәян ителгән вакыйгалардан соң ярыйсы гына вакыт узды. Мирас‑Фирүзә олыгайды, олпатланды. Балалары башлы‑күзле булды, һәркайсының үз куышы, үз дөньясы. Аларның хаталарын яшьләр кабатламасын иде. Теләге шул ата‑ананың. Хәер, адәм баласы сынауларын үз башыннан үткәрми канәгатьләнмидер ул. Абыну‑сөрлегүләрсез булмыйдыр. Аның каравы, киртәләрне җиңеп чыга алсаң, көч‑дәрманың арта, өмет чаткысы уяна. Булсын ул хата‑ялгышлыклар. Алар­ны төзәтә‑төзәтә яшибез ич­ дөньяларда. Кадере шунда гомеркәйләрнең…

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА

Автор:
Читайте нас