Әле яшьрәк чакларында да шулай бәйрәм рухы тудырырга теләп йөргән бер елны йөрәк формасында торт пешереп, аны чәчәкләр белән бизәгән иде. Ашавын ашадылар инде тортын, тик аның формасына да, ни өчен шундый икәненә игътибар бирүче табылмады. Уллары да үсеп килгән вакыт, тәмле ризык буларак кабул иттеләр. Ярый, анысына да бик хуш инде ул.
Менә хәзер балалар үсеп таралышты, өлкәненең үз гаиләсе, кечесе студент. Психологлар куркыта торган, буш оя синдромы башланып куймасын тагын! Тфү-тфү, әйттем исә кайттым дигәндәй. Әле күптән түгел генә гаилә дуслары аерылышты. Утыз ел бергә гомер итеп, ике бала үстер дә, олыгайган, бер-береңә таяныч булыр көнеңдә аеры-чаеры кил имеш. Уйлый китсәң, аларның тормышының рәте-чираты булмады инде, ир ужымга чыгып-чыгып керде, хатын да гаилә учагын дөрләтер өчен әллә ни зур көч сарыф итмәде сыман. Тәгаен генә әйтеп булмый, шулай да кая китсен инде хәзер, өйләнешкәч яшәр дип кабул итте сыман хатын статусын. Ә тормыш дигәнең шундый катлаулы...
Ничек кенә Гашыйклар көне белән ирен тәбрикләргә, араларны якынайтырдай берәр гамәл табарга соң?! Мәзәкләрдә сөйләнгәнчә, әллә челтәрле эчке кием алыргамы. Әй, булмаганны! Мондый да авыр мәсьәлә булыр икән, гомер иткән иреңә бүләк алу.
Дөресен әйткәндә, аларның бүләк бирешмәгәненә дә ничә ел бит инде?! Соң әле акчасы житми, әле вакыты дигәндәй. Ничә ел ипотека түләделәр, анда бүләк кайгысы идеме соң?! Аеныкын айга банкка бирәсеңне саныйсың. И гомер, түләделәр, жиңделәр ул аждаһаны да! Ничә ел каешны кысып буып, як-якка карамый гына, кибеттән бары тик иң мөһимен генә алып яшәделәр.
Үтте инде ул вакыт, гадәт китми диюләре шулмы икән, менә хәзер иреңә бүләк ала белми интек инде. Ватанны саклаучылар көне түгел бит, ир-егетләр өчен кирәк-ярак алып кына котыла торганы түгел, һушны алырдае, Галиянең бүген дә Альбертка карата мөнәсәбәтен белдерердәе булырга тиеш ул бүләк дигәнең!
“Мин сине яратам” дип язылган йомшак уенчык йөрәк алсаң, жиңел генә котылу була инде ул. “Моны баш астына салып ятаргамы дип?» - аптыратыр тагын. Бүләкнең яме китәр, ярар ла ачуланышып ук китмәсәләр...
И Ходаем, кем белгән бит бүләк сайлауның шушылай авыр буласын! Шулай йөри торгач, февраль башланганын сизми дә калды Галия. Эштә дә төрле борчулар булып алды, аннары салкын тидереп авырып китте. Бүләк кайгысы баштан чыгып торды. Ә 14 февраль көнне уйламаган жирдән авылга кайтырга туры килде... Сөйли башлагач, барысын да сөйлим инде.
Төш вакытын кайтып керде алар авылга. Күрешеп, хәл-әхвәл белешкәч, тамак туйдырып, чәйләп алгач, ир-егетләр ишек алдыннан кар түгәргә ашыкты. Быелгы кар-бураннар бөтен жирне тигезләп, кайда таудай өеп абзар-мунчага бармаслык итеп күмеп киткән. Ишек алдына мал-туар чыгарырлык та урын калмаган. Ис китмәле яуган икән кар!
Хатын-кызның эше өйдә житәрлек, бергәләшеп жыелганда бәлеш салмый мөмкин түгел, куян бәлеше белән сыйлансыннар әле мунчадан соң!
Инде караңгы төшеп, күккә түгәрәк ай калыккач, йолдызлар сибелгәч, Галия ишек алдына чыкты да, әлеге сихри гүзәллеккә сокланып тын калды. Күктә йолдызлар, жирдә кар бөртекләре елмая! Гүя әкият иленә, юк ла, яшьлегенә кайтты ул! “Каракаем, матурым, чык әле! Әйдә урамда йөреп киләбез!”
Ни хикмәт, Альберты карышып тормады. Житәкләшеп, урам буйлап киттеләр, иреннәрдән елмаю китми, рәхә-әт! Таныш урам, таныш түгел дә йортлар! Бу юллардан алар яшь чакта аз атламады да бит, инде өйләр генә икенче. Тик бу турыда уйлыйсы килми, 17 яшьлек Галия буласы килә.
“Әни 11гә кадәр генә рөхсәт бирде, сәгатеңне караштырып тор. Соңга калмыйк кайтырга!”
Альберт та уенга катнашып китте: “Нәрсә, аннан соң каретаң – кабакка, табаныннан ут чыгарырдай атларың күсегә әйләнер дип куркасынмы әллә!” - дип шаяруга борды сүзне. Үзләре дә сизмәстән рәхәтләнеп көлешә башладылар, аннары йөгереп куышып киттеләр. Нәкъ яшьлектә инде! Кар бөртекләре тирә якта күз кыскандай жемелдәшә. Галиянең шушындый ак, жем-жем итеп торган күлмәк киясе килә иде бит! Карале, яшьлектәге әллә кайчан онытылган, вакыт тузаны астында калган хыяллар искә төшә башлады. Болар һәммәсе әле кичә генә булды сыман, әллә төштә инде!
Менә таныш борылма, инеш буена алып төшүче тыкырык. Эх, монда кар шундый биек! Бик теләсәң дә аларның очрашу урыны киң ябалдашлы карт өянке янына барып житәрлек түгел. Кызганыч... “Әйдә быел язын шушы инеш буенда очрашабыз!” – дип пышылдады Альберт, сөеклесен кочагына алып. Галиянең сөенечтән башлары әйләнеп киткәндәй булды. Нәкъ яшьлектәгечә, әллә бүгенге Галия белән Альберт серләште бу кичне, әллә яшьлектәге. Шундый да рәхәт жиңеллек биләп алды йөрәкләрен. Гашыйклар көне үз сихри төнен бүләк итте, ә күңелләрендә жыр тибрәлде:
Мәхәббәт яшьләрдә диләр
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олгайган көннәрдә дә.