Марина сабыр гына, кызлар белән үтемле итеп сөйләшә, аны берсүзсез тыңлыйлар. Уфаның Җәннәт мәдәни мәгърифәтчелек үзәге мөгалимәсе булып эшләгән, башкалада яшәгән ул.
‑ Октябрьскийга иремә ияреп килдем, ‑ дип башлады ул минем сорау тулы карашыма җавап итеп. - Рус мөселманы мин. Яшәү мохитем руслар, христианнар арасында булды. Бик күптәннән мине бу дөньяга ни өчен килүем, кая таба барырга икәне, нинди юл тәгаенләнгәне кызыксындыра иде. Үземнең күп кенә сорауларыма җавап, рухи азык эзләп, диннәр белән таныша башладым. Иудаизм, христиан, ислам...
Бер мизгелдә уйларым бөтен кешеләр дә бер Аллаһка ышанырга тиеш, дигән нәтиҗәгә китерде. Хәтта бер дә дингә ышанмаучы атеистны да Аллаһы яраткан, бар иткән бит! Акрынлап ислам кануннары белән таныштым: догалар, тәһәрәт алырга өйрәндем, ләкин ирем, гаиләм икенче диндә булгач, мин ислам динен кабул итүдән курыктым. Гаиләдә башлангыч сыйныфта укучы ике кызыбыз үсеп килә. Әти‑әниләр дә аңламас дип уйладым.
Мөгаен, тормыш шулай бер эздән баруын дәвам итәр иде, тик Марина автомобиль авариясенә эләгә, һәлакәттә ике кеше һәлак була. «Бәрелү мин утырган якка туры килде, могҗиза белән генә исән калдым. Машина эченнән тартып алдылар, юл буенда ятам. Күккә карыйм, яшәешемнең ахыры шушы микән ни?! «Лә илаһу иллаһ» дип туктаусыз кабатлыйм. Иман китергән кеше үлеп китсә оҗмахка эләгүен белә идем инде. Үләргә әзерләнеп ятам, башка төрле уйлар килә. Нәрсә калдырып китәм соң мин?! Гамәл дәфтәрем буш: намаз укымадым, ураза тотмадым. Ул мизгелләр күтәргесез авыр тоелды: «Я, Раббым, мине исән калдыр, ислам кабул итәр, намазга басар идем, балаларымны да үз юлыма өндәр идем», ‑ дип әманәт әйттем юл буенда ятканда, дип ихластан сөйли Марина.
Ходай кушуы буенча, ул исән‑сау кала. Билгеле, бик озак, тугыз ай буена хастаханәдә ятарга, дәваланырга туры килә. Шулай да Марина биргән сүзен онытмый. Аякка басуга мөселманча киенә һәм биш вакыт намазын калдырмый укый башлый. Тормыштагы мондый кискен борылышка гаиләсе, туганнары нык аптырый.
Иң элек бу үзгәрешләр Маринаның ире Сергейга ошый башлый: йортта сөю хисләре һәм хөрмәт, читләрдән карашы яшерелгән, баштан аяк очына кадәр ябулы кием, ә иң мөһиме хатынының аның турында кайгыртучанлыгы арта! Мөселман хатыны гаиләнең намусын саклап яши ич.
«Берәр ел узгач, иремә мөселман хатын‑кызына башка диндәге кеше белән яшәргә ярамаганын сөйли башладым, аерылышырга туры килер инде дип уфтандым», ‑ дип елмая Марина. Хатын‑кыз ничек йомшак сөйләсә дә иренең уена җиткерә. Ул китаплар укый, ислам дәресләре ала, мөселман дине белән таныша, мәчеткә йөри башлый. Намазга басмаса да, Сергей үзен мөселман дип таный.
Гаиләдә өченче сабый ‑ уллары туа. Марина ирен Һаман намазга басарга үгетли. Тик гаиләне тагын да зуррак сынау көткән икән, ире яман чир белән авырый башлый. Намазга басарга өлгермәсә дә ул зикерләр әйтә, догалар укый. Марина аны тәрбияли, көннәрен якты, иманлы итәргә тырыша. «Соңгы сулышынача Сергей үзен мөселман дип таныды. Ходай Тәгалә аны оҗмахка алгандыр дип ышанасым килә», ‑ диде Марина авыр көрсенеп һәм карашын читкә алды. Бераз тын торгач , сөйләвен дәвам итте:
‑ Мин дин юлына басу һәм башкаларга да шушы динне өйрәтү турында өстемә йөкләмә алган идем. Ниятемне тормышка ашырдым, Русия ислам университетында белем алдым. Минем диплом эше студент эшләре арасында өченче урын алды, ул «Заман мөселман хатын‑кызларына практик киңәшләр» дип аталды. Ни өчен бу теманы сайладыммы? Мөселман хатын‑кызы, гадәттә, күп балага тормыш бирә. Аның төп вакыты гаилә тәрбияләү, балалар үстерүгә арнала. Шуңа күрә йорт эшләре белән генә чикләнмичә, үзеңә дә игътибар бирү, шәхес буларак үсү, сәламәтлекне саклау, хәзерге психологларча әйткәндә, ресурсларны тулыландыру буенча киңәшләр тупланмасы дияргә дә була.
Марина Октябрьскийда туып үскән ир‑егет белән язмышын бәйләгән: «Ходаема бик рәхмәтлемен, тормышымда яхшы кеше очрады, балаларыма да, үземә дә ныклы терәк, ышаныч булды Рөстәм», ‑ дип бүгенгесенә әйләнеп кайтабыз. Җәмгыятьтә дә үз урынын тапкан, Мулла авылы мәчетендә хатын‑кызларга, балаларга ислам нуры тарата.