Аларны Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре үткәрә, хәвефсезлек кагыйдәләре һәм куркыныч янаганда ничек сакланырга кирәклеге турында сөйли.
Дәресләрнең берсе Октябрьский шәһәрендә узды, анда 12нче мәктәп кадетларына янгын хәвефсезлеге чаралары, төтен вакытында эвакуацияләү кагыйдәләре, янгын сүндергечләрне эксплуатацияләү кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Шулай ук авария-коткару эшләре ничек алып барылуы, нинди инструментлар кулланылуы, янгын сүндерүченең киеме һәм ут һәлакәтләренә ничек юл куймаска икәнлеге турында сөйләделәр. Гражданнар оборонасының барлыкка килү тарихы, аның максатлары һәм бурычлары турында сөйләштеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашулар һәм дәресләр үсеп килүче буында иминлек һәм тормышка, сәламәтлеккә һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру өчен мөһим.