Ришат Төхвәтуллинга Башкортостанның халык артисты исеме бирелде. Награданы җырчы бүген Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров кулынан алды.
Җырчы тәэсирләре белән уртаклашты һәм башкорт халык җыры «Элмәлек»не башкарды.
Ришат Төхвәтуллин Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында туып-үсә. Октябрьский шәһәре музыка училищесын һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.
Төхфәтуллин Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы лауреаты. 2018 елда «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды. Шулай ук «Татарстан Республикасының атказанган артисты» һәм «Татарстан Республикасының халык артисты» исемнәре белән бүләкләнде.
Фото: Олег Яровиков (БАШИНФОРМ)