Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 февраль , 12:00

«Милли ризык» фотоконкурсы

Күңелегезгә хуш килгән катнашучы өчен тавыш бирегез! Тавыш бирү 10 февральгә (12.00 сәгатькә) кадәр дәвам итәчәк

«Милли ризык» фотоконкурсы
«Милли ризык» фотоконкурсы

«Милли ризык» фотоконкурсы катнашучылары өчен тавыш бирәбез!

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Милли ризык» фотоконкурсы иң кызу этабына керде. 2 февраль көнне конкурска фотолар кабул итү тәмамланды. Бәйгедә 53 кеше катнашырга теләк белдерде. Бүген җиңүчене билгеләү максатында, катнашучылар өчен тавыш бирү башланды. Күңеленә хуш килгән конкурсант өчен безнең төркемдә булган һәркем 10 февральгә (12.00 сәгатькә) кадәр тавыш бирә ала.

Тавыш бирү өчен «Туган як» төркеменең махсус кушымтасын, ягъни шушы сылтамаларны

https://vk.com/app7198399_-118309628#poll67a05ed1529def5becf90e86

https://vk.com/app7198399_-118309628#poll67a0607a529def5becf90f0d

ачып, күңелегезгә якын конкурсантны сайларга кирәк. Конкурсантларның фотолары, бәйгедә катнашучылар күп булу сәбәпле, 2 блокка бүленгән.

Иң күп тавыш җыйган катнашучы конкурсның җиңүчесе булачак.

 

  • Җиңүче Мактау грамотасы, Кукмарада җитештерелгән аш-су җыелмасы белән бүләкләнәчәк.

 

  • 1, 2, 3нче урыннар өчен бүләкләр — яхшы сыйфатлы таба, яшелчә, җиләк-җимеш киптергече һәм чәй сервизы тапшырабыз.

 

  • Моннан тыш тагын иң күп тавыш җыйган 10 конкурсант махсус бүләккә ия булачак. 

 

  • Калган катнашучылар үзләренең фотолары белән А3 форматында стена календарьләре алачак.

 

  • Бүләксез беркем дә калмаячак!

Күңелегезгә хуш килгән катнашучы өчен тавыш бирегез!

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: