-11 °С
Болытлы
Кышкы салкын һава организмны кислородка баета, чыныктыра һәм иммунитетны ныгыта! Ак кар, күтәренке салкын һәм яхшы кәеф – кышкы уеннар өчен кирәкле бөтен нәрсә.
“Балачак унъеллыгы” чаралары кысаларында шимбә көнне, 18 гыйнварда, "Нур" клубы территориясендә балалар һәм өлкәннәр саф һавада рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр. "Кышкы күңел ачулар" уен программасы бик бай килеп чыкты - бию флешмобы, күңелле стартлар да," Допелки" җыр батлы да, аркан тартышу да, сөйкемле кунак Елан - Ел символы һәм, әлбәттә, татлы призлар да булды.
Шулай ук Татьяна Николаевнаны туган көне белән бердәм котладылар һәм аңа сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр!
Чарада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.