Кыз яугир кулына эләккән йомшак уенчыкны - аю баласын бәйләгән. Бу хакта "Журналист язмалары" telegram-каналы хәбәр итә.
"Җир калтырап торганда, минем талисман һәрвакыт янәшә. Бу йомшак уенчык алгы сызыкта минем дустым булды", - ди "Йосыф".
Балалар кулы белән ясалган бик күп шундый талисманнар махсус хәрби операциянең төрле юнәлешләре буенча җибәрелгән. Диана бәйләгән аю баласы «Йосыф»ны ут астында, FPV-дроннар һөҗүменнән саклаган, дошманның терәк пунктларын штурмлаганда да булган. Сугышчы үзенең талисманын шаяртып «Медьмедь» дип атый.
Яңа ел алдыннан "Йосыф" укучының әнисе белән элемтәгә керә һәм аңа бүләк алып килергә вәгъдә итә. Бәйрәм алдыннан ул чираттагы ялга кайта һәм талантлы кызга иҗат өчен җыелма: мольберт, буяулар, киндер һәм пумалалар алып килә.
Хәрби хезмәткәр бүләкне Яңа ел алдыннан ясаган. Диана җавап итеп сугышчыга үзенең яңа йомшак уенчыгын — «Дымка» кушаматлы куян бүләк иткән. "Йосыф " хәзер куян да аның янында булачак, дип белдергән.
Кызыл таң
Фото: «Журналист язмалары» telegram-каналы