Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар , 12:07

Илгизә Кәлимуллина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Илгизә Кәлимуллина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Илгизә Кәлимуллина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Туймазы районында яшәүче Илгизә әби Кәлимуллина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район хакимияте хәбәр итүенчә, Илгизә Габдрәкыйп кызы, олы яшьтә булуына карамастан, яхшы күрә һәм ишетә, язмышындагы барлык вакыйгаларны бик яхшы хәтерли.

Әбиебез 99 яшькә кадәр диярлек үзаллы хәрәкәт иткән, ялгыш егылып, бот сөяген имгәтеп бу мөмкинлеге чикләнгән. Әмма бу да әбигә ныклы холкын һәм каһарман рухын сакларга комачауламый, диләр хакимияттә. Илгизә Габдракыйп кызы үзе көчле булырга тормыш өйрәтте дип саный.

Илгизә Кәлимуллинаның әти-әнисе 1936 елда Чапай авылына нигез салучыларның берсе була. Бөек Ватан сугышыннан соң әтисен югалткач, ул үз гаиләсенең төп терәге була, авыр тире-күн эшкәртү белән шөгыльләнә. Кибет мөдире, авыл старостасы була, җәмәгать эшләрен актив алып бара, бәйрәмнәр оештыра, авылдашлары өчен абруйлы ханым була.

Ире Сәмигулла Шәфыйк улы белән дүрт кыз һәм бер ул үстерәләр. Аның 13 оныгы һәм 19 туруны бар. Балалар сөйләвенчә, Илгизә Габдрәкыйп кызы һәрвакыт кояш чыкканчы торган, гимнастика эшләгән, 85 яшькә кадәр сыер асраган һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Үзе гомер буе һәрьяклап тәртипле, пөхтә булган, балаларын да хезмәт сөючән итеп тәрбияләгән.

Өмет

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: