-11 °С
Болытлы
Башкортстанда быел 1 гыйнвардан 18 гыйнварга кадәр дөньяга килгән балаларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар.
Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.
Иң сирәк кызлар исемнәре - Гөлсайда, Гавхара, Мөнәввәрә, Рианна һәм Аринэ. Малайларныкы - Маттео, Аладдин, Джуляйбиб, Илнат һәм Ирлан.
Кызларның иң популяр исемнәре - Әминә (448), София (396), Ева (387), Эмилия (381) һәм Арина (362). Малайларда - Әмир (566), Тимур (358), Артем һәм Марк (356шар), Эмир (343).
Фото: Башинформ