Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 апрель 2022, 09:37

Жириновский вафат...

Аның гомере озайлы авыр чирдән өзелде.  

Жириновский вафат...
Жириновский вафат...

ЛДПР лидеры һәм Дәүләт Думасында партия фракциясен җитәкләүче Владимир Жириновскийның гомере озайлы авыр чирдән өзелде. Бу хакта бүген үзенең телеграм-каналында Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.

«Сәләтле сәясәтче. Дөньяны тирән аңлаучы һәм күп нәрсәне алдан күрә белүче кеше иде ул. ЛДПР фракциясе лидеры буларак ул һәрчак вакыйгалар үзәгендә кайнады», – дип язды Володин.

Пария буенча коллегалары да Жириновскийның үлемен исбатлады.

«Русия өчен, аның фикердәшләре өчен бу зур югалту. Илебез тарихын язуда аның өлеше зур булды», – диләр алар.

Владимир Жириновскийга 75 яшь иде. Аны, коронавирустан каты чирли башлагач, 2 февральдә Мәскәүнең Үзәк клиник дәваханәсенә алып киттеләр. Март ахырында ЛДПР лидеры септик шок хәлендә, аның үпкәсе эшләми башлаган дип язганнар иде. 25 мартта хәтта үлгән дигән ялган хәбәр дә таралды...

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: