Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 март 2022, 16:32

Матур бер җыр булып калсын иде күңелләрдә мәктәп еллары...

Матур бер җыр булып калсын иде Күңелләрдә мәктәп еллары... дип җырлана бер җырда. Мин моңа, шушы араларда укытучыларым, классташларым белән әңгәмәләшкәндә ныклап инандым. Сөйләгәннәрнең 90 проценты — позитив рәвештә. Үпкәләр бар, юк түгел, мәктәпкә, укытучыларга, классташларга карата. Ләкин алар йә онытылган, йә еллар дәвамында гафу ителгән. Күбрәк очракта сорауларга җавап гомер дәвамында алынган. Шуңа шулай. Кайбер классташларымның язмышына тукталып китәсе килә. Ничек яшәгәннәр? Бу дөньяда урыннарын тапканнармы?

Матур бер җыр булып калсын иде күңелләрдә мәктәп еллары...
Матур бер җыр булып калсын иде күңелләрдә мәктәп еллары...

...36 ел буена күрше республика — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә үз авылыбыз кызы Гүзәл белән гомер иткән Наил турында сөйлим әле. Утыра үз офисында бик кәнагәть кыяфәттә 60 яшьлек бер абзый. Каршында 2 компьютер, эш барышын күзәтә. Җай гына эшен башкара, гомер юлына йомгак ясый. Төп эшне инде улы башкара, аңа ышанып тапшырган ул. Урамда күрсәм дә таныр идем, шул элекке минем классташ Наил, тамчы да үзгәрмәгән. Укытучылардан Даим абый турында бик теләп сөйләде.

— Даим абый бит ул үзебезнең кеше иде. Безгә кыен булмасын дип, туп-турыга әйтеп әрләми, урап-урап, юмор катыш. Басуда эшлибез. Ашыйбыз да, читкә китәбез. Арабызда тәмәке көйрәткән малайлар бар иде. «Учагыгыз юк, төтенегез күренде, егетләр!» — дия иде.

Биология, химия укытучысы Асия апаны искә төшереп ала. Мин хәтерләмим, ә Наилнең бик яхшы исендә икән: химия дәресендә шартлый язганбыз. Тәҗрибә үткәргәндә. Шартлаганбыз инде, күккә генә очмаганбыз. Барыбыз да, укытучыга кадәр, куркуыбыздан идәнгә сузылып ятканбыз. Алла саклаган...

— Безнең класс малайлары тәртипсез булганга, безгә директор кабинеты каршындагы бүлмәне бирделәр, — дип дәвам итә Наил бик җитди генә. Тәртип бозып, «икеле» алып торабыз, директор кабинетына кертә торалар. Камил абый Ишкильдин бик тә усал иде. Аңардан да, завуч Ләлә ападан да бик курка идек. Математика укытучысы Венера апаны, Асия ападан соң химия укыткан Әнисә апаларны бик яхшы хәтерлим, ихтирам белән искә алам.

Классташларны сөйләп китә. Илдар бик кызык карикатура төшерә дә, дәрес вакытында класс буйлап җибәрә икән. Карыйбыз да, көләбез. Укытучылардан эләгә. Сагынып Илфир турында сөйли. Бу дөньяда арабызда юк инде ул. Аның белән дуслыклары турында сөйли Наил. Дәрестән соң да еш бергә йөргәннәр. Класста Азат исемле малай бар иде. Теге гел мине укытучылар тәрбияләр өчен аның янына утырткан малай. Теле озын булганга, Фәһим белән Наилдән аңа еш кына эләккән ди. «Кулны сындырасыз бит инде!» — дип кычкырып ята икән бер мәл. Чынында да кулы сынган булган, гаепләре өчен малайларны авыл Советына алып төшеп әрләгәннәр. Акылга утырту моның белән генә бетмәгән, Азат шулай гел тукмалып торган икән бит. Ул да бу якты дөньяларда юк инде. Күршеләрем Марат белән Илдар, А классыннан Нурия, Рәшит, Гөлфия, Зөлфияләр дә бакыйлыкка күчте. Урыннары оҗмахта булсын!

…Үз тормыш юлыңнан акрын гына атлый бирәсең. Тирә-ягыңда якыннарың, дусларың сине озатып бара, тормыш авырлыклары шуңа җиңелрәк тоела. Ә инде иске дуслар, гомер үтеп бетте дигәндә генә килеп чыкса, бөтенләй аптырашта каласың. Ул чакта болай да артык хисләнә башлаган күңел әллә нишли, истәлекләрне күңелең төпкеленнән чокып чыгарырга, тәртипкә салырга тотынасың. Мине дә дөнья бетереп сабый чак ахирәте Зилә эзләгән булып чыкты. Хәзер Интернет заманы, кеше, печән өемендәге энә түгел, аны табу берни түгел. 8 ел элек, «Туган як» гәзитендә эшләгән вакытта очраштык. Утырабыз шулай: бөтенләй таныш булмаган кешеләр кебек. Кырык ел үтеп киткән бит, үзе бер гомер! Бер кич һәм төн буе сөйләштек. Шунысы кызык: балачак хатирәләре бик яхшы сакланган, ә икебез дә бер-беребезне өйрәнергә, белергә тырышабыз. Бергә җитәкләшеп мәктәптән кайтулар, кичләрен көтү каршылау, бозау эзләүләр, кызыклы уеннар! Шул бер гөнаһсыз сабый чаклардан соң никадәр су кичелгән.

Зилә, икенче урамнан булса да, беренчегә баргач та, без бик дуслашып киттек. Ә инде аның урамыбызга күчеп килүенә (әтисе башка хатын белән чуала башлаганга әнисе, кызын җитәкләп, әтисе йортына кайтып китүне хуп күрде) миннән ныграк сөенгән кеше булмагандыр. Тик ул үзе күпме моңа кайгырган булган икән, мин моны әле генә аңлыйм. Шул чакта дусыма да, якыннарына да авыр булгандыр аның. Картәнисе көн дә тәмле ризыклар белән сыйлап та караган, картәтисе, атына утыртып, гел үзе белән йөртергә тырышкан. Әтисе дә башта килгәләгән. Көчле куллары белән күккә чөеп: «Кызыкаем, матурым, шундый сагындым» диюләре, күзләреннән, битеннән үбүе, иркәләвеннән дә зур бәхет юктыр кебек тоелган. Тәмле кәнфитләр, алмалар алып килгән үзе. Тик әти кеше кайтып китсә, дөнья тагы буп-буш кала сыман тоелган. «Әни, әйдә әти янына кайтыйк», — дип елагандыр кебек миңа ул. Беркем дә сәбәбен аңлатмаган шунда! Тик еллар үткәч, очрашкан вакытта әтисе, күзләренә тыгылган яшьләрен сөртә-сөртә, барын да аңлатып биргән. Хыянәтен күтәрә алмаган Маһира апа иренең.

Зилә, бәлки, балалыгы белән боларны алай ук кичермәс, уен белән онытылыр да иде, ләкин миннән башка бар балаларның да аны чит-ят итүе бик комачаулаган бит. Урамга чыгу белән тәртипсез малай һәм кызлар аны үртәргә тотынган, кайберләре сугыша ук башлаган. Беркөн ул түзмәгән:

— Үтереп бетерәм барыгызны, китегез безнең өй яныннан! — дип ачыргаланып кычкырган, аларга таш, таяк ыргыткан. Шул усаллык күрсәткәнен генә көткәннәр диярсең, ниһаять, тынганнар. Алай гына да түгел, уйнарга да чакыра башлаганнар. Шулай тормыш җайланып бетте дигәндә, әнисе район үзәгендә төзелешкә урнаша. Озакламый бер бүлмәле фатир да бирәләр. Болай да әтисез китек күңелле Зиләсен, әнисез дә итәсе килмичә, үз янына ала. Кызчык өчен бөтенләй яңа шәһәр тормышы башлана. Гомеренең бу өлешендә үз кыенлыклары булгандыр, ләкин балачак авырлыклары җиңелрәк кичерелә, тизрәк онытыла шул. Гомумән, кеше тормышы, уйласаң, бер китап язарлык. Җир шарында алты-җиде миллиардлап кеше яши. Шуларның һәрберсе турында аерым әсәр язсаң, барысы да кызыклы йә кызганыч булачак. Зилә язмышы да үзенә бер төрле, тик кызык якларыннан кызганычлары күбрәктер.

… Авылга туганнары барында еш кайтып йөргән Зилә. Мин үзем дә озакламый икенче урамга торырга киттем. Әтием үлгәч, картәни белән картәти йортына күченеп, бергә тора башладык. Зилә белән дә очрашулар һаман сирәгәйде. Яшьлектә яңа дуслар тиз табыла шул. Аның да искеләрен яңалары алыштыргандыр. Ике улы бар Зилә ахирәтемнең, әнисе исән. Шунысы кызык: әтисенең икенче хатыныннан туган улы аны 30 елдан соң килеп таба. Хәзер алар бер-берсенә кунакка йөрешә. Әйтерсең гел бергә булганнар!

Зилә белән шул еллардан соң яңадан дусбыз. Бер җәйне әнисе белән авылга безгә кайттылар. Бергәләп җиләккә тауга мендек, туйганчы сөйләштек-серләштек. Тормышында авырлыклар күп күргәнгәме, көчле зат булып җитешкән, үзен тыныч тота, файдалы киңәшләре белән һәрчак ярдәм итә.

... Балачак һәм гомерлек дустым Әлфия турында да аерым сөйләми булдыралмыйм. Ул минем гомерем буена янәшәмдә генә булды. Спортка мәхәббәт уянуга безнең физкультура укытучысы Камил Сәгъдәт улы Галиуллинга бурычлы адашым. Кызның спортка сәләтен күреп, 3нче сыйныфтан ук ярышларга йөртә башлый тәҗрибәле педагог. Катнаштырыр өчен түгел, кечкенә йөрәгендәге очкынны кабындырып җибәрер өчен. Урта һәм югары классларда укыганда инде ул туган мәктәбе күрсәткечләрен спорт буенча күтәрүгә ирешә: һәр ярышта призлы урыннар яулый. Шул чакта алган Мактау кәгазьләре бүгенгә кадәр сакланган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа шәһәрендә бухгалтерлар курсын тәмамлый. Спорт секциясенә дә йөри. Язмыш җиле яшь кызны Үзбәкстанга, Ташкент шәһәренә алып китә. Электр аппаратлары заводына эшкә керә ул, ләкин күңеле һаман спортка тарта. «Локоматив» спорт җәмгыятенә велосипедчылар бүлегенә язылып шөгыльләнә башлый.

— Троллейбус депосына спорт буенча инструктор булып урнашкач кына, үз урынымны тапканымны аңладым. Эшчеләр, инженерлар белән иртәнге күнегүләр, төрле шәһәрләргә аларны ярышларга йөртү кебек мәшәкатьләргә башым-аягым белән чумдым, — дип сөйли ул үзе.

Ташкент дәүләт физкультура институтына укырга керә. 1988 елны аны ул укытучы-тренер булып тәмамлый. Студент чорында велосипед ярышларында югары спортчы буларак катнаша. Мәскәү, Минск, Львов, Великие Луки, Смоленск, Псков шәһәрләренә йөри. 1, 2, 3 урыннар яулый. Трек һәм велосипед буенча СССРның спорт мастеры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

Туган як, әти-әни, туганнарын өзелеп сагыну аны яңадан Башкортстанга алып кайта. Озак еллар ул Кандраның 4нче мәктәбендә эшләде, хәзерге көндә 1нче мәктәптә физкультура дәресләрен укыта. 6нчы класста укыганда 4нче мәктәп каршындагы автобус тукталышында торганын хәтерли ул. Бала-чага йөгерә, уйный. Башыннан «Их, шушында физкультура укытсаң иде», — дигән уй чабып уза. Әнә шул балачак хыялы дустымның тормыш һәм язмыш үзәгендә булмадымы икән? Юкка гына Бишкурайның авыл тарихы китабына Даим абый Яушев Әлфия Наил кызын югары дәрәҗәле һөнәр ияләре рәтенә һәм велосипед буенча СССРның спорт мастеры буларак кертмәгәндер.

... Сигезенчене тәмамлагач, безнең класстан кайберләр чыгып китте, техникум, училищеларга укырга керде. Минем дә Бәләбәй педагогия училищесында укырга теләк бар иде, 10нан соң БДУга керү теләге көчлерәк булгандыр. Калдым. Киткән иптәшләр урынына Ярмунчадан кызлар, малайлар төште, аларны безнең класска куйдылар, «А»дан берәү дә китмәде, башкаларны да кушмадылар.

Безгә күрше авыл кыз һәм малайлары бик тә ошады. Алар белән галәмәт дуслашып киттек. Көн дә аларны мәктәпкә автобус төшерә, салкыннар башлангач, мәктәп интернатында яшиләр. Укытучылар да аларга карата яхшы мөгаләмәдә булды. Әйтерсең лә алар безнең мәктәптә, класста 10 ел буе укыган. Бала аеру юк иде ул заманда. Галия апа әйтмешли, балалар да, укытучылар да бер төсле, гади иделәр.

Интернатта буфет бар, ләкин төнгә аны биклиләр икән. Ә бала-чаганың нәкъ кич ашыйсы килә. Малайлар яклап кереп, чәй кайнатып, ипи белән шикәр алып ашыйлар икән. Моны сизгәннәр ахры, үзләре дә кич буфетны ачык калдыра башлаганнар. Болар турында Октябрьскийда гомер иткән Флүрә классташ сөйли. «Мәктәптә укыганда математиканы ярата идем, — ди ул. — Венера апа кыска-кыска мисаллар бирә, дәрескә берничә тапкыр. Һәрберсенә «бишле» алам. Тик билгене берне генә куя, журналда бер көнгә бер генә шакмак бирелгән бит. Туймазыга математика буенча олимпиадаларга, физкультурадан ярышларга җибәрәләр иде. Ике ел чит авылда уку бер дә кыен булмады, әллә зур класслар булганга, уку күңелле иде, кызлар белән малайлар арасында, малайлар белән малайлар, кызлар белән кызлар арасындагы кебек үк, ныклы булды.

Флүрәнең өендә дә булганым бар. Балалар, оныклар дип өзелеп тора, гаиләсе ныклы. Яхшы сүзе белән матур киңәшләр бирергә, юатырга, тынычландырырга оста.

Гүзәл күрше авылда яши. Гомер буе Себер якларында эшләп кайтып, әти-әнисенең ихатасына йорт бетереп кергән алар. Бик матур яшиләр. Бакчалары, өйләре урап чыкмаслык. Ярмунча авылы буйлап сузылган тауларга һушым китә минем. Иртән йокыдан уяну белән тауларга күз төшә. Халкы тырыш, эшчән монда гомер-гомергә.

10 класска Ярмунчадан 3 малай, 4 кыз төште. Рәзиф белән Гали гомерем буе гел күз алдымда булды, чөнки аларның балалары миндә укыды.

— Ярмунча 8-еллык мәктәбен тәмамлагач, 1977 елның 1 сентябрендә без Бишкурай мәктәбенә төштек. Бер колхоз булгач, таныш авыл, ләкин алай да азрак куркытты инде. Безне бар да әйбәт каршылагач, бераз тынычландык. Интернатка урнаштырдылар. Каравылчы Закуан абый, ашарга пешерүче Хәнә апа бик әйбәт кешеләр иде, алар белән тиз үк дуслашып киттек. Сентябрьдә уку башланмады әле, бәрәңгегә, чөгендергә эшкә йөрдек. Шул вакыт эчендә Илфир, Айдар, 2 Илдар белән дә дуслашып киттек. Үз кешеләргә әйләндек, шуңа бик кыен булмады. Класс җитәкчебез Зәримә апа иде. Ике ел сизелми дә узды. Мәктәп еллары гомер буе гел истә торды. Укытучылардан Даим абый, Ләлә һәм математик Әлфия апалар турында тик җылы, матур истәлекләр генә күңелдә саклана. 40 елдан соң очрашу миңа бик ошады. Ул бик кирәк иде, туйганчы сөйләштек, мәктәпне искә алдык. Күңел булды. Ярый барганмын әле! — дип сөйләде Рәзиф. Озак еллар НГДУ да эшләде ул.

Ә Гали китап укырга ярата иде. Ул миннән китап сорап, аркамны ручка белән тишеп бетә иде. Машиналар төзәтү буенча сервисы бар, уллары белән шунда эшли. Ә Федя 9 классны беткәч, Собханколга китте, анда училище тәмамлады. Кызлардан сары чәчле сөйкемле Фәюзәне хәтерлим. Мин аның белән башкаларга караганда ныграк дус идем. Татарстанда яши, очрашуга ул кайта алмады.

А классындагы Вәкил турында сөйләп китәм. Без аның белән бер ел алда ук мәктәпкә барып карадык, тик безне директор Камил абый, болай да ике класста да кеше артык, дип укырга алмады. Елап төшәбез икәү, Түбән очка табан, директор абый машинасында районга китеп бара. Безгә ул арттан куып бара кебек тоелды, тагын да кычкырыбрак еларга тотындык. Аның белән бәйле тагын бер хәлне бәян итәм. 9 классны беткәч, җәй көне Бишкурай белән Ярмөхәмәт арасындагы урманга А белән Б классы егетләрен утын әзерләргә җибәргәннәр.

— Шалашта кунып ятабыз. Мин азрак утын алып кайтырга дип әткинең аты белән барган идем. Төнлә Фаиз белән Илдар мине куркытырга уйлаган. Колак төбемдә «У-у-у-у!» дип, аю сыман улыйлар икән. Мин атымны саклап калыр өчен балта тотып ташланганмын. Ә аларның үз башлары кыйммәт! Туктатырга мәҗбүр булган алар мине. «Кызма, малай, бу без! Җәрәхәтли күрмә тагын безне!» — дип кычкыралар икән... — дип сөйләп алды.

Вәкил белән минем кебек үк бер ел алдан мәктәпкә барып караганнар булган икән. Аларны да алмаганнар. Аң дәрәҗәбез югары булгандырмы, өйдә тик торып арыганбыздырмы, әйтә алмыйм. Аларның берсе — Асия. Минем аңардан ешрак күргән кешем булмады соңгы 30-35 елда, чөнки без Кандрада яшәдек, алай гына да түгел, мин аның ике баласын да рус теленнән 5 класстан 9га кадәр укыттым. Ата-аналар җыелышына Асия килгән саен күрешә, сөйләшә идек.

Ул әле дә элеккечә, чатнап, янып, гел көлеп-көлдереп тора. 8нче класста ук безне «ташлап» мәктәптән генә түгел, авылдан ук чыгып китүенең серен оныткан булганмын, хәтергә төшерде. Аның әтисен «сукыр Әкрам» дия иделәр. Сукыр булса да кызына дәрес хәзерләргә булыша, чөнки ул укытучы булып эшләгән икән. Әнисе Галимә апа сыер сава иде. Асия башта әнисенә булышырга фермага йөри, ә 7нче класста исә үзенә дә бер группа сыер бирә башлыйлар. Кемне ял иттерә, кемнеңдер эше килеп чыга. Мәктәптә бу хәл укытучыларга ошамый, туп-туры шелтә сүзләрен кызга яудыралар гына! 8нче класста ул инде төртмә сүзләрдән арып, мәктәпне ташлап чыгып китәргә карар итә. Собханкулда штукатур-малярлар әзерли торган училищены да, 8 классны да тәмамлый. Озак та тормый, кияүгә дә чыгып китә.

— Мине, усал булгангадыр, тәртипсез малайлар белән иң алгы партага утырталар иде. Илдар белән утырган истә. Класста 3 Илдар, монысы рәсем төшерә торганы. Дәрес вакытында, тып-тын утырганда ул мине этеп җибәрә дә, мин парталар арасындагы рәткә «лап» итеп төшеп утырам. Үчен дә шәп алам! Икенче тапкыр, парта өстендәге ару гына калын китап белән башына «шап» итеп тондырам. Класс көлә, ә укытучы ападан миңа эләгә. «Асия, тынычлан!» — диләр, ә мин болай да тып-тыныч, үч алынды бит. 40 еллап вакыт узгач, Илдар белән туйда кодалар булып очраштык. «Асия, башыма китап белән гел тондыра торгач, мин гомергә миңгерәүләнеп калдым», — ди, оялмый да! Шаяра инде... Нишләп алай булсын, бер дигән гомер кичергәнен, ал-ял дими эшләгәнен беләм бит инде!

Бәләкәй классларда миннән Нурислам исемле малайга эләккән иде. Нәрсәдер дип үртәгәндер инде, ботыннан күтәреп алдым да, 2-3 парта үткәнче сөйрәп бардым үзен. Нәрсәдер ярамады, борыныннан кан китте бахырның. Куркуымнан йөгереп коридорга чыксам, укытучы Нурия апабыз килә. «Асия, нәстә булды?» — ди. «Сугыштым! — мин әйтәм. — Нурислам белән». «Кем җиңде?» — дип сорый. «Мин инде», — дим. «Исәнме соң? Кайда ул?» — дип сорый куркып кына. Ә мин герой! «Исән, — мин әйтәм, — нәрсә булсын!» Озакламый Нурислам фаҗигале рәвештә үлеп китте, башка сәбәп аркасында...

Асиянең хәтере шәп! Укытучыларның һәрберсен исем-шәрифләре, фамилияләре һәм холык-фигыльләре белән сөйләп китә. Үзбәкстаннан кайтып, рус теле укыткан Флюра апа турында, Рания, Әлфия, Рәисә, Тәскирә апалар турында...

Черчение дәресе, ди. Тәскирә апа физика фәненнән Асиядан нәрсәдер сорарга булган. «Апа, бу физика дәресе түгел, мин әле әзерләнмәдем!» — ди икән. Көндәлеген сорагач, битен ачып китереп бирә. Укытучы апа «икеле»не олы итеп чәпәп куя. Иң кыюларның да ушы китә. Ничек инде, курыкмыйча! Чынлап та, иң курыккан укытучыбыз иде ул Тәскирә апа...

Асия гел дөресен әйтә. «Ярый әле Фәрит заманында сиңа «җебегән» дигән, йөрер идең гел шундый булып», — дип көлә. Килешәм дә, юк та. Асия сөйләгәнчә, кеше сугыша башласа да, почмакка поса, укол ясасалар — агарып ката, сукмасалар да, курка торган булганмын үзем. Ләкин болай ук дип уйламыйм мин...

Асия сөйләгәннәрдән чыгып, йомгак ясыйм: мәктәп ул — гомереңнең сызып ташлап булмый торган бер бүлеге, анда кызыгы да, кызганычы да, үкенечле дә чаклары күп булган һәммәбезнең дә. Ул чакларны без сагынып та, ачынып та искә алабыз, чөнки ул безнең язмыш, безнең тормыш. Очрашу уздырып, аннан соң «Китап язам!» дип йөрәк яраларын кузгаткан булсам, мин алардан, башымны иеп, гафу сорыйм. Ә бәлки, күбесен озак еллар газаплы уйланулардан арындырганмындыр дигән өмет тә уянды әле. Вакыт күрсәтер барын да, җайга салыр әле...

Көн дә диярлек Әлфидә исемле классташтан смс-хатлар алам. Үзем дә язам. Татарча җырларга ныграк игътибар бирергә тырышам. Туган яктан читтә яшәде ул гомер буе. Красноярский ягында педагогик институтның физика-математика факультетын тәмамлады, гомер буе шул фәннәрне укытты, директор булып эшләде. Сагынадыр, сирәк кайта бит. Хәзер инде әти-әнисе дә гүр иясе. Зуррак классларда без бергә утыра идек. Мин аны физика белән математика гына яраткан дип торам, ә ул тарихтан башка бар фәннәрне дә үз күргән булып чыкты. Камил абыйның хезмәт дәресләре хәтерендә калган. Станокта агач шомартуны, металлдан өчпочмаклар ясауны, кинопроектордан фильмнар караганны хәтергә төшерде. Хәтта винтовкадан атуны яраткан. Асия апа химия белән биология укыта иде бит, нәрсәдер аңа исбатлый торгач: «Сезнең класста син, А да — Ирек кире беткән», — дигән икән, мактавы шул булгандырмы.

Сүзләрендә торганга шулай дигән бит инде ул алар турында. Ирек бик яхшы укыды, ул отличник иде. Шулай ук югары белем алды, Красноярскийда яши ул да. Очрашуга кайта алмадылар Әлфидә дә, Ирек тә. Әлфидә мәктәп ихатасында укытучылар торган өйгә кергән булып чыкты! Ул заманда без укытучыларны безгә ошамаган кешеләр дип кабул итә идек, инопланетянин сыманрак хәтта, алардан кыенсына, ояла идек бугай. Бер туганының дусты булып чыккан икән Зәримә апа. Әлфидә апасы белән укытучылар өендә алар белән чәйләр эчеп утырган.

Ул заманда телефоннар юк иде дибез. Әлфидә, кызлар белән шырпыга җеп сузып, тау буенда сөйләшеп йөргән. Беренче кәрәзле телефоннарны алар ясаган икән лә! Ә менә уйнарга бик яратканнар ул тәңгәлдә малайлар-кызлар. Бәкәлле уйнаганда күз белән каш арасына таяк тиеп, ярадан калган җөй әлегә кадәр сакланган, 40-50 ел вакыт узса да.

Нык-нык бәләкәй чактагы якын дусларымның берсе — Тау арты урамындагы күршем Резеда. Аның белән без озын-озын көннәрне бергә уйнап уздырганбыз. Ридаларның өенә уйнарга да бергә чапканбыз. Физәлия апа пешергән ипи безне тарткандырмы, җылылык сирпеп торгандырмы аларда, сәбәбе хәзер инде билгесез. Резеда белән без бер класста укыдык.

— Без Рима белән ярышып «5ле» ала идек, кемнеке күбрәк җыела. Ешрак ул җиңә иде. Класста синең (бу мин), Асия, Рима, Илдар, Венер, Илфирлар белән ныграк аралаша идем. Тәнәфесләрдә, кайсы бер дәресләрдә дә әле без чаша идек. Асия — атаман, мин дә аңардан калышмыйм. Ә син чып-чын ботаник идең, хәзергечә әйткәндә, укып кына утыра торган. Укытучылардан барын да яхшы хәтерлим. Математика укытучысы Ралина апа истә калган, бу фәнне ныграк яраткангадыр инде. 7 класста әти-әниләр белән бергә Уфага күчеп киттек. Баргач, кычкырыплар елый идем сезне, авылны сагынып. Шуның өстенә русча начар беләм. Ә менә математиканы төпле биргәннәрдер, Уфа тикле Уфада алгебра белән геометриядән бөтен вариант миннән күчерә иде.

... Резеда барыбыздан да кечерәк, ул 6 яшьтә үк мәктәпкә барган, безнең класска эләгер өчендер инде. Быел, киләсе ел башларында барыбызга 60 тулып, 70 ләрне башлыйбыз, аныкы юк әле! Аның белән без, күпләр кебек, 40 ел күрешми тормадык. Университетка бер елны кердек, Уфада гел очрашып тордык. 1 курстан соң Әстерханда очраштык хәтта. Ул да, мин дә стройотряд белән помидор җыярга барганбыз булып чыкты. Хәзер Уфада яши. Пенсиядә булса да, эшли әле. Туристик фирмасы бар, чит илләргә күп йөри. Очрашуга кайта алмады, чөнки кызының туе белән бер вакытка туры килде. Мин аның, үзебезнең бәләкәй чакларны хәтергә төшерергә тырышып, фотоларны кабат-кабат карыйм. Язмыш безне төрле төбәкләргә чәчсә дә, күңелебездә бер-беребезгә карата тик җылы хисләр генә сакланга сөенеп куям. Димәк, без балачак елларын онытмаганбыз! Сабый чагындагы хатирәләр җаннарыбызда тик яхшылык, җылылылык орлыклары булып сакланган.

Классташ булмаса да, балачак дусларымнан Финаны телгә алмый китәлмим. Каршы күршем бит ул минем. Минем янга әти-әнисе кертмәсә, башыннан ала юрган капланып безгә керә торган булган. Имеш, шулай аның кем икәнлеген танымыйлар берсе дә! Аның белән гомер буе очрашып, сөйләшеп йөрдек. Быел җәй Сәрәндәге өенә барырга туры килде. Ишек алды, бакчасы шау чәчәккә күмелгән! Җәй буе шулар белән, балалары, оныклары белән мәш килә. Тормышны, матурлыкны яратуы йөзенә чыккан!

А классында Рима дигән кыз бар иде. Сөйкемле, кыю булып хәтердә уелып калган. Гомер буе Себердә, гаиләсе белән Нижневартовскийда яшәгән, кунакханәдә повар булып эшләп, төрле Мактау кәгазьләре, бүләкләр алуга ирешкән, үз һөнәре буенча зур бәйгеләрдә катнашкан. 3 ел элек иренең туган авылы — Иске Кандрага кайтып төпләнгән, дөнья көтеп шунда яшиләр. Бер кыз, бер ул, оныклары — аларның куанычлары. Бик теләп балачак хатирәләре белән бүлеште.

— Бик бәләкәй чакларда тауда, ташлар тезеп, өйле уйный идек. Тауда олылар туплы уйнаганда безне йөгертәләр иде. Аннан үзебез дә уйный башладык: футбол, волейбол, баскетбол кебек уеннар. Әлфия, Гөлфия, Лилия, Илдар, Фаизлар белән. Таудан тәгәрәп төшеп уйнарга ярата идек. Үскәчрәк, сыер саклый идек. Әтки безгә көлгә күмәрдәй уртача бәрәңгеләрне әзерләп бирә, алып менеп китеп, күмеп ашыйбыз. Кыш көне кардан крепостьлар төзибез. Укытучы Галия апага рәхмәтлемен. Тыныч кына тәрбияли иде безне, әрләми генә. Әллә кайларга экскурсияләргә йөртте, Бишкурай тирәли бер чишмә, тау, урман калмады без йөрмәгән. Ләлә апаның карашыннан курка идем. Әлбәттә, ул бит завуч! Аңардан да курыкмагач соң! Укытучылар барысы да әйбәт иде, алар безгә белем генә бирмәде, гомер буена җитәрлек тормыш тәрбиясе дә бирде, — дип сөйләде.

Шулай ук А классыннан Фәридәнең тормыш һәм хезмәт юлы турында мин, мәктәпне тәмамлаганнан бирле, гел хәбәрдәр булып яшәдем. Ул, минем кебек үк, Кандра белән гомерен бәйләгән, 5 бала анасы, әле дә эшләп йөри. Ул безнең ике классны Уфага циркка алып барганнары турында сөйләде. Авыл баласына бу «ерак юл» (100 чакрымнан аз гына артык булыр) бик күп кыенлыклар тудырган, ул вакытта иң ерак барган җиребез Кандра белән Туймазы булгандыр. Ләкин башкалабыздагы цирк бинасының матурлыгы, программаның кызыклыгы, аннан планетарийда йолдызлар, планеталар турындагы мәгълүматлар, кафеда туклану, туңдырма ашаулар — бала аңында гомере буена җитәрлек итеп сакланып калган. А классының беренче укытучылары Фәүзия апаны телгә алды. Белемне төпле бирүе өчен аңа рәхмәтле. Гадел усал булуын да телгә алды. Физәлия өй эшен эшләп килмәгән. Иртәгәсен сарыклары кайтмый, аларны эзләгәненә сылтана. Эләккән үзенә! Еламый калмаган... Класс җитәкчеләре Галия апаны җылы сүзләр белән искә ала. Гади булуы, бала күңеленә авыр бәрелмәгәнлеге хәтерендә сакланган. Данисның озын чәчен алдыра алмый йөдәгәннәр икән. Ул заманда малайларда да озын чәч модага керде. Фаиз, Данис, Илдар, Илфирларның «клёш» балаклы чалбарлар киеп, озын чәч үстереп йөргәннәрен искә төшерде.

Сөйләгән бер классташ мәктәп еллары турында охшаш нәрсәләр сөйли, шул ук вакытта һәркемнең үз күзлеге. Тау арты Илдар мине, бер күзеңне кысыбрак, сынабрак карый идең дип аптыратты. Комсомолга кертмәгәннәр икән аны, моңа ул бик кайгырмаган булып чыкты. Аңарда иң шәп матай авылда беренче, техниканы башка малайларга караганда су кебек эчә иде. Шуңа да ул автотранспорт техникумын тәмамлап, Уфада да, Петербургта да үз эше бар машиналар өлкәсендә. Айдар, Флорид авылда яши, гаиләләре бик тату, олы йортларда бик матур дөнья көтәләр. Фәһим читтә йөри, Себер ягында. Очрашуга ул кайта алмады. Ләкин соңыннан телефоннан һәрвакыт сөйләшеп торды, хәтере шәп булуына шаккатмалы.

Римма, Әлфия, Гөлфинәләр бу дөньяда үз юлларын тапкан: үз эш-шөгыльләре, гаиләләре — ул һәм кызлары дигәндәй...

Венера белән Фәйрүзә гомер буе Октябрьскийда автоприбор заводында хезмәт салган. Әнүр Туймазыда гомер итә. Лилия, тәрбияче булып балалар бакчасында Октябрьскийда эшләгән, аннан гаиләсе белән Себердә яшәп, 4 еллап Туймазыга кайтканнарына. Данис Благовещенский шәһәрендә гомер итә, телефоннан хәл белешеп тора.

... Бу истәлекләр — гомер буе хәтердә сакланып торганнарның кайберләре генәдер әле. Иптәшләремне тыңлап, аларны бер җепкә тезү иде максатым. 60 яшьләргә җиткәндә үткән гомереңә борылып карарга күнеккән бит һәрбер кеше. Замандашлар, бәлки, аларда үзләрен күрер, уйланыр, йомгак ясар.

 

Әлфия Шәйхлисламова,

Туймазы районы, Кандра авылы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: