Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 февраль 2022, 12:40

Чәчәк таҗларында — күз нуры!

Чын сәләт ияләре, гадәттә, бик тыйнак була, диләр. Тасмалар белән чигү остасы Зәбирә Закуан кызы Хәлиуллина да шундыйлардан.

Чәчәк таҗларында — күз нуры!
Чәчәк таҗларында — күз нуры!

Үзе иҗат иткән эшләнмәләр турында ул сабыр-ипле итеп, гадәти шөгыль кебек кенә бәянли. Әмма фатирындагы бүлмә диварлары, диван өслекләре, өстәл-тумбочкаларда тезелгән бихисап сандагы бизәкләп чигелгән, искиткеч матур кул эшләренә күз салгач та аларга никадәр тырышлык, хезмәт һәм дә күңел җылысы салынганын сиземләргә мөмкин. Бу гүзәллек арасында үзеңне чып-чын картиналар патшалыгында сыман хис итәсең!

Әйтеп үтүемчә, шәһәрдәшебез төрле төстәге тасмалардан картиналар чигә. Аларда тасвирланган чәчәк-гөлләмәләрне, табигать күренешләрен, борынгы замокларны буяу белән дә аның кебек матурлап төшереп булмыйдыр ул. Күпме фантазия, күңел байлыгы, сабырлык кирәк бу эшкә. Останың коллекциясендә чигелгән пейзажлар һәм натюрмортлар, декоратив эшләнмәләр, мөселман шамаиллары бар.

Зәбирә Хәлиуллина тумышы белән Өязетамактан. Балачакта ук ул тегү-чигү, бәйләү, рәсем ясау белән мавыккан. Кул эшләренә һәвәслеге әнисеннән бирелгәндер дип фикерли. «Әниебез кешедә булмаган матур күлмәкләр тегә, ә өйне юк кына нәрсәләрдән дә күз явын алырлык итеп бизәп куя иде. Күршеләрнең безгә килеп, аларга сокланып караганнарын хәтерлим». Кызганычка каршы, Зәбирәгә 4 яшь булганда әниләре өч сабыен ятим калдырып, фани дөньядан китеп бара...

Ә тормыш үз җаена дәвам итә. Мәкаләм герое Салаватта повар һөнәренә укып чыга. 9 ел шунда яши, булачак тормыш иптәшен очратып, гаилә корып җибәрәләр. Берникадәр вакыттан Ырынбур якларына юлланалар. Анда Зәбирә шәл бәйләргә өйрәнә. Октябрьскийга күченеп килгәч тә шушы шөгылен ташламый, шәһәрдәшләрне йомшак, җылы бәйләм әйберләре белән куандыра. Авыр 90нчы елларда әлеге мавыгуы аңа гаилә бюджетын тәэмин итеп, балаларын үстерергә булыша. Язмыш җилләре тормыш иптәше белән юлларын аергач, Зәбирә ханымга берүзенә ике баласын (берсе — 7, икенчесе 16 яшьлек) аякка бастырырга туры килә. Һәм ул сынатмый, улы һәм кызына лаеклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгара.

— Ирле кешеләрдән ким булмаска тырыштым, — ди әңгәмәдәшем. — Салаваттан зур сумкага төяп алып кайтып, өр-яңадан эш итеп «паутинкалар» да сатарга туры килде. Улым әле дә ул вакытларны искә төшереп: «Әни, без ничек выживать иттек икән?», ди….

Билгеле сәбәпләр аркасында бәйли алмый башлагач, үзенә икенче шөгыль эзләргә тотына мәкаләм каһарманы. Башта муенсалар ясый, аннары инде пайеткалар белән эшләүгә күчә. «Әлеге шөгылемнең үз тарихы да бар, — ди ул. — Бервакыт шулай кызым бүләккә өстәл лампасы алып кайтты. Аны шатланып кабул иттем. Әмма нәрсәдер җитмәгән кебек тоелды. Уйланып торгач, кибеттән кирәкле материал сатып алып, лампаны үземә ошаганча бизәп куйдым. Бик матур килеп чыкты! Соңыннан инде кызым белән бергәләп кухня гарнитурын да шул рәвешле бизәдек. Яңа мавыгу шулай барлыкка килде». Бу чорда энәләр өчен изделиеләр, натюрмортлар, чәчәкле картиналар, дини эчтәлекле мөселман шамаиллары да иҗат итә кул остасы.

Тасмалар белән чигүгә исә 8 еллап элек килә. Нәтиҗәдә гүзәл пейзажлар, табигать күренешләре, чагу гөлләмәләр тасвирланган картиналар

туа. «Булачак иҗат җимешен башта күңелемдә күзаллыйм, — ди Зәбирә Закуан кызы. — Аннан рәсемен ясыйм да кәрзинен, чәчәкләрен чигәм. Арытаба бизәкләү гамәлләрен башкарам. Шул рәвешле гүзәл чәчәкләр яки башка бизәк рәвешендәге картина пәйда була. Гадәт буларак, зур эшләнмәләргә бер айга якын вакыт китә, уртачаларын исә якынча ике атна, ә иң бәләкәйләрен 2-3 көн эчендә эшлим. Менә бу картинада Франция замогы тасвирланган, чираттагысы аккошлар тугрылыгына багышланган. Чәчәкләрдән исә аеруча сиреньне чигәргә яратам».

Зәбирә Хәлиуллинаның күп эшләнмәләре шәһәр һәм республика күләмендәге күргәзмәләргә куелып, бүләкле урыннарга да лаек булган. Моны бихисап дипломнар, рәхмәт хатлары дәлилли. «Яраткан эш белән шөгыльләнү җанга шифа-тынычлык бирә, кәефне күтәрә, — ди оста. — Картиналарымның башкаларга да ошавына шатланам, алар туганнарның, дус-танышларның өйләрен дә бизи, иҗат җимешләремне якын кешеләремә ихлас күңелдән бүләк итәм».

Зәбирә ханымның кызы Гөлнара да кул эшләренә һәвәс икән. «Миннән дә остарак әле ул, — ди горурлык белән әни кеше. — Чигеп картиналар эшли башлавыма да нәкъ кызым сәбәпче булды. Тәүдә ул үзе чигеп карады, бик матур килеп чыкты. Мин булдыралмам дип шикләнсәм дә мине дә өйрәтте. Аның кулы мондый эшләргә бик ятышлы, коеп кына куя. Башкаларны да өйрәтә, аның ярдәмендә чын оста булып китүчеләр бар».

Мәкаләм герое балаларының уңган-тырыш, ярдәмчел, кешелекле булуына сөенеп яши. Кызы Гөлнара — диспетчер, улы Рамил НГДУ «Туймазынефть» идарәсендә инженер вазыйфасын башкара. Зәбирә ханымның өч оныгы бар, берсе институт тәмамлый, икенчесе университетның 2нче курсы студенты, өченчесе исә 1нче сыйныф укучысы. «Аллага шөкер, оныклар бик әйбәт, тәрбиялеләр. Балалар да мине һәрчак кайгыртып, хәл белешеп торалар, «Ярый әле син бар, әни!» диләр. Аларга игелекле җанлы булулары өчен рәхмәтлемен».

Әңгәмәбез ахырында Зәбирә ханым шәһәрдәшләргә теләкләрен дә җиткерде: «Иң мөһиме — исәнлек кирәк. Сәламәтлек булса барысы да була: эшкә дәрт, иҗатка илһам уяна. Тагын бер зур теләгем бар. Элек белемле, уңган-булдыклы кешеләргә хөрмәт зурдан иде. Хәзер укуның, хезмәтнең асылы югала, һәр нәрсә тәү чиратта акчага, таныш-белешлеккә корыла. Яраткан эшен бар күңелен биреп, намус белән башкарган һөнәр ияләренә ихтирам артсын иде...».

Үз чиратыбызда гүзәл, кабатланмас эшләнмәләрендә эчке дөньясының байлыгын, матурлыгын чагылдырган оста — Зәбирә Закуан кызына ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, алдагы көннәрендә дә якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп матур гомер итүен теләп калабыз.

Искәрмә: Зәбирә Хәлиуллинаның кул эшләнмәләре белән шушы сылтама аша танышырга мөмкин: https://vk.com/id318820863.

 

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

 

 

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: