Фәридә:
— Бик тә кирәк бәйрәм! Әтиле булу – искиткеч зур бәхет ул. Гел яклаучы, саклаучы канаты астындасың дигән сүз. Минем сөекле әткәем 78 яшендә дөнья куйды. Шул хәтле игелекле, ярдәмчел кеше иде! Бүгенгәчә сагынып искә алам, рәхмәтләр укыйм аңа. Әнием белән шундый пар килгәннәр, икесе дә кеше өчен җаннарын бирергә әзер иделәр. Искитмәле хәл: әтиебез вафат булган туганнарының балаларын да карады, гел ярдәмләшеп торды. Күршеләргә кадәр булыша, хәтта йортлар салыша иде. Нинди олы җанлы Кеше булган кадерлебез! Горурланам, сөенәм аның кызы булганыма... Кайберәүләргә аптырыйм: ата-аналарын хурлап туялмыйлар. Ярамый алай. Дөньяга килүебез белән дә әти-әниләргә бурычлыбыз бит! Балалар олы сөю хисеннән туа. Башкача мөмкин дә түгелдер.
Заһит:
— Әтиләр көне дисез инде, ә? Тагын ниләр уйлап чыгарырлар микән?! Төчкергән көн, абынган-торып баскан көннәрне дә билгеләп үтә башларлар инде болайга киткәч... Артыгын кыланалар, минемчә. 23 февраль бәйрәме бар бит инде, бик җиткән шул. «Әти кеше авторитетын күтәрергә», дип сәбәп табалар. Әллә аталы гаиләләрдә гел әйбәт, тәртипле балалар гына үсәме? Юк бит! Кешенең үзеннән тора – эшләмичә, тырышмыйча берни дә майтарып булмый бу дөньяда. Череп баеган. «крутой» әтиле гаиләдә үскәннәрнең ниндиләре генә юк, уйласаң...
Сәкинә:
— Без әтисез үстек. Аталы кыз-малайлардан көнләшә, кимсенә идек. Бала-чагага икесе дә бик кирәк – әни дә, әти дә. Малай кеше атасына ияреп эшкә өйрәнә. Кызлар яклаучы таба. Булачак ирен дә әтисенә охшатып эзли диләр бит кыз баланы... Шулай икән, үткәрсеннәр ул Әтиләр көнен. Мәктәпләргә лаеклы гаилә башлыкларын чакырсыннар, чын ир-егетләр укучылар каршында чыгыш ясасыннар. Хезмәткә дә өйрәтсеннәр үсмер-малайларны. Киләчәктә яхшы гаилә корырлык егетләребез күбрәк булсын!
Марсель:
— Дөньяда иң-иң кадерле кешем – Әтием! Ул булмаса, нишләр идем, белмим... Эш шунда, әнекәем мине тапкач та каты авырган. Урын өстенә калган. Әтием аны да, мине дә карарга, эшкә дә йөгерергә өлгәшкән. «Акыллы башлар» табылган, билгеле, «яңадан тап-таза, шәп хатынга өйлән», дип үгетләгәннәр. Әтинең андыйларга җавабы бер булган: «Минем хатыным бар. Мин аны яратам. Миңа башка бер кеше дә кирәкми». Әнием вафатыннан соң да әтием аның истәлегенә тугры калды, язмышын миңа багышлады. Ир-ат кына түгел, хатын-кыз эшенә дә өйрәтте, аптырап торышлы түгел, «кайчан ашарга китерерләр», дип... Горурланам, чиксез яратам Әтиемне! Бәйрәм көнне гаиләм белән тәбрикләргә барабыз үзен. Хәерле озын гомерләр насыйп булсын газиземә.
Әнвәр:
— Әти тәрбиясе күрмәдем. Мин бәләкәй чакта ук үлеп киткән ул. Ярый әле туган тиешле абый эшкә өйрәтте, рәхмәт аңа. Тик барыбер да, ата кулында үсмәгәч, кыенга туры килде. Инде үз гаиләмне коргач, малайлар тугач та нык сиздерде әтисезлек. Шундый чаклар була, нишләргә белмисең. Абына-сөртенә өйрәнергә мәҗбүрсең. Һаман өйрәнәм, дөресен әйткәндә. «Әл дә малайлар әтиле килеш үсә», дип куанам... Бәйрәмгә килгәндә, булсын. Ир-атларга да котлау-мактаулар кирәк бит. Не помешает...
Илүсә:
— Ир дигәнем өч бала белән ташлап, чыгып китте. Бүтән шәһәрдә гаилә корды. Әллә нигә бер генә күренә. Ярый әле алиментларын түли. Шунысы җанны телгәли: балалар нык сагына әтиләрен. Көтеп алалар. Төннәрен, сабыйларымны җәлләп, елап чыгам. Әтиләр көне кирәк микән, дип тә уйландым үз алдыма. Бер карасаң, кирәкмидер кебек тоела. Гаиләсен җәберләгән, «яшел шешә»дән аерылмаган, бер җирдә эшләмичә, хатын җилкәсендә җан асраган бәндәләр күпме. «Ата» дияргә тел әйләнми андыйларга. Икенче яктан, үрнәкле ирләр дә юк түгел бит. Әнә, күршедә генә. Шундый да кайгыртучан, ипле гаилә башлыгы яши анда, белсәгез. Рәхмәт төшкере, минем малайларны да читләтми. Үзенекеләр белән паркка алып бара, уеннарда катнаштыра. Андый Әти котлауларга лаеклы, әлбәттә!
Рузилә
— Әткәем-әнкәем якты дөньяларда юк инде. Юксынам. Нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, аларга бурычлымын. Хезмәттән башканы белмәделәр кадерлеләрем. Әткәй ундүрт яшеннән үк эшли башлаган. Аның сыман тырыш, миһербанлы кеше сирәктер. Туган телгә кызыксыну, сөю хисен дә әтием тәрбияләде. Ана теле укытучысы булып китүемдә аның өлеше ифрат зур. Әтиләр көнендә исәннәрне генә түгел, мәрхүм газизләребезне дә хөрмәтләп искә алыйк, димен. Урыннары җәннәттә булсын, тыныч йокласыннар.
Халыкара Әтиләр көнендә шундый гореф-гадәт яшәп килә икән. Балалары әтиләренә төрле бүләкләр, шул исәптән кызыл розалар да алып килә. Ә инде ата кеше исән булмаса, ак розалар сатып алу канунлашкан. Шулай да иң мөһиме – догаларыбыз барып ирешсә иде мәрхүмнәр рухына. Һәм дә бәйрәм көннәрендә генә түгел...