Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 март 2021, 10:47

Нәүрүз — халкыбыз бәйрәме

Бервакыт түгәрәк өстәл артында милли йолалар турында әңгәмә коручылар арасында «Үз милли йолалары булмаган халык милләт була алмый», дигән фикер яңгырады.

Бервакыт түгәрәк өстәл артында милли йолалар турында әңгәмә коручылар арасында «Үз милли йолалары булмаган халык милләт була алмый», дигән фикер яңгырады.
Ул мине тирән уйга салды. Чынлап та бу шулаймы? Халыкны милли итү өчен нинди сыйфатлар кирәк? Беренчедән, дәүләте. Икенчедән, язма әдәбияты — мәдәнияте. Өченчедән, халыкның көнкүрешен күрсәтүче дәлилләр. Әлбәттә, монда борынгыдан бүгенге чорга килеп җиткән йолалары булган гореф-гадәтләре дә керә.
Шулай итеп, әлеге фикер дөрес булып чыга. Ә, гомумән, татарларда борынгыдан килгән йолалар күпме икән? Кем аны санаган? Җавап юк! Бу мине бик тә кызыксындырды. Әлбәттә, йолаларның күпчелеге безнең чорларга килеп җитә алмаган. Моңа сәбәпләре дә бихисап күп. Мәсәлән, совет заманында барча гореф-гадәтләрдән һәм дә диннән кешеләрне көчләп читләштерделәр. Хәтта еллык календарьда шимбә, якшәмбе көннәре дә, бу бәйрәмнәргә җитми башлады. Элекке йолаларыбыз әкрен генә халык күңеленнән җуела. Әмма татар халкының Сабан туе бәйрәмен бернинди дә киртәләр дә, чикләүләр дә туктата алмады. Борынгыдан ук килгән бу бәйрәмебез бик халыкчан, озын гомерле булып, бүгенге көннәргә кадәр килеп җитте, Аллаһка шөкер. Сабантуйны хәзер инде Русия биләмәләрендә генә түгел, чит илләрдә яшәгән татарларыбыз да бәйрәм итә. Ул дөньякүләм масштабка ия булды.
Ә менә Нәүрүз — төрки халыкларның Яңа елы совет чорында онытылып торды. Без аны һич кенә дә онытырга тиеш түгел. Уйлап карагыз әле, бу бит искиткеч гүзәл бәйрәм. Аның язгы чорда булуы да ни тора.
Төн белән көн тигезләшә. Алга таба көннәр озая бара. Карлар эри. Яшеллек күренә, кояш көннән-көн яктырак, җылырак була башлый. Безнең яклардан киткән кошлар кире әйләнеп кайта. Кошлар тавышына бала-чагаларның шау-гөр килүе кушыла. Бик матур манзара. Дөнья үзгәрә. Яңа көн, Яңа ел килгән кебек була.
Нәүрүз
Һәр ел саен Нәүрүз каршылыйбыз,
Гореф-гадәтләрне барлыйбыз.
Борынгыдан килгән йолаларны
Күз карасы кебек саклыйбыз.
Тузан баскан гасыр сукмагыннан
Бик сак кына кереп карыймын.
Һәм борынгы тамырларны барлап
Чал тарихның «чәчен» тарыймын.
Шул чагында рәхәт булып китә,
Дәвер капкалары катында.
Данлы еллар үткән бабайларның
Яшәеше тора каршымда.
Гореф-гадәтебез онытылмас
Һәр ел саен барлап баралсак.
Дога кылып изге рухларына
Киләчәк буын искә алачак.
Мәхәсим ЗАРИПОВ.
Читайте нас: