Туган як
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 март 2021, 12:14

Туймазы районында ике кеше янгын корбаны булган

Кичә Туймазы районы Түбән Троицкий авылының агач йортында чыккан янгынны сүндергәннән соң анда ир белән хатын гәүдәләре табылган.

Кичә Туймазы районы Түбән Троицкий авылының агач йортында чыккан янгынны сүндергәннән соң анда ир белән хатын гәүдәләре табылган.

Коткаручыларга янган бина турында сигнал 17:27 сәгатьтә килгән. "Янгын 18:29 сәгатьтә туктатылды, ачык яну 18:45 сәгатьтә сүндерелде", — дип аныклый алар.

Кызганычка каршы, янгында 56 яшьлек хатын һәм 60 яшьлек ир һәлак булган.

Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Соңрак аларны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе ачыклаячак.

Янгын төнлә дә чыкмаган, якты күздә кабынган. Ләкин аны, ни өчендер, күрүче дә, белүче дә булмаган...
Читайте нас: