Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 март 2021, 17:12

Яшәешебез уңайлы булсын

Урындагы башлангычларга булышлык итү программасы ярдәмендә юынтык су түгү системасын үткәрү Бәхет урамында яшәүчеләр тормышын тагын да уңайлырак итәчәк.

Урындагы башлангычларга булышлык итү программасы ярдәмендә юынтык су түгү системасын үткәрү Бәхет урамында яшәүчеләр тормышын тагын да уңайлырак итәчәк.
Мулла бистәсендәге Бәхет урамы моннан егерме ел элек барлыкка килгән. Шуннан бирле ул үзәк канализациясез яши. Йорт милекчеләренең һәркайсы мөстәкыйль рәвештә су түгү мәсьәләсен хәл итә.
— Без республикада Урындагы башлангычларга булышлык итү программасы барлыгын, шәһәребез халкының аннан уңышлы файдалануын белдек. Без дә анда катнашып, республика, шәһәр бюджеты бүлеп биргән финансларга, шулай ук үзебезнең һәм иганәчеләр акчасына урамда су түгү системасын үткәрергә ниятлибез. Бу шәхси төбәктәгеләрнең яшәү уңайлылыгын арттырачак һәм булган проблеманы хәл итәчәк, — дип аңлатты инициатив төркем вәкиле Гүзәл Махьянова.
Читайте нас: