Туган як
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 февраль 2021, 11:25

Профсоюз активистларын бүләкләделәр

Профсоюзлар йортында Башкортстанның профсоюз хезмәткәрләрен һәм профактивистларны хөрмәтләү тантанасы узды. Безнең шәһәрдән хакимиятнең архив бүлеге җитәкчесе, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының төбәк оешмасы рәисе Наталья Талипова Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Наталья Викторовнаны шушы бүләге белән котлыйбыз, киләчәктә дә хезмәт кешесен яклау буенча эшчәнлектә уңышлар телибез.

Профсоюзлар йортында Башкортстанның профсоюз хезмәткәрләрен һәм профактивистларны хөрмәтләү тантанасы узды.
Уңышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен алар лаеклы бүләкләр алды, ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре ишетте.
Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев, Дәүләт җыелышы — Корылтай рәисе урынбасары, Дәүләт җыелышында «Бердәм Русия» партиясе җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, шулай ук хезмәт коллективлары вәкилләре һәм профактивистлар катнашты.
Профсоюз хезмәткәрләрен бүләкләү республика профсоюзлары федерациясе гимны белән ачылды, бу чарага аерым бер тантана һәм әһәмиятлелек рухы бирде.
Башкортстанның Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко, кунакларны сәламләп, профсоюз хезмәткәрләре эшенең җәмгыять тормышында зур әһәмиятен билгеләде.
— Республиканың профсоюз активы — күп социаль проектларга ярдәм күрсәтүче, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуда мөһим роль уйнаучы һәм республикада социаль-икътисади тотрыклылык тәэмин итүче ныклы иҗади көч ул. Бу залда утыручыларның барысы да хезмәт кешеләренең язмышы өчен горурлык, хәстәрлек һәм җаваплылык тоя, — диде Гүзәл Мирошниченко.
Республиканың алдынгы профсоюз хезмәткәрләренә чара кунаклары тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Алар Гүзәл Мирошниченко белән бергә бүләкләр тапшырды.
Иллегә якын профсоюз хезмәткәре һәм активистлар Башкортстан Башлыгының, республика Хөкүмәтенең, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының, Дәүләт җыелышы — Корылтайның, Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Безнең шәһәрдән хакимиятнең архив бүлеге җитәкчесе, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының төбәк оешмасы рәисе Наталья Талипова Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Наталья Викторовнаны шушы бүләге белән котлыйбыз, киләчәктә дә хезмәт кешесен яклау буенча эшчәнлектә уңышлар телибез.
Читайте нас: