Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 февраль 2021, 13:10

Югары әзерлек тәртибенә үзгәрешләр кертелде

Документның яңа редакциясенә ярашлы, 65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнар өчен мотлак үзизоляция режимы 2021 елның 11 февралена кадәр саклана.Кинотеатрлар, театраль-концерт берләшмәләре, мәдәният йортлары санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәгәндә һәм залларның 70 проценттан артыгы тулмаганда гына эшли ала.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясенә ярашлы, 65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнар өчен мотлак үзизоляция режимы 2021 елның 11 февралена кадәр саклана.
Кинотеатрлар, театраль-концерт берләшмәләре, мәдәният йортлары санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәгәндә һәм залларның 70 проценттан артыгы тулмаганда гына эшли ала.
29 гыйнвардан төнге клублар (дискотекалар) һәм башка шундый объектлар санитар нормаларны катгый үтәгәндә һәм аларның тулылыгы 70 проценттан артмаганда гына эшли башлаячак.
Премьер-лига клублары арасында футбол буенча Русия чемпионаты матчларын үткәрү - трибуналар 85 проценттан артмаганда, Континенталь хоккей лигасы матчлары трибуналар тулылыгы 70 проценттан артмаганда рөхсәт ителә.
Һөнәри спорт командалары арасында башка матчлар, шулай ук башка ярышлар һәм спорт чаралары ачык һавада - тамашачы урыннары 85 проценттан, бина эчендә 70 проценттан артмаганда гына үткәреләчәк.
Гомум туклану оешмалары тәүлек әйләнәсенә эшли ала. Залга берьюлы керүчеләр санына да чикләү бетерелгән.
Җитәкчеләр дистанцион режимга күчерелүче һәм оешма эшчәнлеге өчен эш урынында булуы мөһим булган 65 яшьтән өлкән белгечләр санын үзләре билгели.
Республиканың дәүләт власте органнары һәм муниципалитетлар гражданнарны шәхси кабул итүне тергезә ала.
27 марттан санитар-эпидемиологик нәтиҗәсе булган һәм “Роспотребнадзор” таләпләрен үтәгән профилакторийлар, шифаханә-савыктыру, балаларны савыктыру, мәктәп янындагы лагерьлар, балаларның хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлаячак. Аларны ачуга әзерлек 1 мартта башлана.
8 февральдән республика вузлары көндезге укуга кайта.
Чыганак: kiziltan.ru/?PAGEN_1=3
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: