Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 гыйнвар 2021, 13:05

Радий Хәбиров Юллама белән мөрәҗәгать итә

Әлеге минутларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгате башланды.

Әлеге минутларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгате башланды.

Республика Башлыгының еллык Юлламасы - төбәк үсешенең төп юнәлешләрен сәяси һәм икътисади чынбарлыкны исәпкә алып, якындагы перспективада билгеләүче мөһим документ.

Юллама төбәк тормышының барлык аспектларын үз эченә ала - законнар базасы, икътисад, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының төрле тармаклары, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкә торышы.

Радий Хәбиров 2019 елның 10 декабрендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасында беренче тапкыр Юллама белән мөрәҗәгать итте. Гадәттә, республика Башлыгының Юлламасы ел ахырында, декабрьдә уза. Әмма, коронавирус инфекциясе таралу белән хәлне исәпкә алып, 2020 елның декабрендә Юллама алдагы елга күчерергә карар кылынды.

Туры трансляцияне БСТ, “Сәләм”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа” һәм UTV телеканалларында, шулай ук YouTube һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Читайте нас: