Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 гыйнвар 2021, 14:12

Башкортстанда яңа махсус икътисади зона барлыкка киләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Хөкүмәтенә технологияләрне үстерү һәм инновацияләр белән идарә итү өчен инновацион-технологик үзән булдыру турында Русия Хөкүмәтенә заявка әзерләп җибәрүне йөкләде.Анда махсус льготалы һәм административ шартлары булган резидентларның фәнни-технологик эшләнмәләре өчен инфраструктура формалаштырылачак. Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, максат — фәнни продукцияне коммерцияләштерү системасын эшләтеп җибәрү, аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру. Бу техник-гамәлгә кертү тибындагы икенче махсус икътисади зона булачак.Башкортстан Башлыгы, инвесторлар ягыннан, шул исәптән чит илләрдән дә, «Алга» сәнәгать тибындагы махсус икътисади зонага карата зур кызыксынуны исәпкә алып, Хөкүмәткә аның территориясен киңәйтү мөмкинлеген карарга кушты.- «Алга» мәйданчыклары резидентларны актив үзләштерә башлады. Быел анда 800 яңа эш урыны, киләсе елда тагын 2 меңгә якын эш урыны барлыкка киләчәк, - дип сөйләде Радий Хәбиров. Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Хөкүмәтенә технологияләрне үстерү һәм инновацияләр белән идарә итү өчен инновацион-технологик үзән булдыру турында Русия Хөкүмәтенә заявка әзерләп җибәрүне йөкләде.


Анда махсус льготалы һәм административ шартлары булган резидентларның фәнни-технологик эшләнмәләре өчен инфраструктура формалаштырылачак. Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, максат — фәнни продукцияне коммерцияләштерү системасын эшләтеп җибәрү, аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру. Бу техник-гамәлгә кертү тибындагы икенче махсус икътисади зона булачак.

Башкортстан Башлыгы, инвесторлар ягыннан, шул исәптән чит илләрдән дә, «Алга» сәнәгать тибындагы махсус икътисади зонага карата зур кызыксынуны исәпкә алып, Хөкүмәткә аның территориясен киңәйтү мөмкинлеген карарга кушты.

- «Алга» мәйданчыклары резидентларны актив үзләштерә башлады. Быел анда 800 яңа эш урыны, киләсе елда тагын 2 меңгә якын эш урыны барлыкка киләчәк, - дип сөйләде Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.
Читайте нас: