Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 сентябрь 2020, 18:48

Октябрьдә кемнәр байлыкка күмеләчәк?

Астрологлар йолдызнамәнең өч билгесенә зур акчалар вәгъдә итә.

Кыз билгесендә туганнар акча агымына әзер булсын. Аларның барысы да ал да гөл булмакчы! Тырышлыклары югары бәяләнер. Октябрьдә Кызның керемнәре кинәт арта башлаячак.

Игезәкләр өчен дә ифрат уңышлы ай көтелә. Хәтта бераз башлары әйләнеп китмәкче. Аларга үзләрен кулда тота, аек акыллы булып калырга өйрәнергә кирәк.

Арысланның көткән көннәре җитмәкче. Хезмәт хакыгызның артуын яисә хезмәт баскычында күтәрелергә теләгән идегезме? Рәхим итегез! Йолдызлар сезнең яклы. Авырлыклардан курыкмагыз, барысын да булдыра алачаксыз.

Фото: shopsmesi.ru

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: