Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 июль 2020, 16:32

«Чүп» реформасы — җитди мәсьәлә

Республика 2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте.

Республика 2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте.
Ул иң элек экологик хәлне яхшырту һәм табигатькә төшкән йөкләнешне бераз булса да киметү өчен булдырылды. Реформа рөхсәтсез чүплекләрне юк итү, калдыкларны мөмкин кадәр эшкәртү һәм чүплекләр җыелуга юл куймауны күздә тота. Әле дә редакциябезгә шәһәрдәшләрдән чүп-чарны җыю һәм моның өчен түләүләр турында сораулар килә. Бу уңайдан без чүп чыгару белән шөгыльләнүче «СпецЭкоТранс» җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек. Предприятиенең участок мастеры Евгений Лакомкин шәһәрдәшләр күтәргән мәсьәләләр буенча җавап бирде.
— Евгений Сергеевич, чүп чыгару өчен айлык түләү ничек исәпләнә?
— Ул түбәндәгечә исәпләнә: бу каты көнкүреш калдыклары туплану нормативына һәм торакта теркәлгән кешеләр санына тапкырланган тариф. Айлык түләү бер кешегә 70 сум тәшкил итә.
— Торак милекчеләре, анда теркәлгән кешеләр саны буенча мәгълүматлар кайдан алына?
— Әлеге белешмәләр идарә итүче компанияләр, торак-эксплуатация участоклары тарафыннан бирелде. Әгәр дә квитанциягездә теркәлүчеләр саны дөрес булмаса, күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә — гаилә составы турында белешмәне, шәхси йорттагыларга йорт китабын, ул булмаганда һәм бу йортта кешеләр теркәлмәсә, миграция хезмәтеннән белешмәне төбәк оператор офисына (адресы Северная урамы, 36нчы йорт) тапшырырга кирәк.
— Мәсәлән, торакта теркәлгән балалар башка урында яшәсә, ир вахта буенча эшләп, йортта даими тормаса, ә гаилә җәйне дачада үткәрсә, каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүне киметеп буламы?
— Бу очракларда исәпләү яңадан башкарылырга мөмкин. Моның өчен төбәк оператор офисына гариза белән тиешле документларны тапшырырга кирәк. Балага: уку йортыннан яисә эшләгән урыннан эш тәртибе язылган белешмә, вакытлыча теркәлү документы, вакытлыча яшәгән урыннан каты көнкүреш калдыкларны чыгару өчен түләүләр башкарылу турында наем килешүе. Вахта буенча эшләүче иргә: гаилә составы турында һәм эшләгән урыннан эш тәртибе язылган белешмәләр. Дачада яшәүче гаиләгә: гаилә составы турында һәм урам комитетыннан белешмәләр, ЭСКБдан исәпләү приборы буенча күрсәткечләр үзгәрмәве турында өземтә.
— Чүп савытлары кем тарафыннан сатып алына?
— Бүгенге көндә төбәк оператор иске, металл чүп савытларын яңа евроконтейнерларга алыштыра. Шәхси йортлар төбәгендә урындагы бюджет исәбенә чүп түгү мәйданчыклары зур күләмле калдыклар өчен бункерлар белән җиһазландырыла.
— Әгәр кеше бөтен чүбен бакчасында яисә дачасына алып барып яндырса, чүп чыгарган өчен түләмәскә мөмкинме?
— 2019 елдан башлап каты көнкүреш калдыклар әйләнеше өчен түләү коммуналь хезмәтләр эченә керде (җылылык, су, электр белән кулланган өчен түләүләр кебек). Халык чүпне махсус урыннарга түгәргә һәм моның өчен килгән квитанцияләрне вакытында түләргә бурычлы.
— Чүп чыгарган өчен түләүләр буенча ташламалар каралганмы?
— Ташламага ия төркемдәге кешеләр коммуналь хезмәтләргә тотынган чыгымнарына ай саен акчалата компенсация ала. Анда чүп-чар чыгаруга да чыгымнар кертелгән. Ташламаны күпгамәлле үзәк аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас: