Шөкер, коронавируска бәйле тыюларның бер ише гамәлдән чыкты булса кирәк. Халык иркенрәк тын алды. Әлбәттә, бөтенләе белән «тышауларны салырга» дигән сүз түгел бу. Халкыбыз әйтмешли, ашыккан — ашка пешкән...
Курьер сыйфатында хезмәт куючы танышым уртаклаша: «Беләсеңме, нәрсәгә игътибар итәм соңгы мәлләрдә. Пандемия чорында кинәт олыгаеп, картаеп киткәннәр күзгә чалына. Азык-төлек ташу дәверендә шундый нәтиҗәгә килдем. Баштарак ярыйсы гына көр-таза кеше бер-ике айдан ничектер «төс ташлый». Күзләре тоныкланып, тавышы карлыгып китә. Кәефләре дә күтәренке түгел. Әллә миңа гына шулай тоеламы?»
Тоелмый, мондый фаразларга җирлек чыннан да бар икән. Һәрхәлдә белгечләр эпидемия чорының кешегә психологик яктан тискәре йогынты ясавын инкяр итми. Сәбәпләре аңлашыла. Бер җайга барган яшәешнең кырка үзгәрүе эзсез калмый, әлбәттә. Күнегелгән гадәтләрдән баш тартырга туры килә. Адәм балалары ирексездән бер-береннән шикләнә башлый. Янәшәдә кемдер ютәлли яисә төчкерә икән (Аллам сакласын!), күңелләрдә шөбһә уяна: «Коронавируслы бәндә түгел микән алай-болай...» Авыруга бәйле курку, шомланулар сәламәтлекне ныгытмый, билгеле. Нерв системасы бер төрле түгел ич. Кемнеңдер тирә-юньдәге хәлләргә исе дә китми. Кайберәүләр, киресенчә, юк кына яңалык-вакыйгадан да «коелып төшә»... Ни генә булмасын, дөресен әйтергә тиешбез. Пандемия тормышыбызга бөтенләй үзгәчә төсмер бирде. Һәм дә кешелек дөньясы яңача шартларда яшәргә мәҗбүр булачак. Өметсезлеккә бирелү дигәнне аңлатмый бу, һич юк. Адәми зат вакыт узу белән һәммәсенә дә күнегә, яраклаша, туктаусыз көрчектән чыгу юлларын эзли. Тормыш шулай корылган чөнки, бездән генә калмаган...
Ә хөрмәтле шәһәрдәшләребез ни уйлый икән бу хакта? Аларның көнкүрешенә сизелерлек үзгәрешләр китерде микән коронавирус «галиҗәнәпләре». Сүз — якташларга.
— Туган апам чирләп китте күптән түгел. Өйгә табиб чакыртуга кырка каршы! Тегеләй дә, болай да үгетлибез, юк. Башсыз хатын түгел бит инде югыйсә. Акрынлап сораша торгач, сәбәбен аңладым. Коронавирус табарлар дип курка икән... Көчкә тынычландырдым. «Соң, — минәйтәм, — өеңнән юньләп чыкканың юк, кайдан йоксын ди сиңа ул зәхмәт. Акылыңа кил!» Ризалашты шулай да. Табиб чакырттык, карады, тикшерде. Бар дә әйбәт, куркыр нәрсә юк. Дарулар язып калдырды. И сөенде инде апа! Вәт бит әй, бу вирус кешеләрне нишләтә. Юк җирдән куркак ясый да куя...
— Пандемия тормышны үзгәртте инде анысы. Вахталап эшлим. Әле өйдәмен, эшкә чакырмыйлар. Акча да килми әлегә. Кыенрак, конечно... Түзәбез, түзми кая барасың. Ярый әле җир участогы бар, вакыт шунда үтә. Балалар, оныклар исән-сау, шунысына куанабыз хатын белән. Тазалык булса, калганын җиңеп чыгарбыз ничек тә!
— Пенсиядәмен, ялгызым гына яшәп ятам. Кызларым гаиләле, еракталар... Коронавирус зәхмәте күрсәтте бит әй күрмәгәнне! Олыларга урамда бөтенләй йөрергә ярамаган чакта үземне кая куярга белмәдем. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөрим. Туган-тумача, дус-ишләр бар, тик алар белән очрашып булмый... Көчкә түздем. Инде бераз иреккә чыккач, кызларым янына очарга ниятләдем. Билет бар, тиздән юлга! Туйганчы, күңел булганчы торырга балалар белән исәп. Тиз генә кайтмам ахрысы. Коронавирус искә төшсәме...
— Җыештыручы булып эшлим. Өркетә, билгеле. Аеруча беренче мәлләрдә читен иде. Ни көтәргә дә белмисең... Хәзер өйрәнелде инде. Тиешле урында битлек, перчатка кияргә онытмасын иде халык. Сакланганны саклармын, дигән бит... Ә болай, тормыш дигәнең вируска карамый, алга бара. Менә әле күптән түгел оныгым туды. Шатлык өстенә шатлык! Ата-анасы тигез карасын, исән-сау үссен сабыебыз. Дөньялар гына имин булсын...
— Пандемия дигәннәренә караш төрлечә инде ул. Берәүләр бөтенләй ышанмый, уйлап чыгарылган нәрсә, дип кул селти. Икенчеләре сөйләшергә дә курка. Битлекләрне дә кайсы кия, кайсы юк. Минемчә, кушылган җирдә мотлак файдаланырга кирәк саклану чараларыннан. Шулай тынычрак. Өйдәгеләрне гел кисәтеп торам. Күпме дәвам итәр мондый хәлләр, белгән юк. Чиге булыр әле берзаман, мәңгелек нәрсә юк. Даруларын да табарлар. Фән бер урында тормый, җае чыгар.
— Ярый әле җәй чоры, дип куанабыз. Балалар авылда, әбиләрендә кунакта. Рәхәткә чыктылар! Безгә дә тыныч. Югыйсә компьютер каршыннан китмиләр, кулларыннан «сотовый»лары төшми. Авылда ичмасам саф һавадалар, әбиләренә дә булышалар, эшсез ятмыйлар. Укулар башлангач кына... ничек булыр. Бу пандемия тәмам башны катырды әй, тизрәк җиңсеннәр инде үзен!
— Элеккеге заманнарда да булган ул эпидемияләр. Әлеге ише түгел, күпме кешенең башына җиткән коточкыч чирләр. Ачлык-ялангачлык, сугыш-хәтәрләрне әйткән дә юк. Шуларны уйласаңмы... Паникага бирелергә ярамый! Киңәшләрне төгәл үтәп, үзебезне саклап, якыннарыбызга күз-колак булып яшәргә кирәк, шул гына. Теләсә нинди имеш-мимешләргә ышанмаска, тиктомалга башка кайгы алмаска. Яраткан шөгыльләрне эшкә кушарга. Мин үзем кыен чакларда белгән догаларымны укыйм, ярдәме зур. Күңелләр тынычланып, тын алулары җиңеләеп китә...
Әйе, читен мәлләрдә һәркем шәхсән үзенә килешкән чаралар ярдәмендә хушлана, йөрәгенә сихәт-дәва таба. Бу җәһәттән үзеннән-үзе шундый сорау туа. Хөрмәтле гәзит укучылар, фәкать сезгә ниндирәк шөгыль-мавыгулар ярдәмгә килә, юаныч бирә? Бәлки тәҗрибәгез белән уртаклашырсыз, киңәшләрегезне юлларсыз. Ихтимал, кемнәргәдер чын мәгънәсендә терәк, хәтта ки якты маяк сыйфатын үтәр ул язмалар...