Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль 2020, 12:02

Якубовичны "Поле чудес"тан кумакчылар...

Аның үзенең эшен ташлыйсы килми, дип хәбәр итә ТАСС.

"Рамблер" басмасы хәбәр итүенчә, "Поле чудес" тапшыруы Беренче канал эфирында 1990 елдан бирле күрсәтелә. Якубович тамашаны 1991 елдан алып бара. Кичә ул ТАССка интервью биргән. Аның барышында Якубович эштән куылырга мөмкинлек булуын белдергән. Әмма үзе ул эшен ташларга җыенмый.

- Хәер, моны, миннән тыш, җитәкчелек тә хәл итәчәк, - дип сөйләгән ул.

Әлеге вакытта "Поле чудес" тапшыруын яратучылар, Якубовичтан башка кеше бу программаны алып бара алмаячак, дип белдерә. Әгәр дә Якубовичны эштән кусалар, алар аны анда калдыру буенча петиция белән чыгарга уйлый.

Фото: "Беренче канал" сайтыннан.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: