Туган як
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июль 2020, 15:58

«Гаилә атнасы» старт алды

6 июльдән 12сенә кадәр Башкортстанда Гаилә атнасы уза. Ул Русиядә 8 июльдә билгеләнүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.6 июльдә Гаилә атнасына стартны республика халкы яратып өлгергән «Гаиләнең игелеклелек бумерангы» акциясе бирәчәк. Акция бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк бала туган, шулай ук 1-4 яшькә кадәр балалары булган, күпбалалы гаиләләргә кирәкле әйберләр җыячак һәм таратачак. Товарлар республиканың «Гаилә» үзәкләрендә җыела. Безнең шәһәрдә ул Бакча боҗрасы урамы, 26нчы йорт адресы буенча урнашкан. 7 июльдә тематик атнаны Файдалы киңәшләр марафоны дәвам итәчәк. 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр 8800-347-5000 телефоны буенча Уфаның махсус чакырылган психологлары балаларны тәрбияләү, балалар-ата-аналар һәм гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча киңәшләр бирәчәк. 8 июльдәге республика чарасы гаилә бюджеты файдасына булачак. Ул #семьяэтовыгодно дип атала. Акция БР Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты белән берлектә оештырыла. Анда республиканың 37 муниципалитетыннан 260 сәүдә вәкиле һәм шәхси эшкуар катнашачак. «Башкортстан буенча гаилә туры» чарасы республика халкы, бигрәк тә күпбалалы гаиләләр игътибарын Башкортстан буенча популяр туристик маршрутларга юнәлтергә һәм аз гына акчага турны ничек дөрес итеп сайлап алырга кирәклеген сөйләргә ниятли. Гаилә атнасы 12 июльдә «Гаилә пикнигы» интернет-конкурсы белән тәмамланачак, ул гаиләләрдә ялны ничек итеп үткәрү турында сөйләячәк. Бу көнне конкурста катнашырга теләүчеләргә Instagramда 2020 елда гаиләдә #Гаилә_пикник2020 хештегы белән төшерелгән фотография урнаштырырга тәкъдим ителә. Җиңүчене приз — пикник өчен җыелма көтә. Фотода: «Яшь гаиләләр» шәһәр конкурсыннан күренеш.

6 июльдән 12сенә кадәр Башкортстанда Гаилә атнасы уза. Ул Русиядә 8 июльдә билгеләнүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.
6 июльдә Гаилә атнасына стартны республика халкы яратып өлгергән «Гаиләнең игелеклелек бумерангы» акциясе бирәчәк. Акция бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк бала туган, шулай ук 1-4 яшькә кадәр балалары булган, күпбалалы гаиләләргә кирәкле әйберләр җыячак һәм таратачак. Товарлар республиканың «Гаилә» үзәкләрендә җыела. Безнең шәһәрдә ул Бакча боҗрасы урамы, 26нчы йорт адресы буенча урнашкан.

7 июльдә тематик атнаны Файдалы киңәшләр марафоны дәвам итәчәк. 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр 8800-347-5000 телефоны буенча Уфаның махсус чакырылган психологлары балаларны тәрбияләү, балалар-ата-аналар һәм гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча киңәшләр бирәчәк.

8 июльдәге республика чарасы гаилә бюджеты файдасына булачак. Ул #семьяэтовыгодно дип атала. Акция БР Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты белән берлектә оештырыла. Анда республиканың 37 муниципалитетыннан 260 сәүдә вәкиле һәм шәхси эшкуар катнашачак.

«Башкортстан буенча гаилә туры» чарасы республика халкы, бигрәк тә күпбалалы гаиләләр игътибарын Башкортстан буенча популяр туристик маршрутларга юнәлтергә һәм аз гына акчага турны ничек дөрес итеп сайлап алырга кирәклеген сөйләргә ниятли.

Гаилә атнасы 12 июльдә «Гаилә пикнигы» интернет-конкурсы белән тәмамланачак, ул гаиләләрдә ялны ничек итеп үткәрү турында сөйләячәк. Бу көнне конкурста катнашырга теләүчеләргә Instagramда 2020 елда гаиләдә #Гаилә_пикник2020 хештегы белән төшерелгән фотография урнаштырырга тәкъдим ителә. Җиңүчене приз — пикник өчен җыелма көтә.
Фотода: «Яшь гаиләләр» шәһәр конкурсыннан күренеш.
Читайте нас: