Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 февраль 2020, 17:44

Лилия Сәлахетдинова: «Аллаһы ишеткән, күрәсең, мин балага уздым!»

«Ярдәм» фонды карамагындагы танылган шәхес шагыйрә Лилия Сәләхетдинова (Тимергалиева), табиблар кисәтүенә карамастан, бала табарга тели. Республика клиник хастаханәсендә аңа һәрьяклап ярдәм вәгъдә итәләр. Шөкер, Лилиянең бөтен хыяллары тормышка аша бара. Ул кияүгә чыкты, «Беренче канал» тапшыруында тулы гаилә өчен балалар йортыннан сабый алырга теләүләре турында сөйләде. Күрәсең, бу теләк фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килгәндер. Шагыйрә үзенең авырлы булуын ике ай ярым вакыт узгач белгән. «Үзебезне тулыканлы гаилә итеп тоясыбыз килде, — дип сөйли Тимергалиева. — Шуңа бала алырга ниятләгән идек. Аллаһы моны ишеткән, күрәсең, мин балага уздым. Моның бердәнбер мөмкинлек икәнен аңлыйм. Сәламәтлегем куркыныч астында булуын да беләм. Үзем таба алмаячакмын, билгеле. Аллага тапшырдык инде. Мин хастаханәдә әле. Табиблар тикшерәләр, ярдәм итәбез дип торалар. Фатир мәсьәләсе буенча да йөри башлаган идек. Бәлкем ипотека алырга булышырлар. Сүз дә юк, сабыйны үз оябызга алып кайтасы килә. Ходайның мәрхәмәте киң, шатлыкларыбыз дәвамлы булсын. Без хәзер шуның белән яшибез. Безне догадан калдырмагыз, зинһар!»

«Ярдәм» фонды карамагындагы танылган шәхес шагыйрә Лилия Сәләхетдинова (Тимергалиева), табиблар кисәтүенә карамастан, бала табарга тели. Республика клиник хастаханәсендә аңа һәрьяклап ярдәм вәгъдә итәләр.
Шөкер, Лилиянең бөтен хыяллары тормышка аша бара. Ул кияүгә чыкты, «Беренче канал» тапшыруында тулы гаилә өчен балалар йортыннан сабый алырга теләүләре турында сөйләде. Күрәсең, бу теләк фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килгәндер. Шагыйрә үзенең авырлы булуын ике ай ярым вакыт узгач белгән.
«Үзебезне тулыканлы гаилә итеп тоясыбыз килде, — дип сөйли Тимергалиева. — Шуңа бала алырга ниятләгән идек. Аллаһы моны ишеткән, күрәсең, мин балага уздым. Моның бердәнбер мөмкинлек икәнен аңлыйм. Сәламәтлегем куркыныч астында булуын да беләм. Үзем таба алмаячакмын, билгеле. Аллага тапшырдык инде. Мин хастаханәдә әле. Табиблар тикшерәләр, ярдәм итәбез дип торалар. Фатир мәсьәләсе буенча да йөри башлаган идек. Бәлкем ипотека алырга булышырлар. Сүз дә юк, сабыйны үз оябызга алып кайтасы килә. Ходайның мәрхәмәте киң, шатлыкларыбыз дәвамлы булсын. Без хәзер шуның белән яшибез. Безне догадан калдырмагыз, зинһар!»
Читайте нас: