Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 февраль 2020, 18:34

Кайда ял итәргә?

Тәнгә сихәтле, җанга шифалы «Танып» шифаханәсендә!

... Сез бәхетле очракка ышанасызмы, дуслар? Менә мин ышанам, чөнки үземә дә могҗизага охшаш вакыйганың төп каһарманы булу форсаты тиде. Ничек дисезме?
Барысы да «Кызыл таң» гәзитенең ВКонтактедагы рәсми битендә оештырылган отыштан башланды. «Танып» шифаханәсенә юллама уйнатыла иде анда. Җиңүгә өметләнмичә генә, отыш шартларын төгәл үтәдем... һәм бу турыда оныттым. Ә бер көнне миңа смс-хәбәр килеп төшмәсенме?! «Кызыл таң» гәзите сезне ихлас сәламли. Сез — төркемебездәге отышта җиңүче булдыгыз, «Танып»ка юллама оттыгыз!», диелгән иде анда. Дөресен әйтим, тәүге мизгелләрдә моңа ышанмыйча тордым, ниндидер шаярту түгелме дигән уй да килде хәтта. Әмма соңыннан, отыш нәтиҗәсен үз күзем белән күргәч, күңелдә шатлык хисләре уянды. Нинди бәхет, республиканың иң мәртәбәле шифаханәләренең берсендә ял итеп, сәламәтлекне ныгытып кайту мөмкинлеге бит бу!
... Ниһаять, сәфәргә чыгу көне дә җитте. Октябрьскийдан туры транспорт булмау сәбәпле, Уфа аша бардым. Моның яхшы ягы да бар: юлда үзем өчен таныш булмаган төбәкләрне күрү мөмкин булачак. Матур табигатькә, эреле-ваклы авыллар күренешенә хозурланып барганда араның ераклыгы да сизелмәде. Аскын районына җиткәндә кышкы кыска көн узып, караңгы төшкән иде инде. Менә ерактан «Танып»ның балкып торган утлары күренде. Шифаханә бик матур урында, урман-елгаларга, минераль су чыганакларына бай төбәктә урнашкан. Биредәге гүзәл табигать, чиста һава үзе үк сәламәтләндерү көченә ия. Ә инде моңа шифаханә хезмәткәрләренең тәҗрибә-белемен дә кушсаң, «Танып»ның дөрестән дә республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә танылу алган савыктыру учреждениесе булуына инанасың. Ял итүчеләргә невропатолог, физиотерапевт, уролог, стоматолог кебек медицина белгечләре киңәше-ярдәмен алырга мөмкин. Бальнеотерапевтик (минераль сулар белән дәвалау) күпьюнәлешле шифаханәдә ашкайнату, сулыш органнары, терәк-хәрәкәт, сөяк-мускул, нерв, эндокрин, кан әйләнеше системасы, тән-тире, гинекологик авыруларны дәвалау программалары тәкъдим ителә. Массаж, кедр бочкасы, лазер, физио һәм карбокситерапияләр, тоз мәгарәсе, үлән чәйләре, «Казанчы» минераль суы белән дәвалау, тоз шахталары, организмны озон белән баету, вакуумлы массаж, әллә ничә төрле душ — аларны санап бетерерлек түгел. Монда парафин белән дә дәвалыйлар. Ул тән тиресен һәм тукымаларны җылыта, кан әйләнешен яхшырта. Терәк-хәрәкәт аппараты, нерв авырулары, матдәләр алмашы бозылганнарга су астындагы душ тәкъдим ителә, анысы аркага, аякларга массаж ясый. «Танып»ның тагын бер үзенчәлеге — сероводородлы, йодлы-бромлы ванналар. Алар тынычландыру, яшәртү, авыруларга каршы торучанлыкны арттыру сыйфатларына ия.
Шифаханә үз эченә берничә бүлекне алган. Монда дәвалау корпусы, ашханә, ял үзәге, су белән савыктыру бүлеге, шулай ук бар уңайлыклары булган номерлар урнашкан. «Танып»ка кешеләр сәламәтлеген ныгытырга гына түгел, ял һәм бәйрәм көннәрен күңелле һәм актив үткәрергә дә килә. Кунаклар хозурына бассейн, тренажерлар һәм киноконцертлар залы, балалар уен мәйданчыгы, матурлык салоны, кафе-барлар тәкъдим ителә. Учреждениедә туклану диетолог киңәшләренә ярашлы оештырылган. Сөт кухнясында катык, эремчек, каймак, сөт ише табигый продуктлар җитештерелә.
Ял вакытларында шифаханәдә күңел ачу чаралары, иҗади осталык дәресләре, конкурс-викториналар, җыр-биюле кичәләр үткәрелә. Мин дә бу чараларда катнашып, гармун моңнары астында караоке тыңладым, үзешчән артистлар әзерлегендәге матур концертны тамаша кылдым. Әйткәндәй, җырчы, биюче, алып баручылар рәвешендә «Танып» хезмәткәрләрен (Шәрифҗан Нуриханов, Эльмира Глимшина, Аяз Әхмәдишин, Рәзинә Суфиярова, Илзидә Гәрәйшина, Илзидә Кәбирова, Марат Шәрифҗанов, Зөлфия Хөсәенова, Элмира Шәйхуллина) күрү аеруча ошады. Табиблар, шәфкать туташлары көндезләрен ял итүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртса, кичләрен дәртле-моңлы чыгышлары белән рухландырды.
Гомумән, «Танып»та үткән көннәр онытылмас тәэссоратлар калдырды. Шифаханәдәге гүзәл манзаралар, сихәтле дәвалар, кызыклы танышлыклар әле озак вакыт күңелдә сакланыр дип уйлыйм...
Сүз ахырында:
... Галимнәр исәпләп чыгаруынча, без гомеребезнең 20 елын йокыга, 5 елын ашауга, 10 елын кибетләргә йөрүгә һәм 9 елын «бөке»ләрдә торуга сарыф итәбез. Бу саннарга карасаң, тормышның вак-төяк мәшәкатьләр белән агымсудай узып китүен аңлыйсың. Көндәлек бертөрлелеккә күнегеп, без хәвефле билгеләрне дә сизмибез. Көн артыннан көн уза, ә арыганлык, борчулар кимеми, киресенчә көчәя башлый. Килешәсездер, күңелсез күренеш. Ничек бу хәлдән чыгарга соң? Рухи һәм физик яктан сәламәт булуның беренчел шарты — дөрес туклану, вакытында ял итү һәм дәвалану. «Танып» шифаханәсе эшчәнлеге нәкъ шуларны исәпкә алып көйләнгән дә инде. Биредә тәкъдим ителгән дәвалау чараларын алып, рәхәтләнеп ял итеп, ел буена җитәрлек көч-куәт һәм илһам тупларга мөмкин.
Фикерләр:
Мәйсәрә Әфзәлетдин кызы, 80 яшь, Дүртөйле районы: «Танып»та өченче тапкыр ял итәм. Кызым Фәнзәлия Муллагалиевага рәхмәт, мине бирегә ул алып килә, карап-тәрбияләп тора. Шифаханә ошый, дәвалары сихәтле, хезмәткәрләре ягымлы, ризыклары тәмле. Бик канәгатьмен. Терапевт, диетолог Марат Акбүләковка, шәфкать туташлары Кадрия һәм Фатыймага, парафин белән дәвалау белгече Радикка рәхмәтлемен. Игътибарлылар, үз эшләрен зур осталык белән башкаралар. Сихәтләндерү чараларына килгәндә, шәхсән үземә бассейнда йөзү ошый, парафин белән дәвалау да килеште. Китапханәдә кызыклы әсәрләр белән танышырга, гәзит-журналлар укырга мөмкин. Кичләрен инде яшьтәшләр белән аралашабыз, җыр-биюле чараларда катнашабыз. Бер елны «Каравансарай» башкорт эстрада-фольклор төркеме чыгышын тамаша кылу бәхете дә тиде. Киләчәктә дә «Танып»ка килеп, шушы рәхәтләрне татысам иде дип телим».
Олег, 52 яшь, Уфа шәһәре:
«Шифаханәдә даими сәламәтлекне ныгытам. Тоз ванналары, энәләр дәвасы (иглоукалывание) кабул итәм, массажга йөрим (әйткәндәй, биредә алар күп төрле, кытайча массаж белгечләре махсус шушы илгә барып, укып та кайткан). Тоз белән сихәтләндерү турында аерым әйтеп үтәсем килә. 20 минут буена 37-40 градус җылылыктагы тозга күмелеп утырасың. Әлеге дәва талчыгу-неврозлардан, артык авырлыктан файдалы, шулай ук тоз зарарлы матдәләрне чыгара. Бу килүемдә билгеле җылылыктагы «Казанчы» минераль суы белән күзләрне дә юдырттым. Ул компьютер, телефон белән кулланганда, китап укыганда күзләргә килгән киеренкелекне бетерә, аларны ял иттерә. Шулай ук ялкынсыну-җәрәхәтләрдән, күз авыруларыннан файдалы. 25 метрлы бассейн һәм гидромассажлы аквапарк та иң уңай тәэссоратлар калдырды. Күңел ачуга килгәндә, аеруча истә калган чыгышларның берсе — ул музыкант, күп төрле инструментларда уйнаучы, биюче Zainetdin (Заһир Зәйнетдинов) концерты. Бу егет камил дәрәҗәдә музыка коралларында уйнавы, үзенчәлекле башкару һәм бию осталыгы белән күңелне арбады. Шушы сыйфатлары аңа тиз арада тамашачылар мәхәббәтен, зур сәхнәләрне яуларга булышкандыр.
Слава, 33 яшь, «Нефрит» сәламәтлек тауарлары компаниясе белгече:
«Танып» шифаханәсе белән күптән хезмәттәшлек итәбез. Биредә безне һәрчак якты йөз белән каршы алалар, ял итүчеләр арасында медицина тауарларыннан даими кулланучылар, аларның файдасын үзләрендә татучылар да бар. «Нефрит» компаниясе заманча массаж җиһазлары тәкъдим итә. Алар ярдәмендә өй шартларында күп төрле авыруларны дәваларга мөмкин. Мисалга, M-Leg аякларга массаж ясаучы җайланмасы. Ул организмга тизрәк тернәкләнергә булыша: кан әйләнешен көчәйтә, аяклардагы авыртуларны бетерә».
Эльвира һәм Борис, Пермь:
«Без «Танып»та беренче тапкыр. Минераль су эчәбез, ләм, тоз белән дәваланабыз, спорт күнекмәләренә йөрибез. Шифаханә буенча оештырылган экскурсиядә катнаштык, сәламәтләндерү чаралары турында мәгълүмат тупладык, учреждение тарихы белән таныштык. Ял итүчеләр белән Аскын районы үзәгенә дә «сәяхәт» итәргә ниятлибез, андагы бал ярминкәсе бик яхшы диләр. Гомум алганда, бүгенгә барысы да ошый, әле алда тагын 10 көнебез бар. Әйбәтләп ял итү, сәламәтләнү өчен вакыт җитәрлек, димәк».
Читайте нас: