Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2020, 15:56

Зөлфия Сабирова — «Социаль өлкәдә иң яхшы остаз»!

Октябрьскийның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Зөлфия Сабирова республика конкурсында бүләкле урын алды

Октябрьскийның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Зөлфия Сабирова «Иң яхшы остаз-2019» республика конкурсының «Социаль өлкәдә иң яхшы остаз» номинациясендә җиңүче булды.
Бүләкләү тантанасы БРның Авыл хуҗалыгы  министрлыгында узды. Конкурс Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, БРның профсоюзлар федерациясе, башкорт тармакара институты (БР остазларын әзерләү үзәге) һәм БРның эш бирүчеләр Союзы ярдәмендә үткәрелде. Бүләкләрне БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова тапшырды.
Читайте нас: