Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 сентябрь 2019, 12:29

Республика халкы киләчәген сайлады

Бүген 9 сентябрь, 2019 ел. Сайлау тәмамланды. Бюллетеньнәр эшкәртелеп бетте. Кемнәр сайлау участокларында мәшгуль булган, алар бу мәлдә тынычлап йоклый торгандыр. Чөнки төн буе бюллетеньнәр буенча нәтиҗә ясадылар.

Бүген 9 сентябрь, 2019 ел. Сайлау тәмамланды. Бюллетеньнәр эшкәртелеп бетте. Кемнәр сайлау участокларында мәшгуль булган, алар бу мәлдә тынычлап йоклый торгандыр. Чөнки төн буе бюллетеньнәр буенча нәтиҗә ясадылар.
Безнең редакция хезмәткәрләре дә Бердәм тавыш бирү көнне җиң сызганып эшләде. Барлыгы социаль челтәргә һәм сайтыбызга сайлау участокларыннан 70 хәбәр урнаштырдык. Кызларыбызга тырышлыклары өчен зур рәхмәт! Бер сүз белән әйткәндә: булдырдыгыз! Ә нәтиҗәләр инде без өметләнгәнчә һәм көткәнчә, хәерлегә булсын!
Барлык 41 сайлау участогында да булырга өлгермәдек әлбәттә, әмма бик күп мәгълүмат тупладык. Башка еллардан аермалы буларак, быел сайлау вакыты озайтылды: иртәнге сәгать 7дән кичке 21.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин иде. Минем уйлавымча, көзге бакча эшләренә бәйле шулай оештырылган бу. Бәрәңге алырга киткәнче яки алып кайткач та халык сайларга җитешсен дип. Сәгать 7дә килүче булдымы икән дип кызыксындым сайлау участогы рәисләреннән. Наталья Спирина әйтүенчә, хәтта сәгать 7 тулганчы ук ишек шакып торучылар булган. Менә бит нинди төгәл һәм тырыш халык яши бездә! Тиз генә гражданлык бурычын үтәргә дә, көрәк алып бакчага таерга ашыкканнар, күрәсең.
Урындагы хәбәрчеләр җыелышып, хакимият башлыгы тавыш бирергә тиешле 529нчы сайлау участогына — 17нче мәктәпкә юнәлдек. Вакыты алдан билгеле иде — 9.00 да, иртәрәк бардык, безнең башлык иртәрәк йөрергә ярата. Һәр сайлау участогында төбәк башлыгын сайлау белән бергә, шәһәрдәге җәмәгать урыннарын төзекләндерү проектлары буенча да тавыш бирү оештырылды. Алексей Шмелев башта беренче бурычын — төбәк башлыгын сайлады, аннары 34нче тәбәктә 20нче мәктәп тирәсендәге сквер биләмәсен төзекләндерү проекты өчен тавышын бирде. Җәмәгать урыннарын төзекләндерүдә барлыгы 3 проект катнашты: Төньяк урамындагы сулык янын тәртипкә китерү; 34нче төбәктә 20нче мәктәп һәм 25нче төбәктә 8нче мәктәп янындагы скверларны төзекләндерү буенча.
Хакимият башлыгы А. Шмелев сайлаудан чыккач, аның тәэссоратларын сораштык:
— Бүген — республика һәм шәһәр тормышында да сәяси яклап мөһим көн, халык киләсе 5 елга үзенең киләчәген — төбәгебез башлыгын сайлый, шуңа күрә дә һәрбер кеше сайлауга килеп, тавышын лаек кандидат өчен бирергә тиеш. Бүген дөрес сайлау ясасак, тормышыбызның киләчәге дә шуңа бәйле булачак. Моны һәркем яхшы аңларга тиеш.
Киләсе тукталыш — Нарыш мәктәбендә урнашкан 543нче сайлау участогы. Дәртле татар көйләре агыла, халык берәм-сәрәм генә, күбесе олы яшьтәгеләр. Менә лаек ялдагы Хәсәншина Сирена апа бюллетенен урнага салды. Бик теләп безнең белән аралашты.
— Тавышымны Радий Хәбировка бирдем, эшләрен бик яратам, хуплыйм. Безнең республикабызны тагын да матурлатыр, олы яшьтәгеләргә дә, яшьләргә дә зур игътибар бирер, дип ышанам. Башлаган эшләре матур, төзекләндерү, юллар салу — шушы эшләр арытаба да дәвам итсен өчен тавыш бирдем.
Туган көннәрен билгеләүче, беренче тапкыр тавыш бирүче сайлаучыларга бүләкләр әзерләгән иде участок сайлау комиссиясе әгъзалары. Шундый бер бүләк Мулла авылында яшәүче Халифҗан Яхинга да эләкте. Халифҗан Мәүләви улына 63 яшь тулган, тумышы белән Бакалы районыннан, Красноярск өлкәсеннән 10 ел элек Октябрьскийга яшәргә кайтканнар. Без дә котлыйбыз сезне, Халифҗан абый, исәнлек-иминлек, яхшы сәламәтлек, рух ныклыгы телибез һәм озакламый безнең гәзит укучылары сафында да булырсыз дип өметләнәбез.
Шунысы кызык тоелды безгә. Сайлау участокларында әти-әниләренә, әби -бабаларына ияреп килгән балалардан бүген нинди көн дип сораштырган идек. Алай бик бәләкәй дә түгелләр иде, 5-6 яшьлекләрдән. «Бүген Путинны сайлау көне!» — дип дәррәү җавап кайтарды нәниләр. Шулай инде, кем кемне сайларга килгән бит. Мин дә кызыма сайлауга барабыз дигәч: «Әни, анда Путин булачакмы соң?» — дип сорады. Юк шул, аның әлегә эше күп, бүген килә алмый, дидем. Яраталар инде сабыйлар Путинны.
Төрекмән авылында 89 яшьлек Миңнегали абый Арсланов та сайлауга үзе килгән. Маладис! Шундый мөһим сәяси чарадан ничек читтә калсын инде ул. Гомер буе тырышып эшләгән, үрнәкле тормыш көткән кеше һәр яклап та тәртип ярата. Сайларга икән — үзең барып тавыш бирергә! Килүен килгән дә, паспортының күчермәсен генә алып килгән. Ә кагыйдәләр буенча паспортның мотлак үзе кирәк икән тавыш бирү өчен. Башта бик борчылган иде ветеран, әмма участокта тиз хәл иттеләр — машина табып паспорт артыннан кайтып килделәр. Шулай инде изге күңелле, аңлый торган кешеләр барында бар мәсьәләләр дә җиңел хәл ителә.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотолары.


Читайте нас: