Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 август 2019, 12:32

Яңа афәт килде

Сары сак дип аталган агулы үрмәкүчләрне Туймазы шәһәрендә күргәннәр.

Туймазылылар социаль челтәрләрдә өйләрендә һәм урамнарда бу бөҗәкләрнең күбәюенә зарлана.

Сары сак республика биләмәсендә күптән түгел генә барлыкка килде. Июнь ахырында бу үрмәкүчләр Уфа янындагы авылларда да күренгән иде. Ул чакта кайбер зыян күрүчеләргә дәваханәләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Сары сак үрмәкүче тешләгән урын бик нык авырта, ди белгечләр. Бу урын шешә, кешенең күңеле болгана, башы әйләнә. Ләкин бу үрмәкүч үзе һөҗүм итми, ул саклана гына. Шуңа күрә, сары сакны очратсагыз, аңа орына күрмәгез, дип киңәш итәбез.
Читайте нас: