Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 август 2019, 11:55

Эш атнасы — 4 көн?!

Дөрес аңлыйсыз, дуслар. Бәлки, якын киләчәктә 4 көн генә эшләүгә күчәрбез. Һәрхәлдә, бүген бу хакта сөйләшүләр бара да инде...

Русия Ирекле профсоюзлар федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына дүрт көнлек эш атнасына күчү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Мондый күчешнең өстенлекләрен дәлилләү сыйфатында Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте һәм Head Hunter сервисы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре китерелә. Әлеге тикшеренүдә эш атнасын кыскарту илдә хезмәт законнарын оптимальләштерү буенча иң таралган тәкъдимнәр бишлегенә кергән.

Шулай ук башка илләрнең тәҗрибәсе дә искә алына. Аларда эш атнасын кыскарту уңай нәтиҗә биргән.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев июньдә Женевада узган Халыкара хезмәт конференциясендә ясаган чыгышында русиялеләр өчен дүрт көнлек эш атнасына күчүне алдагы перспективалар рәтендә телгә алган иде.

Русия Ирекле профсоюзлар федерациясендә искәртүләренчә, предприятиеләр кыскартылган эш атнасын финанс кыенлыклары аркасында сайлый, бу хезмәткәрләрнең эш хакында да чагылыш таба. Шул ук вакытта, эш атнасын кыскарту нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең агымдагы эш хаклары сакланырга тиеш, дип билгеләп үтәләр анда.

Эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскартуның Русия халкының сәламәтлегенә дә яхшы тәэсир итәчәге фаразлана. Әмма эш сәгатьләре белән берлектә хезмәт хаклары да кимемәсме соң?

Хөрмәтле укучыларыбыз, ә сез бу турыда ни уйлыйсыз, кирәкме ул 4 көнлек эш атнасына күчү? Фикерләрегезне көтеп калабыз!
Читайте нас: