Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 июль 2019, 17:12

Якташ солдат һәлак булган

Кайгылы хәбәр Свердловск өлкәсеннән килеп иреште.

Илдар Сираҗев хәрби хезмәткә Уфа районыннан чакырылган була. Рәсми мәгълүматлар буенча, аны ток сугып үтергән. Ул бу вакытта Урал базасында радиостанция янында булган. Машинага кулы тию белән авып киткән. Табиблар аны аңына китерә алмаган. Солдат үлеменең башка фаразлары да бар.

Илдарны иптәшләре озата килгән. Аның хезмәте тәмамланырга дүрт ай гына калган булган. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Читайте нас: