1 июльдән Башкортстанда бердәм транспорт картасы барлыкка килде. Үзгәреш башта Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә, соңрак башка районнарда һәм шәһәрләрдә кертелде.
Транспорт картасы — ул электрон билет-кошелек. Мәсәлән, анда 100 сум акча салып куясыз һәм транспортта водительгә акча түләгәнче, картаны махсус җайланмага тидереп кенә аласыз.