Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль 2019, 15:27

Луиза Хәйруллина Казанда тотылган

«Россельхозбанк»ның Салават шәһәре бүлекчәсеннән 23 миллион сум урлап качкан өлкән кассир һәм аның гаиләсен Казанда тапканнар, үзен кулга алганнар.

Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, тикшерү эшләре нәтиҗәсендә гаиләнең Казанда булуы ачыкланган.

Биредә алар яшәп торырга фатир алган. Әлеге вакытта Луизага карата оператив-тикшерү эшләре бара, аңа карата РФ Җинаять кодексының 160 статьясындагы 4 мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Урланган акчаның кайда булуы билгеле түгел.

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: