Беренче көндә Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары секцияләрдә фикер алышты, башкорт халкы үсешенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде. Алар арасында — мәгариф һәм кадрлар, башкорт теле, тарих, демография һәм сәламәтлек саклау, медиа һәм киң мәгълүмат чаралары, мәдәният һәм сәнгать, эшкуарлык һәм кооперация, шулай ук башка төбәкләрдә яшәүче башкортларга ярдәм итү.
«Без дөньяда үзебезгә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш»
Бөтендөнья башкортлары V корылтаеның пленар утырышы эшендә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.
— Русиядә иң эре этносларның берсе булган халкыбызның төп форумы Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулу елында уза. Әлеге дата Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән илебез тарихында истәлекле, мөһим вакыйга буларак билгеләп үтелде.
462 ел элек башкортлар үз язмышын хәл итеп, Русия составына кергән һәм 100 ел элек Совет илендә беренче милли автономиягә әверелгән. Безнең съезд да яңа үсеш ноктасы — Башкортстанның алга таба үсеш ноктасы булырга тиеш.
Алга таба хәрәкәт итү өчен нәрсәләр мөһим булып тора? Беренчесе — безгә башкорт халкының берләшүенә хәлиткеч адымнар ясарга кирәк. Безгә сезнең белән бүләр нәрсә юк. Безнең барыбызның да бер җир, бер Ватаныбыз. Һәм бер уртак эш — аның чәчәк атуы өчен барысын да эшләү.
Икенчесе — безгә, башкортларга, искергән карашларны үзгәртергә кирәк. Безне дөньяда ниндидер борынгы стереотиплар буенча: башкорт — ул, беренче чиратта, курайчы, биюче, умартачы, дип кабул итмәсеннәр иде. Шуның өчен без дөньяда үзебезгә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш. Минем карашка, бүгенге башкортның җыелма образында гасырлардан килгән акыл, эчкерсезлек, кунакчыллык, хезмәт сөю һәм теләсә нинди сынау алдында ныклык, үсешкә әзерлек булырга тиеш. Төбәгебез аша Европа белән Азия чиге үтә, шуңа да безнең көнчыгышта да, көнбатышта да булган иң яхшы сыйфатларны берләштерүебез очраклы түгел. Башкорт һәрвакыт генерал Миңнегали Шәйморатов кебек патриот булырга, туган илен яратырга һәм аңа хезмәт итәргә, Мостай Кәрим кебек зирәк, Айрат Шаммазов кебек белемле һәм акыллы, Радик Юлъякшин кебек сәләтле һәм заманча, Азамат Колмөхәммәтов кебек дипломат, Венер Галиев кебек көчле һәм үз-үзенә ышанган, Ләйсән Үтәшева кебек матур һәм төз булырга тиеш, — диде чыгышында Радий Хәбиров.
Ярлылыкка һәм эчкечелеккә каршы көрәш башлана
Республика җитәкчесе, туган ягына кайтып, авылларга сәфәр кыла башлагач, гади кешеләрнең ничек яшәвен күреп әрнегән.
— Күпләребез авылда туып-үскән. Авылның телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау нигезе икәнлеген яхшы беләбез. Шуңа күрә авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрү Хөкүмәт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булачак. Авылда урындагы үзидарәне, икътисадны ныгытырга, фермер һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәргә, кооперацияне, эшкәртү сәнәгатен, агротуризмны үстерергә кирәк.
Тагын бер бурыч — эчкечелеккә каршы көрәш. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы төбәк халкын бу көрәшкә актив кушылырга чакырды.
Чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтә ныгыячак
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның мактаулы кунакларының берсе — Русия Чит ил эшләре министрлыгының аерым йөкләмәләр буенча илчесе Азамат Колмөхәммәтов Нуриман районында туып-үскән.
— Эшебездә без Русия мәнфәгатьләрен алга сөреп кенә калмыйбыз, Башкортстанга да игътибар җәлеп итәргә тырышабыз. Партнерларыбызны республиканың тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштырырга, ватандашлар белән бәйләнеш тотарга, Башкортстан якташлар оешмалары булган илләрдә аларның вәкилләре белән хезмәттәшлек итәргә омтылабыз. Без шулай ук башкортлар корылтаена чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәне ныгытырга ярдәм итәргә әзер, — диде А. Колмөхәммәтов.
Башкорт халкының үсеш стратегиясе
Шул ук көнне Бөтендөнья башкортлары корылтаенда Башкорт халкының үсеш стратегиясе концепциясе каралды.
Эшче төркемгә документ проектының 15 концепциясе кертелгән. Стратегиягә нигез итеп Исландия ысулы алынды, ул документны эшләүдә күпчелек халык катнашуын күздә тота, шушы максатта бөтен эш Интернетта оештырылды. Бу бөтен фикерләрне дә исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк. Стратегик планлаштыру 20-30 елга исәпләнә. Ул озайлы максатларны һәм бурычларны күздә тота. Алар нигезендә тактик программалар һәм планнар эшләнә, аларны гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла, шул исәптән норматив-хокукый документларга үзгәрешләр кертелә. Стратегия төрле юнәлешләр буенча эшләнгән шушы планнарны берләштерү өчен кирәк.
Шулай ук Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты президиумы тарафыннан әлеге иҗтимагый оешманы Эльвира Аеткулова җитәкләячәге турында карар кабул ителде.
29 июньдә исә Бөтендөнья башкортларының V корылтае делегатлары Ишембай районындагы Торатау тавы итәгендә беренче тапкыр уздырылган «Торатау җыены» республика бәйрәмендә катнашты. Бәйрәмгә бөтен республикадан 50 меңгә якын тамашачы җыелган иде, алар өчен оештыручылар бай программа әзерләде.
Чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлап, Радий Хәбиров үзе өчен изге Торатау итәгендә булуның зур дәрәҗә һәм җаваплылык икәнен билгеләп үтте.
— Бу — минем өчен туган җир. Моннан ерак түгел әти-әнием җирләнгән. Мин халык тату, бай һәм бәхетле яшәсен өчен барысын да эшләячәкмен. Алга, Башкортстан! — диде Радий Хәбиров.
«Торатау җыены»нда 25 муниципалитетның һәркайсы милли атрибутлар белән үз ихаталарын оештырган иде.
Биредә милли кәсеп һәм аш-су буенча осталык дәресләре узды. Милли киемдәге кунакчыл хуҗалар кунакларны башкорт, урыс, татар һәм башка телләрдәге халык җырлары белән каршы алды.
Бәйрәмдә Башкортстанның билгеле артистлары, төркемнәре катнашлыгында Toratau-party концерт программасы тәкъдим ителде.
Чара популяр диджейлар DJ Khan һәм DJ Fatikh катнашлыгында яшьләр дискотекасы, шулай ук лазер тамашасы белән тәмамланды.