Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 Май 2019, 17:51

Туганлыкның кадерен белегез!

Бер гаиләдә дүрт бала тәрбияләнгән ди: ике малай, ике кыз.

Бер гаиләдә дүрт бала тәрбияләнгән ди: ике малай, ике кыз.
Әти-әниләре аларны җил-яңгырдан, усал күзләрдән, авыр эшләрдән саклап үстергән. Балалар шаян-шук, бер-берсе белән бик дус булган. Олы кыз шәһәргә китеп урнашкач, энекәшләренә, сеңелләренә дә булышып торган. Әтиләре иртәрәк үлгән, әниләре, олыгайгач, балаларына сыенган. Нигез ятим калган.
Юк, юк, уллары, кызлары аны ташламаган, берәм-берәм кайтып йөргән. Ә аннары... Ике улы һәм ике кызы әниләре исән вакытта ук, ни сәбәпледер, үпкәләшеп, икегә бүленеп, үзара йөрешми, аралашмый башлаганнар. Авылдагы йорт та дүрт өлешкә түгел, балаларның икесенә генә язылган булып чыккан. Нигездә беркем дә яшәми, кайткан-киткән дә сирәк күренә. Аны сатачаклар икән дигән хәбәрләр генә йөри...
Мондый кызганыч күренеш һәр авылда булгалап тора. Балалар арасында низаг килеп чыкмасын өчен ата-ана үзе исән чагында ук үгет-нәсыйхәт биреп, мал-мөлкәт бүлү турында васыятьнамә язып калдырырга тиеш. Аны кайчан яза башларгамы? Соңармас өчен, бала тугач ук тотынырга кирәк, ди дин әһелләре.
Без васыятьнамә дигәч, куркып китәбез, ул үлем хакында искәртә кебек. Беренчедән, без ахирәт турында беркайчан истән чыгармаска тиеш. Икенчедән, ул безгә генә түгел, бездән соң калучы буынга кирәк. Васыятьнамәне шәригать кушканча һәм нотариус белән киңәшеп башкару хәерлерәк, дигән фикердә дин әһелләре.
Мөселманда төп йорт сатылмый, — дигән гыйбарә бар халыкта. Ә хәзер авылларда ни күрәбез? Матур йортларның ишекләренә йозак эленгән, караучысызлары да бар. Алар кечерәеп, кирәксезгә әйләнгән. Хуҗалардан язмача васыятьләр калмаган. Ә балалар ата-ана милкен бүлешә алмаган. Шундый хәлләр дә була: йортларын бүлә алмагач, аны страховкалыйлар да ут төртеп ягалар. Ә страховка акчасын үзләренә алалар. Мондый түбәнлектән Аллаһы Тәгалә сакласын, бу гамәлләр наданлык аркасында. Беребез дә мәңгегә килмәгән...
Бүген кемдер бер фатирын, йортын ничек бүлим дип аптыраса, кемнәндер дистә миллионнар торучы фатирлар, йортлар, мөлкәтләр кала. Мал табу җиңел булмаган кебек, васыятьне язу да ансат түгел. Васыять бит әле ул мал бүлүгә генә кайтып калмый, балаларны тәртипкә чакыруны да күздә тота. «Васыять — дин, тел, тәрбияне дә үз эченә алырга тиеш», — ди Русия Ислам университеты укытучысы Габдулла Гыйләҗев. Габдулла хәзрәт Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрен искә алды. Әсәр герое татар егете шәһәргә китеп урнаша да башка милләт кызына өйләнә. Бер-бер артлы балалары туа. Ул аларны мәчеткә алып барачакмын, дип хыяллана. Ә бер көнне ни күрә: хатыны балалар белән чиркәүдән чыгып килә. Хатын өлгерлек күрсәткән. Ир авыр кичерешләр эчендә яши. Әмирхан Еники «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә, башка милләт белән кушылгач, татар теле бетүен һәм шуның аркасында татар әбисенең урыс телле оныклары белән аралаша алмавын йөрәк әрнеткеч итеп сурәтли. Татар кайсы гына заманда яшәсә дә, аның өчен телне, динне саклау мәсьәләсе гел кискен һәм көнүзәк булган. Милләт язмышы гаиләләр язмышыннан тора. «Картлык көндә шундый аяныч хәлләрдә калмас өчен, балалар үскәндә үк бу хакта сөйләп, күңелләренә сеңдерергә кирәк, васыять шуннан башлана», — ди Габдулла хәзрәт.
Нарыш авылында туып үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Сиринә Шаһимәрданова бу яктан башкаларга караганда бәхетлерәк. Аның әтисе Исмәгыйль Сәлимшиннан васыятьнамә калган. Исмәгыйль хәзрәт, аны балаларына дип атап, 1970 елда язган. Үзе аннан соң тагын биш ел яшәгән әле. «Ул чагында миңа 30 яшьләр булган. Үзегез беләсез, совет чорында васыять укып утырмаганбыз. Аның мөһимлеген картая башлагач кына аңладык. Әти әманәтне үзе исән чагында ук безгә укыды, аңлап җиткермәгәнбез. Хәзер бик елап укыйбыз да, әти юк инде. Аны миннән соң гаиләм ничек яшәр, дигән сорау борчыган. Дөнья — ахирәтнең игенедер. Дөньялыкта азык әзерләмәсәң, ахирәттә ачыгырсың. Өйдә Коръән укытырга тырышыгыз, шул рәвешле балаларыгызга да Аллаһының барлыгын, берлеген белдерерсез. Дөньялыктан киткәч, җыеп калдырган малның ярдәме тими, мәетләргә дога гына кирәк дип һәм шуңа охшаш бик күп киңәшләр язган ул», — ди Сиринә апа. Бу ханым архивлар аша әтисенең дә, әнисенең дә нәсел шәҗәрәсен төзегән һәм мәгълүматларны туплап «Дөнья — ахирәтнең игене яки Нарыш җәүһәрләре» дигән китап чыгарган. Ел да туып -үскән нигезенә кайтып, Нарыш авылы мәчетендә авылдашлары, туганнары белән очрашу оештыра ул.
Элек укытучы булып эшләгән, бүген дин юлындагы Сылу Вәлиева әйтүенчә, васыятьнамә буенча Коръән Кәримдә тәфсилләп язылган. Аны язу тәртибен аңлаткан махсус китаплар да бар. Һәр гаиләнең үзенә генә хас васыятьнамәсе, шәҗәрәсе булсын иде. Васыять язу безнең заманда да зур кыйммәткә ия. Васыять — кешедән алган әйберне кайтару, әҗәтеңне түләү хакында да булырга мөмкин. Тик бурычыңны үлем түшәгенә ятканчы түләп бетерү хәерле. Үзең башкармаган эшләрне балаларга калдыру аларга авырлык тудырачак. Васыять ителгән малдан башта кешенең бурычлары түләнә, аннары мирас бүленә. Хәзер кеше җирләү дә зур чыгымнар сорый. Малы калган икән, ул иң элек җеназаларын үткәрү өчен тотылырга, аннары гына мирас итеп бүленергә тиеш. Васыять язучының балигълык яшендә һәм үз акылында булуы да шарт.



***
Көчле идек
Нәсел-нәсәп белән.
Туганлыкны иттек — изгелек.
Горур идек тамырыбыз белән,
Яшәмәдек җирдә изелеп.
Тетрәүләрне сер бирмичә уздык,
Уртаклаштык кайгы-шатлыкны.
Кискен борылышта
Саклады ялгыштан
Бабайларның рухи шаукымы.
Гомер иттек
Шулай буын-буын
Булып бер гаилә, бер кавем.
Араларга шөбһә кермәде,
Туганлыкның белдек кадерен.
Ә ни булды бүген?
Ник бүлендек болай, туганнар.
Кырын карашлардан,
Көнләшү, үчләрдән
Яна да, я туңа бу җаннар.
Уебызда акча, байлык кына,
Туганлыкка урын җитмәгән.
Бабайларның изге кануннарын,
Яшәү нигезе итеп
Яңа буын кабул итмәгән.
Мал табабыз төрле юллар белән,
Табабыз да борын чөябез.
Түрәләргә өстән аска карап,
Кәпрәеп узып китәбез.
Талашабыз ата малын бүлеп,
Кандаш икәннәрен онытып,
Көндәш булып, соңгы сүз ярасын
Йөретәбез озак канатып.
Бәла-каза, фаҗигаләр булып,
Сыдырганда язмыш камчысы,
Туган диеп, иңгә кулын куяр
Туган-тумачаның кайсысы?
Даулашабыз бер-беребез белән.
Я, ни булды безгә, туганнар?
Ни бүләбез? Әллә юри генә
Сыный микән безне заманнар?
Зиратларда калкып тора ташлар.
Борынгылар шунда күмелгән.
Ташлардагы гарәп хәрефләре
Сөйли кебек безгә үгетләр:
«Араларга хыянәт кертмичә,
Бер-берегезне яклап яшәгез.
Туганлыкны акча белән түгел,
Чын туганлык белән үлчәгез».
И Раббым,
Тату тормыш, дуслык бирче безгә.
Дөньяларның бирче иминен.
Кеше гомере бигрәк кенә кыска,
Исән чакларында
Туганнарның белик кадерен.

Ш. Шахмаев.
Читайте нас: