Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 апрель 2019, 16:46

Бәхетле буласың килсә...

... Чәчәк үстер, дигәннәрен ишеткәнегез бармы?

... Чәчәк үстер, дигәннәрен ишеткәнегез бармы?
Килешәсездер, бакчаның төп матурлыгы бәрәңге, кишер түтәлендә түгел, чәчәкләрдә. Берәүләр чәчәкне матурлыгы буенча, икенчеләр әрсезлегенә карап сайлый. Кемнәргәдер чәчәкләр — керем чыганагы. Ничек кенә булмасын, иң гади чәчәк булса да үсмәгән бакча юк. Ә менә пион үсмәгән бакча сирәк. Пион чәчәге яхшы үссен өчен берничә гади кагыйдәне истә тотарга кирәк.
Беренчесе — туфракның яхшы дренаж системасы булуы. Ягъни пион сулы җирдә утырмаска тиеш. Икенчесе — көз көне җир өстендәге яфрак, сабакларны кисеп, яндырырга; куакларга көл сибәргә һәм кышка шулай калдырырга.
Күчереп утырту өчен җәй ахыры, көз башы отышлы. Әйткәндәй, пионнар бер урында ун елдан да артык үсә ала. Куакларны 3-4 ел үскәннән соң гына бүләргә, төпләрен пычкы чүбе белән мүлчәләргә. Пионнар кояшлы яки ярым күләгәле урынны ярата.
Язгы чәчәкләрнең тагын берсе — ирис. Ул салават күперенең бар төсләрен үзенә алган. Русиядә бу чәчәкнең 60 төрле сорты бар. Шуларның иң киң таралганы — «сакаллы» сортлары. Ирис җилсез, кояшлы урынны ярата. Чәчкәләргә коры ашламалар кертмәгез, сыек фосфорлы-калийлысына өстенлек бирегез.
Утыртып карау өчен берничә сорт:
Суприм Султан — сары, куе сары, шәмәхә төстәге чәчәкләрнең биеклеге метрга кадәр җитәргә мөмкин. Май-июньдә чәчәк ата.
Торнберд — 80 см биеклектә, орхидеягә охшаган.
Султан Пэлас — чәчәкләре эре, кызыл төстә. Салкынга чыдам сорт.
Имморалити — гаҗәеп ак чәчәк атучы сорт. Ул тәрбия һәм уңай шартлар булганда сентябрьдә дә чәчәк ата.

Читайте нас: